Кызганыч, ана кеше ничек кенә үгетләмәсен, Фәридәне күндерә алмады, ул кайнанасына «Резедә апа», дип әйтүен дәвам итте...
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem
Айгөлнең бүлмәдәш кызы кияүгә чыгып, тормышы 180 градуска үзгәрсә дә, бер бүлмәдә яшәгән дус кызларын онытмады. Киресенчә, игътибарын тагын да арттырды: еш шалтырата, гаилә тормышын сөйли, студент вакыттагы гамъсез вакытларны искә ала. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә авылга кунакка чакыра. «Кайтыгыз, шәһәрнең газлы һавасын иснәп ятмагыз! Автобустан төшкәч тә, ирем машина белән каршы алачак. Мунча кереп, шашлык ашап, ял итеп китәрсез», – дип кыстый башлый. Айгөл эш белән үзенең туган авылына сирәк кайтса да,
Әлфияләрдә берничә тапкыр кунакта булырга өлгерде.
«Килен кайнанасына охшап, килә», диләр халыкта. Дус кызының кайнанасы белән булган дустанә мөнәсәбәтен күреп, бу әйтемнең дөреслеккә туры килүенә инанды кыз. Рабига апа белән Әлфия холыклары, хәтта төс-кыяфәт белән дә охшаш булып чыкты: икесендә дә киң маңгай, көрән күзләр, борыннары да – почык, кечкенә, килешле борын. Әйтерсең әни белән кыз инде. Рабига апа авыл хатыннарына хас булганча гади, ихлас кеше булып чыкты – кунакны кадерләп, күңелләрен күреп, кунак итә белә. Айгөлгә хәтта уңайсыз да булды – бер алдына, бер артына төшәләр, өстәл янында утырганда бер-берсен бүлә-бүлә, кыстап ашаталар, ничек булса да ярарга, күңелен күрергә тырышалар.
Кунакта ашап-эчеп, мунча кереп кенә йөреп булмый, хуҗалар эш белән мәшгулъ булганда аларга булышасы да килә. Ләкин Әлфиянең дә, кайнанасының да үз туксаны – туксан: «Син эшләргә түгел, кунакка кайттың, аша, йокла, китап укы, тибигать белән хозурланып йөр», – диләр...
Әлфия килен булып төшкән авыл Казаннан бик ерак – автобус белән берничә сәгать барасы. Бик матур икән Чирмешән яклары: табигате, болыннары, чишмәләре сокланып туймаслык! Авылларында бик тырыш, эшкә уңган-булган кешеләр яши, тормышлары да көнләшерлек.
Шамил белән Әлфия ике катлы кирпечтән йорт салып чыккан, терәлеп диярлек таштан гараж, мунча торгызганнар. Мул тормышта кайнанасы, кайнатасы белән бергәләп матур гына яшәп яталар.
Айгөл кунакка кайтышка мунчалары әзер була. «Рәхәт заманда яшибез, эллекке кебек утын әзерләп маташасы юк, газы, суы кергән, газны кушып җибәрүең була, мунча да әзер була», – дип шатланып сөйли Рабига апа. Әлфиянең кайнанасы буйга кечкенә, ябык гәүдәле булса да, бик җитез. Айгөл бу апаның утырганын күрмәде дә: әле бакчада кайнаша, әле кухня ягында бөтерелә... Дус кызы иреннән, кайнанасынан да бик уңды: «Әлфиямне кызларымнын да якынрак күрәм», – ди. Әлфия кайнанасына яратып «әнием», дип эндәшә. «Әнием, чәй кайнап чыкты, чәйләп алыйк», «Әнием, бик авыр күтәрмә, билеңне кузгатасың», «Әнием, бигрәк тә акыллы кеше инде син минем»... Рабига апа дөньяда иң бәхетле кайнанадыр, мөгаен. Уллар үстергән һәр ана кеше бу бәхет турында хыяллана. Күп кеше кадерләп үстергән улын өйләндергәч, килене белән уртак тел таба алмый: бу очракта сәбәпләр күптөрле булырга мөмкин. Айгөлнең апасы Фәридә, мәсәлән, гел үз кайнанасыннан зарлана: «гел гаебемне табып тора, улына миннән зарлана», – ди... Апасы килен булып төшкән көнне кайнанасына «әни» дип әйтә алмаган. Фәридә туйдан соң әти-әнисенә кунакка килгәч, бу хакта күз яшьләре белән ачынып сөйләде: «Әни, нишләп мин чит кешегә «әни» дип эндәшергә тиеш? Син генә минем өчен әни, усал карашлы кайнанама үлгәндә дә «әни» дип әйтмәячәкмен!
Анасы шул вакытта кызын үгетләп тә, ачуланып та карады: «Соң, балам, кайнанага «әни» дип әйтү борын-борыннан килгән күркәм йола! Иреңне яратасың икән, аны дөньяга тудырган, тәрбияләп үстергән анасын да хөрмәт ит, ярат! Авыр булса да, «әни» дип әйт! Беренче көнне кыен булыр, соңрак ияләшерсең. Баланың теле ачылган кебек: бер әйтсәң, икенчесен әйтү җиңел була ул...»
Кызганыч, ана кеше ничек кенә үгетләмәсен, Фәридәне күндерә алмады, ул кайнанасына «Резедә апа», дип әйтүен дәвам итте. Бәлки, килен белән кайнананың арасы суынуга шушы хәл сәбәп булгандыр... Кайнана килененең «әни» дип әйтә алмавына бик гарьләнгән, түзгән-түзгән дә бер атнадан соң җаен туры китереп «сафура буранын» кузгаткан. «Нәрсә, миңа әни дип дәшмисең, мин синең күзеңә аҗдаһа булып күренәмме әллә», – дип кычкырган ул килененә. Шул вакытта Айгөлнең апасына телен яшерергә кирәк булгандыр да бит... «Минем әни – бер генә, сез миңа – Резедә апа», – дип җавап кайтарган. Шушы хәлдән соң алар бер атналап дәшешмәгәннәр. Җизнәсе хатын-кызлар арасына кысылмаган, соңрак кайнана да «апа» роленә күнгән...
Айгөл Резедә кодагыйны кызганып та куя. Үзе начар да кебек түгел, улы Идрисне ялгыз үстергән, укыткан. Улын канат астыннан чыгарып ирекле тормышка очырырга җиңел булмагандыр аңа. «Улым белән 3 нче сыйныфка укырга кергәнче бер караватта яттым, битләрен «пәп» итеп йоклаттым, башыннан сыйпап уяттым», – дип сөйләгән иде ул кунакка кайткач.
Нишлисең бит, тормыш без уйлаганча гына бармый, Идрис егет булып җиткәч, кызлар белән очраша башлаган, тик әнисе генә аларны кабул итмәгән, кире сыйфатларын табып торган: кайсы кыз күзенә җилбәзәгрәк, кайсысы ялкаурак тоелган.
28 яшендә чакта Идрис Айгөлнең апасы Фәридә белән таныша, бер ел очрашып йөриләр. Тик Идрис кәләшен әнисе белән таныштырырга ашыкмый, нәрсәдәндер шикләнә. Фәридәнең апасы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, телгә оста, җитез, чая. Улының медик кыз белән очрашып йөргәнен белеп алгач, Фәридә апа да улының сайлавын хуплый, өйләнергә хәер-фатыйхасын, ризалыгын бирә.
Әлфиянең кайнанасы белән булган мәнәсәбәтләрен күреп, Айгөл үзенең кәләш булып төшәсе көннәрен күз алдына китерә. Йә Ходаем, насыйп булырмы аңа кайнанасы белән уртак тел табу? Егете кызны әти-әнисе белән таныштырырга күптәннән хыяллана, нигәдер Айгәл генә төрле сәбәп табып, очрашуны кичектереп килә...
Рабига апа авыл хатыны шул – чуар яулыгын башыннан салмый, үзе намазын да укый, дисбесен дә тарта, Коръән китабын укырга да вакыт таба. Әлфиягә җиңел булгандыр кайнанасы белән уртак тел табуы. Ә Фәридә апасының борчуы урынлы. Апасы ун ел кияүдә, һаман кайнанасы белән килешә алмый... Әти-әнисе янына кунакка килгән саен, иренең анасыннан зарлана. «Ничек кенә тырышсам да, яратмый ул мине. Эшләгәнемнән гаеп табып тора. Өйләнешкәннең беренче елларында бик авыр булган иде, хәзер күндем, игътибар итмим, элек каршы дәшә алмый идем. Хәзер үзем усаллана барам. Бер сүз әйтсә, биш белән җавап кайтарам», – ди...
Айгөл егетенең әти-әнисе – шәһәр кешеләре, шуңа да кыз бик борчыла. Әнисе гомер буе пекарняда ипи пешергән, сәламәтлеген югалткан, аяклары сызлый... Пенсиягә чыккач, хәлләре бөтенләй авырайган – урамга чыкканда да, өйдә дә таяк белән йөри. Егетенең зыялы әти-әнисе авыл кызын гаиләләренә кабул итәрләрме, сүз белән рәнҗетмәсләрме?
(Дәвамы бар.)
Фото: Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк