Хикәя
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ
Бишенче класста укыганда беренче тапкыр гашыйк булдым мин. Зөлфия исемле иде ул. Миннән алдагы партада утыра. Китап күп укыгангадыр инде, Зөлфия күзлек кия иде. Отличница! Дәрес вакытында ара-тирә күзлеген салып җиңенә сөртеп ала да, маңгаена төшкән аксыл-сары чәчләрен өреп җибәреп, күзлеген янә почык борынына элеп куя. Миңа никтер аның нәкъ менә шул гадәте ошый иде.
Зөлфияләрнең өйләрен күрсәгез сез! Безнеке аларныкы янында эт оясы кебек кенә. Әтисе урман каравылчысы булып эшли аның. Минем партадаш Фәнис әйтә, әтисе урманнан агач урлый, шуңа зур, ди. Ышанмыйм, билгеле. Беренчедән, шундый матур кызның әтисе ничек карак булсын, ди. Икенчедән... икенчедән, урман каравылчысы үзе агач урлаучыларны тота лабаса ул!
Шулай да күп нәрсәләрне Фәнис белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Буйга метр да ун сантиметр гына булса да, Фәнис күпне белә. Бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә. Аның апасы авылдагы бер шабашник белән йөри. Шуңа да Зөлфиягә гашыйк булуым турында иң элек Фәнискә сөйләдем. Чөнки бу катлаулы мәсьәләне берүзем генә ерып чыга алуым бик шикле иде. Фәнис, дулкынланганда, уң кулы белән башы аркылы сул колагын кашый. Бу юлы да шулай итте.
– Хат язабыз! – диде ул, ниһаять, бер карарга килеп.
– Хат?
– Ие. Мәхәббәт хаты. Минем апаныкы муре алар. Казандагы бер студент белән языша...
– Ничек? Ул шабашник Мөнир белән йөри түгелме соң?
– Булса ни... Бусы запаста тора...
Фәнис күпне белә шул. Аның белән бәхәсләшеп булмый. География дәресендә икәүләп мәхәббәт хаты язарга тотындык. Кәгазе затлырак булсын дип, киптергечкә язарга булдык. Ничава гына килеп чыкты шикелле:
«Зөлфиә зак кына сине карап ергәч мин синең белән хат язырга булдым. Мин сине ярытам мин сиңа иләнәсем килә...» «Иләнәсем» дигән сүздә ике «ны» түгел микән, дип шиген белдерде Фәнис. Шулай яздык. Йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә Зөлфиянең ак алъяпкычының арткы элмәгенә кыстырып куюым булды, кызыбыз, борылып, «География» китабы белән Фәниснең башына китереп тә тондырды! Аркасына Фәнис кагылды дип уйлады булса кирәк. Партадашым, мескен, болай да кәтүк буйлы, тагын да бөрешебрәк калды. Зөлфиянең дәреслеге безнекеннән катырак шул, чүбеккә әйләнеп бетмәгән... Шуннан соң нәрсә булдымы? Хат дәрес буе кызның аркасында эленеп торды. Звонок булыр алдыннан гына, аркасын кашыган вакытта кулы тиеп китеп алды ул аны. Ачып укыды һәм... нидер яза башлады. «Җавап хаты!» – дип пышылдады Фәнис колагыма. Мин инде дәрес буе дулкынлану катыш ниндидер моңарчы таныш булмаган рәхәт хисләр эчендә йөзеп утыра идем... Берзаман «шап!» итеп алдыбызга... үзебез язган хат килеп төшмәсенме!
Йә Хода! Кып-кызыл! Хаттагы хаталарны Зөлфия бик-бик пөхтә итеп кызыл паста белән төзәткән һәм аска зу-ур «1» ле куйган иде! «1» ле янына «Дурак» дип тә өстәгән.
Әмма без күңелебезне төшермәдек.
– Духи бүләк итәргә кирәк! – диде Фәнис икенче көнне. – Мөнир абый апага әллә ничәне бүләк итте инде. Апа иртән әле берсен, әле икенчесен колак артына сөртә.
Ләкин безнең өйдә духи юк иде шул. Апаларым юк минем. Әни почтада җыештыручы булып эшли. Ул духи сипми. Әтинең кырынгач сибә торган «Шипр»ы бар барын да... Тик сизсә, әтидән каешның юан башы эләчәчәк шул...
Фәнис әмәлен тапты тагын. Чүплектән бер буш духи савыты табып, әйбәтләп юдык та «Шипр»ны әз генә шунда агыздык. Калганына су тутырдык.
– Галауный исе килсен! – диде Фәнис.
И ул көнне дулкынлануымны белсәгез! Калтыранган кулым белән шакмаклы дәфтәр битенә төргән духины Зөлфиянең бәләкәй учына төрткәндә чүт кенә аңымны җуеп егылмадым. Янәшәмдә Фәниснең басып торуы гына көч бирде...
Зөлфия (юньсез дими нәрсә дисең инде!?) бүләгемне бөтен кеше алдында сүтәргә тотынды:
– Нәрсә бу?!
– Б... бу... бү-ләк... Се... Се... Сиңа... – дип мыгырдандым мин. Фәнис уң кулы белән сул колагын кашып алды.
Зөлфия духиның капкачын борып иснәп карады да:
– Одеколон ич бу! – дип йөзен чытты.
– Булса ни! Зато тәмле ис килә! – дидем мин, батыраеп. – Колак артыңа сөртерсең!..
– Дур-рак!!! – диде Зөлфия, шешәне парта өстенә томырып, һәм, бармагы белән борын турысыннан күзлеген төзәтеп куеп, класстан чыгып ук китте.
– Сөйләшә белмисең син! – дип сүкте мине Фәнис дустым мәктәптән кайтышлый. – Вәт Мөнир абый ул... Капка төбендә апага әллә ниләр әйтеп бетерә...
Фәнис сумкасыннан зур агач рогаткасын алып, койма башындагы чыпчыкка атып карады – тимәде.
– Капка төбе дигәннән... Әйдә, иртәгә Зөлфияне озатабыз?
– Кая озатабыз?
– Мәктәптән озатабыз дим... өенә!
Тәнемә каз итләре чыкты:
– Зур егетләр кебекме?
– Ие инде! Ниенә исең китте аның! Озатасың да капка төбендә сөйләшеп торасың. Апа белән Мөнир шикелле...
Мин чын дөресен әйттем:
– Куркам мин, Фәнис!
– Курыкма, артыңнан үзем барырмын...
Фәнис әйбәт дус шул. Буе бәләкәй булса да...
Иртәгәсен биш дәрестән соң без Зөлфияне өенә – авылның аргы очына озата киттек. Озата дип... ул алдан бара инде, мин бер-ике адым арттарак. Миннән дә арттарак бутые белән пычракның уртасына баса-баса, прәннек кимерә-кимерә, Фәнис атлый. Күктә язгы кояш елмая, урам уртасыннан буксовать итә-итә, колхоз машиналары узып китә, ә без Зөлфияне озатабыз.
Инде өйләренә дә ерак калмады, алагаем зур йортның кояшта ялык-йолык иткән түбә калае да күренә башлады, әмма кыз белән ләм-мим – бер генә дә сүз алышканыбыз юк әле. Фәниснең нәкъ менә шуңа эче поша да – ара-тирә тамак кыргалый.
Менә баганаларыннан чәер агып торган зур, яңа капка... Нидер эшләргә кирәк иде. «Йә бүген, йә беркайчан да!..» – дидем мин эчемнән генә.
Каян шундый кыюлык килгәндер – йөгереп килдем дә Зөлфияләрнең капка келәләренә ябыштым!
Артыннан ияреп килүемне белсә дә, кызый миңа зәңгәр күзләре белән яңа күргәндәй томырылып карады.
– Нишлисең?!
– Озатам... Сине...
– Дурак! Кит юлдан! – диде ул битараф кына һәм кулымны капка келәсеннән тартып алмакчы булды. Әмма мин бирешмәдем, салкын келәне чытырдатып тоттым. Зөлфия портфелен капка янындагы агач эскәмиягә куйды да ике куллап мине этәргә тотынды. Көч тә бар икән үзендә!
Ярдәмгә Фәнис килеп җитмәсә, кереп киткән булыр иде – келәгә Фәнис тә асылынгач, бернишли алмады, капка төбендә тарткалашырга тотындык.
Ниһаять, бераз тынычландык. Өчебез дә мыш-мыш сулыйбыз, лышык-лышык борыннарны тартабыз. Өчебезнең дә шарфлар муеннан бүлтәеп чыккан. Зөлфия болай гына җибәрмәячәгебезне аңлагач, күзлеген салып җиңенә сөрткәләде, чәчләрен төзәткәләп куйды һәм җитди генә миңа карады:
– Син нигә минем арттан йөрисең, ә?! Нигә миңа бәйләнәсең?! Яратмыйм мин сине, белдеңме, яратмыйм! Күрәсем дә килми! Чәчеңне дә тарый белмисең бит син...
Бу сүзләр гарьлегемә тиде.
– Ә син... син... әләкче! – дидем ачуыма буылып. – Бөтен нәрсәне Хәбирә апага әләклисең!
Зөлфиянең йөзе агарынып китте:
– Ә син двоешник! Надан! Дебил! – дип кычкырды ул, бөтен урамны яңгыратып.
– Ә син ачкарик!
«Ачкарик» Зөлфиягә авыр тәэсир итте булса кирәк – сизми дә калдым – битемне тырнап та алды һәм әче тавыш белән:
– Ә синең әниең уборщица! – дип кычкырды.
Фәниснең әнисе дә җыештыручы иде. Түлке яследә. Шуңа ачуы чыкты булса кирәк, ул да сүзгә кушылды:
– Ә синең әтиең карак! Бөтен урманның агачларын урлый. Өегез дә урланган бүрәнәләрдән салынган...
– Син, кәтүк, бөтенләй кысылма, яме! – диде Зөлфия, Фәнискә ысылдап. – Башта буеңны үстер әле, белдеңме!
Монысына инде Фәнис түзеп тора алмады – рогаткалы сумкасы белән Зөлфиянең башына кундырды. Кызның күзлеге төшеп китте, һәм ул сулкылдап елый башлады. Аның тавышына өйдән әнисенең чыгып килүе күренде, һәм без Фәнис белән, пычрак суны чәчрәтә-чәчрәтә, үзебезнең очка йөгердек...
Мәхәббәт маҗаралары шуның белән тәмам булды. Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек – хәзер инде унынчы класста укыйбыз. Зөлфия дә үсте, тагын да чибәрләнеп китте. Болай аралашып-сөйләшеп йөрибез үзе аның белән, әмма мәхәббәт темасына ни-ни – ялгыш кына бер җөмлә дә ычкындырганым юк. Тик кайчагында Зөлфия күзлек пыяласын җиңенә сөртеп, аксыл-сары чәчләрен җиңелчә өреп җибәргәндә генә, беренче саф, эчкерсез һәм уңышсыз мәхәббәтем исемә төшеп, ирексездән йөрәгем кысылып куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк