Логотип
Күңелеңә җыйма

Үз тиңем...-6

Луиза ханым каршысына кызыл күлмәктән килеп басуын күз алдына китереп, үзалдына көлеп куйды Айгөл. Затлы, эшлекле, үзен югары катлам кешесе дип санаган зыялы ханымның күңел халәтен тоемлый алырмы ул?..

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-3

                           https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-4

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-5

Айгөл беренче эш итеп шкафта элгечләрдә эленеп торган киемнәрен – итәк-күлмәкләрен барлады, кунакка барсам кайсысы отышлырак булыр икән дип баш ватты... Быелгы Сабан туена дип махсус алган – зәңгәргә ак чәчәкләр төшерелгән озын итәкле күлмәген киеп, көзге каршында озак бөтерелде. Күлмәкләре аз – узган ел Мәскәүгә баргач Үзәк универсамда кызыл төстәгесен бик ошатып сатып алган иде, театр-концертлар өчен махсус саклап тотканы да бар, анысы – кара сатиннан тегелгән. 

Мәктәптә эшләгәч, эшлекле стильдә тегелгән киемнәр сатып алырга тырыша Айгөл. Рәфиснең әти-әнисе янына костюм-чалбардан бару килешмәс, этикетка да туры килми. Айгөл, интернетны актарып шуны белде: стилистлар, коучлар егетнең ата-анасы белән очрашуга гади, нәзакәтле итеп киенергә киңәш итә. Кигән кием күзгә бәрелеп тормаслык булырга тиеш, ак, алсу, зәңгәр төсләр отышлы санала – алар тынычландыра, организмда шатлык гормоннарын эшләп чыгарырга ярдәм итә, кызыл төс, киресенчә – ярсыта, конфликт китереп чыгарырга мөмкин икән. 

Луиза ханым каршысына кызыл күлмәктән килеп басуын күз алдына китереп, үзалдына көлеп куйды Айгөл. Затлы, эшлекле, үзен югары катлам кешесе дип санаган зыялы ханымның күңел халәтен тоемлый алырмы ул? Кызыл төс Рәфиснең анасын ярсытып, кан басымын күтәреп куйса? Юк инде, Айгөл рискка бара алмый – яңа гына киеп караган аяз күкне хәтерләткән зәңгәр күлмәген кияр, нечкә билләрен тагын да нәзегәйтеп, гәүдәсен тагын да зифалаткан киемен сайлар. Күлмәгенә туры китереп, ак төстәге биек үкчәле туфли дә сатып алган иде кыз кибеттән. Тик бәйрәм узасы көнне коеп яңгыр яуды, туфли урынына халык галош киеп чыкты Сабан туена. 
Әнә, ак туфли Айгөлдән көлгән кебек катыргы тармада ята. «Булган хәл бары яхшыга гына», диләр бит, бәйрәмгә кияргә насыйп булмаса да, бүгенге очрашуга кияр бу туфлиләрне Айгөл, җилкәсенә ак сумкасын да тагар... Гардеробы кыйммәтле киемнәрдән тормаса да, килешле, матур киемнәре җитәрлек аның, Аллаһка шөкер!

Киясе киемнәрен сайлагач, Айгөл чәченә прическа ясатырга дип, таныш чәчтарашы янына барып кайтырга булды. Света – үз эшенең остасы, аңа хатын-кызлар бер ай алдан язылып куя. Мастер Айгөл яшәгән йорт каршында урнашкан бер бинада кечерәк кенә зал арендалый, шунда ук маникюр, педикюр ясаучы мастерлар да эшли. 

Айгөл телефоннан гозерен җиткергәч, Света кызга ачуланды – урын юк, нигә бер атна алдан язылмадың, дип, кабул итәсе килмәде. Айгөл аптырабрак калды, ярар , чәчне үзем ясармын, дип, шкафтагы бигудиларны кулына алды. Ләкин ун минуттан Света кабаттан шалтыратып, Айгөлне салонга чакырды:

– Через час будь у меня, не опаздывай, для тебя окошко появилось, – диде.
Билгеләнгән вакытта кыз Света янында иде инде. Кызның озын чәчләрен йомарлап, мастер кулында әйләндерде дә үзенең фикерен әйтте.

– Синең чәчләреңне буярга кирәкми, төсе яңа гына буяган кебек кап-кара, ялтырап тора... Бер бөртек тә чал чәчең күренми, бары юабыз, киптерәбез, матур итеп бөдрәләр ясыйбыз!

Бер сәгать уздымы икән, Света эшен төгәлләде – эре-эре бөдрә чәчләр Айгөлнең иңнәренә ятты. 
Кыз эшен бетергеч, башка мастерлар янына күчеп утырды – маникюр остасы кул бармакларына массаж ясап, тырнакларын кисеп, гель-лак белән катырып та куйды.

Айгөл өенә кайтып кергәндә сәгать телләре кичке дүрт тулганын күрсәтә иде. Рәфис килергә дә санаулы вакыт калып бара – кыз тиз-тиз генә киенә башлады. Зәңгәр күлмәге чыннан да бик килешле икән – үз-үзенә сокланып Айгөл көзге янында озак бөтерелде. Бу күлмәк аның зәңгәр күзләрен тагын да ача, йөзен сөйкемле итә. Дулкын-дулкын кара чәчләре диңгез дулкыныдай иңсәләрендә ята. Кыз шкафтагы шкатулкадан егете туган көненә бүләк итеп биргән зөбәрҗәт кашлы алкаларны алып, колакларына такты. Алкаларның зиннәтле кашлары тәрәзәдән кергән кояш нурларыннан елык-елык итеп җемелдәде. «Бу ташлар синең күзләреңнән бөркелгән нурларны хәтерләтә. Мин аларны синең өчен ювелирдан махсус заказ белән эшләттем», – диде аңа Рәфис. Айгөл, алкаларны учларына салып, күз каршына китерде. Кечкенә генә бөртекләрдә әйтерсең тулы бер дөнья, йолдызлык  – кояш нурларыннан мең төрле төсләренә кереп җемелдәде ташлар. «Бу алкаларның кыйммәтле икәне сизелеп тора, нигә мине узындырасың?» – дип, алкаларны аласы да килмәде аның, ләкин Рәфис шул вакытта алкаларны үз куллары белән кызның колак очларына тагып куйган иде.

– Бу алкалар синең белән чагыштырганда бер тиен дә тормый, бу дөньяда минем өчен иң кадерле, кыйммәтле кеше – син!
Менә Айгөл бүген шушы алкалардан Рәфиснең әти-әнисе янына кунакка барачак. Билгеләнгән вакытта егетнең машинасы Айгөл яшәгән фатирның тәрәзәсе каршына килеп туктады. Кыз күзәтеп торды: ак төстәге костюм-чалбар кигән Рәфис бер кочак роза чәчәкләреннән торган букет күтәреп, җил-җил атлап ишеккә таба юнәлде. Бер мизгелдә туктап, беләгендәге кул сәгатенә күз төшерде, Айгөл, бу минутларда йөрәге белән сизде – Рәфис тә дулкынлана, аңа да җиңел түгелдер... Ир егетләр, хатын-кызлардан аермалы буларак, уй-хисләрен яшерә беләләр, борчуларын күрсәтмиләр...

Ишектә звонок тавышы яңгырады, кыз кабалана-кабалана барып ишекне ачты. Рәфис кулындагы чәчәкләрне Айгөлгә тапшырды да, гадәттәгечә, кызны көчле кулларына күтәреп алып зыр-зыр әйләндерә башлады.

– Сагындым! Син бүген башны әйләндергеч чибәр! Әйдә, туганнар сине көтә, – дип пышылдады...
Менә егет белән кыз утырган машина шәһәр читендә урнашкан бистәгә килеп җитте. Бу якны халыкта «икенче Рублевка» дип атап йөртәләр, монда депутатлар, оешма җитәкчеләре, эре эшмәкәрләр яши. Бу якларда юл тип-тигез, тирә-якта нарат агачлары үсеп утыра, йортлар зур киртәләр белән әйләндереп алынган. 

Менә машина тимер челтәрле капка янына килеп туктады, шлагбаум ачылды, күз алдына матур терраса пәйда булды Машинадан төшкәч, саф һавадан кызның башы әйләнеп китте: тирә-як җәннәт бакчасын хәтерләтә – туя агачлары, чыршылар, газоннарда күз явын алырдай матур чәчәкләр үсеп утыра. Ясалма күлләрдә фонтаннан су бәреп тора, суда төрле төстәге балыклар йөзә. Әйтерсең әкият. 
Йортка якынлашкан саен, Айгөлнең аяклары гер аскан кебек авырая бара, йөрәге дөп-дөп итеп тибә. Кызның халәтен аңлагандай, Рәфис аның кулларыннан кысыбрак тотарга тырыша.

– Борчылма, бар да яхшы булыр. Син минем меңнәр арасыннан табып алган үз тиңем, – дип кабатлады ул, бәхетле елмаюын яшерә алмыйча...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар