Логотип
Күңелеңә җыйма

Җиде кызыл роза...

Хатыны белән тагын сүзгә килделәр. Бу юлы сәбәбе дә әллә ни түгел иде кебек, ләкин эчтәге үпкә-ачу ташып чыкты. Соңгы вакытта йә бөтенләй сөйләшмиләр, сөйләшә башласалар, шулай ачуланышып туктыйлар.

Хатыйп ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Хатыны белән ачуланышса, барыр җире бар –  өйләреннән өч тукталыш ераклыктагы гаражы. Шунда барып, тимер-томыр арасында мәшәләнеп йөреп, кирәксә-кирәкмәсә машинасын чокып, тынычланып кайта. Кайтуын кайта, әмма сөйләшмиләр. Бу тынлык берничә көнгә сузыла. Хәер, ачуланышмаган чакта да сөйләшер сүзләре юк аларның, күршеләр кебек яшиләр. «Эштә ничек?», «Ашыйсыңмы?», «Иртәгәгә нәрсә әзерлим?» ише сораулардан артмый бар сөйләшүләре.

Ә бит балалар кечкенә чакта бөтенләй башкача иде. Өйдә бер генә минут та тынычлык булмый иде. Балалар сөйләштергән аларны, күрәсең. Бер-бер артлы чыгып китүгә, өйдә дә тынычлык урнашты, бер-берсе өчен чит кешегә дә әйләнделәр. «Картлык җитә, димәк», –  дип нәтиҗә ясаган иде инде Хатыйп. Картлыкта шулай яшиләрдер инде... Бүген дә шуларны уйлап, җәяүләп кенә гаражына таба атлады.

Бераздан каршында барган парга күзе төште. Җитмеш яшьләр тирәсендәге ир белән хатын. Бәлки игътибар да итмәгән булыр иде Хатыйп, җитәкләшеп баруларына күзе төште. Яхшы киенгәннәр, ашыкмыйча гына атлыйлар –  саф һавада йөрүләре. Бераз баралар да, туктап, бер-берсенә борылып нәрсәдер сөйләшәләр.

Ир аларга карап уйга калды: «Нәрсә турында сөйләшергә була икән бу яшьтә? Без бергә 25 ел –  күптән инде барысын да сөйләшеп бетердек. Өйдә гел дә сөйләшмибез». Кинәт алар туктап калды, ир хатынының җилкәсендәге шарфын йомшак кына төзәтеп куйды. Аннары тагын атладылар.

«Кара син аны, мәхәббәтләрен, бер-берсенә карата җылылыкны саклый алганнар, –  дип уйлады ир. –  Ә без бер-беребезне күрми дә башладык».

Аның Ясминәсе кечкенә генә, арык кына гәүдәле. Ул һәрвакыт арыган кыяфәттә йөри. Үзен карарга вакыты да, теләге дә калмаган –  булганына канәгать. Хатыйп аның чәчтарашка йөргәнен дә белми, бара микән ул? Барадыр, чәче кыска бит. Кистерергә йөрмәсә, үскән булыр иде. Өйдә ул аның утырып торганын белми дә. Балалар кечкенә чакта да һәрвакыт нидер эшли иде, хәзер дә: кулында йә чүпрәк, йә себерке. Иске футболка белән спорт штаны киеп куя да һаман нидер эшли дә эшли. Ясминәсенең кычкырып көлгәнен кайчан ишетте икән ул?! Бик күптәннән инде. Хатынының йөзендә елмаю чаткылары да бик аз хәзер. Ул һаман уйчан.

Хатыйп тагын уйга калды: «Ә бит бер-беребезне нык ярата идек. Кая китте соң ул хисләр?» Ул күңеленең иң тирән почмагыннан шул онытылган хисне чыгарырга тырышты. Әмма наз һәм ярату урынына кызгану хисе туды. Хатынын кызганып куйды. Ул бит хатын-кыз! Хатынына ничек тә яхшылык эшлисе килде аның. Хәзер үк!

Хатыйп гаражга барган җиреннән кисәк кенә борылды да кызу-кызу атлап китте. Әмма барган җирдән туктап калып, артына борылып, кабат теге өлкән парга күз салды. Күңеленнән генә аларга рәхмәт әйтте. «Матур картлык», –  дип сокланды ул аларга һәм юлын дәвам итте.

Ул чәчәк сата торган кибет ишек төбенә килеп җитте. Үзенең кисәк кенә туган идеясенә үзе дә аптырады. Соңгы тапкыр кайчан чәчәк бүләк итте соң әле ул Ясминәгә? Исенә дә төшерә алмады. «Чәчәк алыргамы, юкмы?» дип уйга калды. Юк инде, җүләр дияр, акчаны себеркегә сарыф иттең дип ачуланыр. Икеләнеп, туктап калды. Ләкин теге кызгану хисе ниндидер бер җылы хискә әверелеп, күңелен тырнап тора иде. Хатынының шарфын төзәткәләп куйган абый күз алдыннан китмәде.

Хатыйп кулын селтәде: «Булганы булыр!». Ул кибет ишеген ачты. Сатучы кыз аның белән елмаеп исәнләште. «Нинди чәчәкләр телисез?» –  дип сораша ук башлады. Ясминәсе нинди чәчәк ярата әле? Ул бу сорауга җавап таба алмады. «Нинди чәчәк яратасың?» –  дип сораганы да булмаган бугай. Элек розалар алып кайта иде. Роза –  мәхәббәт билгесе дигән фикер кереп калган инде башына.

–  Бер кызыл роза, – диде ул.

Сатучы сайлый башлаган иде, кисәк кенә аны туктатты: –  Туктагыз әле. «Бер роза нәрсә инде ул», –  дип уйлады Хатыйп. Оятка калачак. Ул бит инде бала-чага түгел. Менә бер кочак алсаң иде ул! Розаның бәясенә күз төшергәч, бу уеннан баш тартты. Ярар, тугыз булсын. Юк, тугыз да бик кыйммәткә чыга. Биш булсын. Матур да сан. «Биш роза нәрсә инде ул», –  дип уйлады кабат. Җиде булсын әле.

–  Миңа җиде кызыл роза бирегез! –  диде ир кинәт. Үзенең юләрлегеннән үзе куркып калды, ләкин әйткән сүз –  аткан ук.

Урамга чыккач, үтеп баручылар аңа сәер карый кебек тоелды. Подъездга кереп, баскычтан күтәрелгәндә, дулкынуыннан йөрәге чыгардай булды: «Хәзер куып чыгарачак шушы чәчәкләре белән... Акча әрәм итеп йөрисең инде, диячәк. Әгәр кычкыра башласа, чүп пакетына тыгармын да куярмын».

Хатыйп фатирга кереп барганда, Ясминәсе һәрвакыттагыча кухняда кайнаша иде. Хатыйп кухняга таба атлады да ишек төбендә туктап калды. Хатыны аңа арты белән тора иде. Дулкынлануыннан ир авыр сулап куйды. Шуның кадәр авыр сулады бугай, хатыны кисәк кенә аңа борылды. Һәм чәчәкләрне күреп, тораташ катып калды.

–  Ясминә, бу сиңа... Ачуланмыйсыңмы? Хатыны чәчәкләрне тиз генә алмыйча, һаман аңа карап торды. –  Бу чәчәкләр сиңа, Ясминә. Болай гына... Минем хатыным булганың өчен.

Ясминә чәчәкләрне алды да йөзенә якын китереп иснәп алды, әкрен генә елмаеп куйды. Шул мизгелдә аның өчен эш, өй мәшәкатьләре артта калган кебек булды. Күңелен ниндидер бер зур канәгатьлек биләп алды. –  Рәхмәт, –  дип пышылдады ул.

Өстәл уртасындагы вазада җиде кызыл роза бөтен бүлмәгә ямь бирде, кәефне күтәреп җибәрде. Ясминә булган бөтен үпкәләр онытылган иде. Чәй эчкәндә Хатыйп Ясминәгә урамда күргән пар турында сөйләде. –  Без дә шулай җитәкләшеп йөрсәк иде, –  диде хатыны, тавышында романтик чаткылар сизелде. –  Җитәкләшербез, бездән генә калмас, –  диде Хатыйп.

Хатыны урыныннан торды да вазадагы чәчәкләргә кагылып алды. Аннары көзге каршына басып, чәчләрен төзәткәләп алды, бер тын үзенә карап торды. Йөзе йомшарып китте, борчулы карашын тынычлык алыштырды. Күзендә хәтта ниндидер бер чаткы барлыкка килде. Моны ире хатынының ничек басып торуыннан ук сизде һәм янына килеп, биленнән кочаклап алды. Алар шулай тыныч кына басып тордылар.

Бу минутта Ясминәсенең хатын-кызга әйләнүен бар йөрәге белән тойды Хатыйп. Икесенә дә рәхәт иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар