Логотип
Проза

Көтәрмен дигән идең...-2

Ләкин агымсуны тыеп буламыни?! Ул үз юлын ала да, бернигә карамыйча ага бирә. Дәрес булмаса, тәнәфес бар. Камил белән Камилә хәзер тәнәфесне тыннары белән тартып алырдай булып көтәләр, тәнәфестән тәнәфескә яшиләр. Дәресләр тәмамлану белән магнит сыман бер-берсенә тартылалар...

Дәвамы. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/proza/kotarmen-digan-iden

Мәктәптә дәресләр көндәгечә дәвам итте. Камил белән Камилә үзләрен бөтенләй башкача тота иде инде. Араларында икесе генә белгән сер, күзгә күренмәгән күпер барлыкка килде кебек. Камил, сыйныфташлары алдында тартынуын җиңеп, Камиләгә булган хисләрен яшерми башлады. Дәресләрдә ачыктан-ачык ярдәм итә, гардеробта киемен алыша, кидерешә, сумкасын күтәреп алып кайта. Бу «батырлык» төнге тыкрыкта Радим белән чәкәләшеп алуга бәйле иде, ахры. Радим, гүя, үзенең кыланышы белән Камил үз-үзен бәйләп куйган бауларны чишеп ташлады. Чирканчык алган спортчыдай, үзен күпкә ышанычлырак тоя.

Беркөнне, гадәттәгечә, дәресләрдән соң Камил, Камиләнең сумкасын күтәрешеп, аны озата китте. Кыз кереп китеп, егет үз юлына борылган гына иде, «Камил, үскәнем, тукта әле!» дигәнне ишетеп, туктап калды. Камиләнең әнисе Нәргизә ханым икән.

Егет, аптырабрак, кире борылды.

– Камил, үскәнем, кил әле, сиңа сүзем бар! – диде ханым, елмаеп. Камил килеп җиткәч, аны баштанаяк күздән үткәрде һәм: – Сез дуслашып йөрисез, ахры? – диде, йөзендәге елмаюын сүндермичә.

– Әйе!

– Ай-һай, иртәрәк түгелме икән, үскәнем? – Елмаю сүнде. – Мин сезнең ашыкмавыгызны теләр идем. Сезгә укырга кирәк, яхшы итеп мәктәп тәмамларга, имтихан биреп, укырга керергә кирәк. – Бик җитди итеп әйтте Нәргизә ханым бу сүзләрне. Тагын өстәп куйды: – Син минем ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыңдыр һәм дөрес карар кабул итәрсең дип уйлыйм, Камил үскәнем! Хуш!

Ул төнне Камилнең йокысы йокы булмады. Уенда Нәргизә ханым белән бәхәсләште. Уйлый-уйлый, шундый карарга килде. Ник иртәрәк булсын? Бер дә иртә түгел. Алар инде унберенче сыйныфта укый. Аларга тиздән унсигез яшь! Көннәр шулкадәр тиз үтә, болай барса, гомернең үткәнен дә сизми калырсың!

Һәм ул, үзен хаклы тоеп, иртәгәсен, берни булмагандай, Камилә янына барып утырды. Гаҗәпләнү катыш сөенүле карашны күрүгә, барысы да аңлашылды. Димәк, Камилә белән дә тәрбия-аңлату эшләре алып барганнар. Тик, бернигә карамастан, алар бергә!
Шулай да, барысы да элеккечә калса да, киләчәктә саграк булырга килештеләр.

Бу шимбәдә Камиләнең әти-әнисе тагын опера карарга очты. Инде Мәскәүгә түгел – Питерга. Бу юлы Камил үзе кызны кинога чакырырга булды. Алар яшәгән район үзәгендә кинотеатр сакланып калган, яшьләр өчен бердәнбер мәдәни учак ул. Шимбә көн афишасына куелган мультфильм да бердәнбер иде – сайлау мөмкинлеге юк. Хәер, алар экраннан бигрәк, бер-берсен күзәтте, дулкынланып, бер-берсенең тавышын тыңлады бугай.

Сеанс беткәч, көзге салкынча урамга чыктылар. Камил як-ягына күз салды. Радим сагалап тормыймы, янәсе. Артык маҗарасыз, тыныч кына Камиләне өенә кадәр озатып куйды. Кыз, кофе эчеп чыгарсың дип, күпме чакырмасын, керүдән баш тартты. Нәргизә ханымның кисәтүеннән соң, Камилнең ул тупсаны атлап үтү түгел, ишек тоткасына да үреләсе килми.

Ишек төбендә озак кына бер-берсеннән аерылыша алмыйча тордылар. Таныш яшь каен, ботакларын тибрәтеп, әллә аларны ишетергә тырышты, әллә үрелеп сыйпамакчы булды... Юк, төньяктан искән көзге җилдән сакланырга тырышып, чайкалып-тирбәлеп, җылы эзләде, ахрысы, ул...

Тик бу күрешүнең дә ахыры күңелсез тәмамланды. Икенче көнне, ягъни якшәмбе кич, Камилләрнең ишеген Нәргизә ханым шакыды. Әнисе, гадәттәгечә, эштә, Камил дәрес әзерләп утыра иде. Көтелмәгән кунакның йөзе бер яхшылык та вәгъдә итми, ул, болытлы күк сыман, кап-караңгы иде.

Ханым кереп исәнләште, урында яткан әтисеннән әдәп өчен хәл-әхвәл сорашкан булды һәм:

– Камил, үскәнем, әйдә, чоланга чыгып керик әле, синең үзеңә генә әйтер сүзем бар, – диде.

Алар ярымкараңгы салкын чоланга чыкты.

– Тапочка киегез, – дип, Камил аңа тапочкалар тәкъдим итте.

Нәргизә ханым, иреннәрен кымтып, аңа карап торды-торды да:

– Минем аягым өчен кайгырасың инде, ә, үскәнем? – диде, теш арасыннан сыгып, бугаз төбеннән чыккан, ирләрчәрәк калын, кискен тавыш белән. Яшел күзләрендә боз салкыны ялтырап китте. Тутлы битендә бер мускул, бер сеңер кымшанмады.

Гаҗәп, дип уйлап куйды егет, Камиләнең дә күзләре әнисенекенә охшаган, тик алар җылы, нурлы, алар болытлы көндә дә нур сирпи кебек, ә иреннәре гел елмаеп тора. Нәргизә ханымның шәмәхә иннекле авызыннан исә, эт өргәндәгедәй, берсеннән-берсе каты, тупас, берсеннән-берсе усал сүзләр тәгәрәшеп чыга да чыга:

– Син, үскәнем, минем аякларым өчен кайгырма. Ә менә минем кызым янында чуалуыңны туктат! Без аны синең өчен үстермәгән!

– Мин аны яратам! – диде Камил, кыюланып. Бите ут капкандай кызыша башлады. – Нык итеп! Ул да мине ошата.

– Ул әле – бала гына. Бернәрсә дә аңламый. Ә син – егет кеше, син аңларга тиеш! Аңламасаң, аңлатырбыз!

– Ә нәрсәне?

– Кичә, без операда чакта, син Камиләне тагын озата килгәнсең! Син, мин кисәткән аркылы, ни йөзең белән оялмыйча безгә килдең?

– Мин... Ул... Без...

– «Ы» да түгел, «мы» да түгел! Камилә янында моннан соң эзең дә булмасын. Ишәк тә ишәк, син дә – ишәктәй тискәре! Атаң сыңары! Ул да шулай үзсүзле иде! Бүген мин сыйныф җитәкчегез белән яхшылап сөйләштем, барысын да аңлаттым, иртәгәдән башлап аерым утырачаксыз! Әгәр бу юлы да аңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә! Мин уйнап сөйләмим!
Кызарынган-бүртенгән, чиксез ачуын кая куярга белмәгән Нәргизә ханым ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Гөжләп машина кузгалып киткәне ишетелде.

Үзе чиксез ихтирам итеп йөргән кешедән мондый сүзләрне, «ишәк» дип мыскыллауларны көтмәгән иде егет. Бите, муены, колаклары уттай янды. Камиләнең әнисен сыйныф җыелышларында күргәне бар иде. Аны чибәр, ипле кеше буларак күреп өйрәнгән. Тәмле теленә, сөйкемлелегенә сокланып, ник минем әни дә шулай ягымлы түгел икән, дип уйлап куйганы да бар иде хәтта. Тавышы да болай калын кебек түгел иде... Иң рәнҗеткәне – урында яткан әтисен мыскыллавы! Чирне теләп алмыйлар бит! Кемгә дә килергә мөмкин ул чир, рөхсәт сорап тормый!

Миңгерәтелгән кешедәй басып торды-торды да, үзәгенә салкын үтә башлагач, өйгә керде. Берни булмагандай, яңадан дәресләренә утырды. Тик шулчак күкрәгенең сул ягы кысып, әрнетеп алды. Әйтерсең, Нәргизә ханым аның күкрәк читлегеннән йөрәген суырып алды да, маникюрлы бармаклары белән изеп, сытып, канын сыгып, кире тыгып куйды...

Егет «Бәйләнештә»ге битен ачты. Кыз белән икәү төшкән фотоларны карый башлады. Менә алар мәктәп янындагы каеннар фонында, менә Агыйдел буенда... Кинога, кино дип, мультфильмга баргач төшкән фото. Нинди бәхетле алар! Тик ни өчен Камиләгә бәйле мизгелләр шулкадәр кадерле дә, шулкадәр әрнеткеч тә икән?

Дүшәмбедән алар аерым утыра башлады. Бөтен укучылар алдында сыйныф җитәкчесе: «Бүгеннән егетләр белән кызлар аерым утырачак! Юкса, чыш-пыш килеп, вакыт үткәрәсез, уку процессына күпме зыян килә. Ә сезнең бит, онытмагыз, быел БДИ елы! Бу – директор боерыгы. Һәр дәрес саен кереп, үзем тикшереп йөриячәкмен», – дип белдергәч, нихәл итәсең. Укытучының карашы белән очрашудан кыенсынып, Камил башын аска иеп утырды. Бу яңа «боерык» күктән төшмәгән, монда Нәргизә ханымның кулы уйнаган иде, әлбәттә.

Ләкин агымсуны тыеп буламыни?! Ул үз юлын ала да, бернигә карамыйча ага бирә. Дәрес булмаса, тәнәфес бар. Камил белән Камилә хәзер тәнәфесне тыннары белән тартып алырдай булып көтәләр, тәнәфестән тәнәфескә яшиләр. Дәресләр тәмамлану белән магнит сыман бер-берсенә тартылалар... Аерым утырсалар да, серле, утлы карашларга, телефон белән Интернетка чикләр юк!

Алдагы дүшәмбедә математика дәресендә Камилне директор бүлмәсенә чакыртып алдылар. Аның йөзе бик борчулы иде. Ни булды микән?!
Ләкин бу сорауны директор аның үзенә бирде:

– Юнысов, ни булды? Сине иртәгә сорау алуга чакырталар. Телефонограмма җибәргәннәр.
Шулчак кабинетка Камилнең әнисе дә килеп керде.

– Менә, танышыгыз, – дип, директор кәгазь кисәген аңа сузды. – Аңламыйм, ни булды? Камил Юнысов – безнең иң алдынгы укучыбыз! Улыгызга иртәгә тикшерүчегә барырга кирәк! Җитмәсә, гаепләнүче сыйфатында!

Үзен ни рәвешле гаепләргә мөмкинлекләрен Камил берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Бернинди дә гаеп эш кылганы юк кебек ләбаса!
Алар әнисе белән сишәмбе иртән тикшерүче Уразбаевка керделәр. Уразбаев сүзне озакка сузмады. Үгезне мөгезеннән алды. Нәргизә Батталоваларга көн дә ашарга пешерергә, йорт җыештырырга килеп йөрүче хатынның 28 сентябрь көнне кичке сәгать җидедә Батталовлар ихатасында кыйммәтле телефоны онытылып калган. Ул якшәмбе көнне иртән үк аны эзләп килгән, ләкин телефонын калдырган урынында, ягъни каен агачы төбендәге эскәмиядә тапмаган. Полициягә гариза язган, җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән кеше – берәү генә. 28 сентябрь кич 11 нче сыйныф укучысы Камил Юнысов Батталовлар ихатасында булган. Һәм ул угрылыкта гаепләнә...
Камил, ни әйтергә белми, Уразбаевның бер хис белдермәгән кырыс чыраена текәлде. Аннан әнисенең чиксез аптыраулы йөзенә караш ташлады. Нинди телефон? Камилнең бит үзенең айфоны бар. Ник аңа кешенеке? Янә тикшерүчегә төбәлде. Ә аның кырыс күзләре ноутбук экранына текәлгән.

Әллә Камил төш күрәме? Юк, өн! Әнә тәрәзәнең теге ягында алтын көз! Әрсез чаганнар, ботаклары белән тәрәзә пыяласын тишеп керер кебек, полиция бинасына терәлеп дигәндәй үскән.

– Йә, Юнысов, дөресен сөйләп бирегез. Ни өчен Сез 28 сентябрь көнне кичке унда Батталовларның йортына бардыгыз? Нинди максат белән?

– Тикшерүче ноутбук төймәләре өстендә бармакларын биетте. – Урланган телефонны кая куйдыгыз?

– Мин бернинди дә телефон күрмәдем дә, урламадым да!

– Димәк, 28 сентябрьдә син анда булгансың?

– Әйе, булдым.

– Батталовларның өйдә юклыгын кем хәбәр итте? Син бу мәгълүматтан усал нияттә файдаланырга булдыңмы?

Камил бер сүз дә дәшә алмады. Ул арада әнисе телгә килде:

– Сез күрәләтә минем улыма яла ягасыз!

– Ишек өстенә куелган видеокамера язмасында Сезнең улыгызның капкадан кергәне һәм бераздан чыгып киткәне күренә.
Әнисе ап-ак булды. Ләкин, улын яклап:

– Һәм аның кулында урланган телефонмы? – дип әйтә алды.

– Монда сорауларны мин бирәм! – диде тикшерүче, кырыс итеп. Кәефе үзгәргәндәй сизелде. Бераз тынып торды. – Болай булгач, безнең әңгәмә озакка сузылмакчы. – Һәм Камилгә кәгазь сузды. – Кул куегыз. Һәм телефоныгызны биредә калдыруыгызны сорыйм. Тикшерү максатында.

Калганнары барысы да саташулы төштә кебек... Иң авыры – «телефон урлаган» дигән сүзләрне кат-кат ишетү... Иртәгәсен шул ук сораулар, хурлык, кимсенү. Камиләнең күзләренә ничек карар? «Телефон буры» диячәкләр аңа! Иң ачысы – нахакка! Бу сүзне аның картәнисеннән ишеткәне бар иде. «Нахак гаеп ягып, малларын тартып алып, үзләрен Себер куганнар», – дип, нәсел тиешле кемнәрдер турында гел сөйли иде. Менә ул әрнүне Камил да татый. Нинди авыр! Гарьлек хисе шулкадәр көчле! Җилкәсенә тау өеп куйдылармыни! Бердәнбер юаныч – ул бит урламады, ул карак түгел. Кеше әйберенә тию түгел, кызыкканы да юк.

Иртәгәсенә дә бара алмады мәктәпкә, аннан соң да... Әтисенә «мәктәптә грипп, карантин» дип аңлатты.

Әнисе интернаттагы төнге дежурын әлегә башка берәүгә тапшырды. Камилдән дә бигрәк ул көяләнде, ул ут йотты. Кемнәргәдер шалтыратты, кемнәр беләндер очрашты. Җомга көн исә мәктәптән бик ашыгып кайтып керде. Өс киемен дә салып тормыйча, Камилне аш бүлмәсенә чакырып алды да ишекне яхшылап япты.

– Әтиең ишетмәсен, – диде, аклангандай, чәйнеккә су тутыра-тутыра. – Болай да юк-барга кызып китәргә генә тора. Әйдә, улым, утыр, сиңа сүзем бар.

Алар өстәл янына капма-каршы утырды. Әнисе пальтосын, яулыгын салды. Тирләп, коңгырт чәч бөдрәләре ап-ак чигәсенә ябышкан. Бик дулкынланган чактагыча, зур зәңгәр күзләре кучкылланып киткән, бит урталары кызарган. Камилгә еш кына: «Әниеңә охшагансың», – диләр. Юктыр. Артык чибәр бит аның әнисе, кечкенә кызлар яратып уйный торган курчак сыман матур. Үзе шундый да нәзакәтле, кыюсыз, мөлаем сыман, ә үзе, авырлыкмы, көтелмәгән хәлме килеп чыкса, югалып та калмый, бирешеп тә тормый. Пантерадан ким түгел. Юкка прокурор хатыны түгел ләбаса ул, дип уйлап алды Камил. Ул әнисенә бер кыенлык та китерергә тырышмый да соң, тик менә ничек килеп чыкты!
– Мин бит бүген теге хатынны эзләп таптым. Өенә бардым. Бик ярлы гына яшиләр. Ялгызы өч бала үстерә. Каян булсын, ди, аңарда кыйммәтле телефон! Мине күрү белән коелып төште. Елый да елый, нәрсәнедер әйтеп бетерми, яшерә кебек. Сөйләштек, аңлаштык. Ул минем элекке укучым булып чыкты. Егерме биш меңне кулына тоттырдым. «Аласың гына!» – дидем. Һәм мин аңа ап-ачык итеп әйттем: «Синең телефонны минем улым урлаган дип уйлыйсың икән, ялгышасың! Аллаһы Тәгаләдән курык, ул барысын да күрә-белә, минем улым карак түгел! – дидем. – Бу акчаны сиңа сәдака итеп бирәм, берүк кабул итеп ал, тик минем улыма нахак гаеп якма! Үзеңнең дә өч балаң үсә, гөнаһыннан курык!» – дидем. Алды. Елый-елый алды. Полициягә язган гаризасын икәү барып алдык. «Телефонны таптым, гафу үтенәм», – диде. Миңа калса, кемдер котырткан аны... Монда башкаларның, усалрак кешеләрнең кулы уйный!
Камил кып-кызыл булды. Күкрәгенә дөрләп ут кабып, ялкынының телләре, гүя, кояшка кадәр күтәрелде.

– Ник алай иттең, әни? – диде, әрнеп, кызарынып-бүртенеп.

– Шулай кирәк, улым! Әтиеңнең бик яхшы танышлары белән киңәшләштем. Бу ситуациядә иң дөрес һәм тыныч юл шушы, диделәр. – Әнисенең тавышы ышанычлы, ныклы иде. – Ә син күрше районга, Фәгыйлә апаңа китәсең. Аның белән дә сөйләштем, ул риза, – диде кызу-кызу.

Фәгыйлә апа – әнисенең сеңлесе. Мәктәптә химия-биология укыта. Үз фәненнән районда иң көчле укытучы. Шул эш дип, мәктәп дип, кияүгә дә чыкмый калган. Мәктәп район үзәгендә искерәк кенә йорт биргән булган, шунда төпләнеп, ялгызы гына яшәп ята.

– Хәзер сиңа моннан югалып торырга кирәк! Алар сине онытырга тиеш. Син дә... Син дә моннан ары Камилә дип авыз ачасы булма! Син аңа тиң түгел! Шунысын да онытма: әтиеңне алар дошман күрә! Ул элек Батталовның бер аферасына каршы төшкән булган. Алар Камилә белән йөрүегезгә мәңге риза булмаячак! Яшь чакта кем гыйшык тотмаган? Үпкән-кочкан – җилгә очкан! Онытыла ул! Шуны онытма: әтиең чирле. Сиңа киләчәгеңне уйларга кирәк. Бөтен өметебез, карап торганыбыз – син!

– Әтине тәрбияләргә кирәк бит? – диде Камил.

– Анысы өчен кайгырма, әтиеңне үзем карыйм, улым. Икенче эшемнән чыгам, гариза яздым инде. Бик кирәксә, туганнар, күршеләр ярдәмләшер. Болай да сине Мәскәүгә озатырга җыена идек бит. Аның иң зур хыялы – сине үстереп, укытып, кеше итү. Сине атаклы физик итеп күрәсе килә иде аның. Тик сиңа химия-биологияне ныклап укый башларга туры киләчәк. Ул чакта репетиторга түләү кирәкмәячәк. Күрше районның иң яхшы репетиторы яныңда булачак. Әле уку елының башы гына, соң түгел.

– Ярар, әни! – Бу сүзләрне Камил шундый тыныч итеп әйтте, гүя бу хакта әллә кайчаннан бирле уйланып йөргән.

Батып барган кеше саламга да ябыша, ди. Камилнең хәле шулайрак. Әнисе белән Фәгыйлә апасы сузган салам кисәгенә ул теше-тырнагы белән ябышырга тиеш! Үткәннәр булмаган да кебек, әллә кайда еракта калды, хәзергенең ерып чыккысыз, упкынлы, котылгысыз чынбарлыгы артында. Аяк асты – сазлык, сулар һавасы – ут-ялкын. Барлык өмет – киләчәктә... Тау-таш, кыялар артыннан таң нурлары саркыган сыман, кайчан да булса бер төн пәрдәсе ертылыр әле, аның күңел тәрәзәсенә дә тәүге нурлы дулкыннар сарылыр...
Ул тагын әтисенә борылып карады. Аңа барысын да әйтеп бетермәсәләр дә, әтисе нидер сизенә иде, ахрысы, төпкә баткан, куркынган кешенекедәй зур итеп ачылган күзләре борчулы, калтыранган хәлсез ябык куллары белән юрган тышының очын бер бөтәрли, бер сыйпап тигезләргә тырыша иде.

– Әтигә ни дип әйтербез?

– Белмим әлегә... – дип пышылдады әнисе, коры күзләрен сөртеп, йөзен яшереп. Ул инде елап арыган, яше корыган иде. – Берәр сәбәп уйлап табарбыз. Ул бит син озаграк кайтмый торсаң да, карават башыннан синең күлмәгеңне алып, йөзенә ябынып ята иде... Синең исеңне дә юксына иде... Саргаер инде, сагыныр...

Дәвамы:https://syuyumbike.ru/news/proza/kotermen-digan-iden-3 .

Фото: Анна Арахамия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар