Ни өчен бу дөньяда дөреслек юк икән? Кемнәрдер бай тормышта яши – алтын калакларны тутырып кара уылдык ашый. Кемнәрдер бер ипи кисәгенә тилмереп гомер кичерә...
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-3
Рәфиснең әти-әнисе белән танышырга йөрәге тартмый кызның. Ничектер алар турында уйлаганда йөрәген шом баса, башында авыр уйлар кузгала... «Юкка куркам, мине Рәфиснең әнисе яратачак, әтисе дә үз кызы кебек кабул итәчәк», – дип, үз-үзен күпме юатырга тырышмасын, күңелен һич тынычландыра алмый. Егетенең гаиләсе турында күбрәк мәгълүмат алган саен, аның шиге артканнан-арта бара.
Сеңлесе Диләрә турында дөрес әйткән бугай Рәфис – социаль челтәрдәге аккаунтларында кызның бик һавалы, эгоист икәнлеге сизелә. Иркә-назда үскән туташның холкы бер караштан сизелә – ул гаиләдә үзенә конкурент тудырмаячак. Диләрәнең киемнәренә игътибар итте Айгөл: күлмәкләре гади кызлар сатып ала торган базар киемнәре түгел, бик кыйммәтле, фирменный кибетләрдән сатып алынган. Утырып йөргән машинасы да берничә миллион торган чит ил машинасы. Айгөл бу турыда хыяллана да алмый – хезмәт хакы ашарга, фатир өчен түләргә генә җитеп бара. Рәфиснең сеңлесе шикелле танылган брендлы матур күлмәкләр, костюмнар алырга мөмкинлеге дә, теләге дә юк аның.
Хәзер җәмгыятьтә кешегә караш үзгәрде – иң беренче чиратта байлыгыңа карап бәя бирелә. Рәфиснең сеңлесе кигән бер футболка гына берничә дистә йөз сум торадыр. Шундый зур акчаларга ия булса, Айгөл акчасын кая куярга белер – иң беренче чиратта мохтаҗларга ярдәм итәр, чишмәләр төзекләндерер, йортсыз-җирсезләргә матур йортлар салып бирер иде.
Ни өчен бу дөньяда дөреслек юк икән? Кемнәрдер бай тормышта яши – алтын калакларны тутырып кара уылдык ашый. Кемнәрдер бер ипи кисәгенә тилмереп гомер кичерә. Аеруча балаларны кызгана кыз – кайбер илләрдә балалар хәер сорашып көн күрергә мәҗбүр. Бу даирә комфортлы тормышның барлыгын да белми, алар өчен зур байлык – бер телем ипи... Бу балалар ачлыктан үлсәләр дә, беркем борчылмаячак, эзләмәячәк... Айгөлнең кулыннан килсә, ул барлык мохтаҗ балаларны җыеп зур, матур йортларга урнаштырыр иде, яшәр өчен кирәкле шартларны булдырыр иде. Әгәр Айгөлнең миллионнары булса... Ләкин ул гап-гади укытучы, аның сыйныфында берсеннән-берсе кечкенә 20 бала укый. Алар апаларын яраталар, кыз бу бәләкәчләргә тәрбияче генә түгел, укытучы, икенче әни...
Рәфиснең сеңлесе тулы канлы тормыш белән яши: тусовка, дискотекалар, сәяхәтләр... Юрист булырга укучы кыз ял итәргә, чит илләргә барырга вакыт таба.
Рәфиснең әтисе фотоларда ыспай киемнәрдән: һәрвакыт төрледән-төрле затлы костюм-чалбардан, машиналарын да алмаштырып тора. Рәфис сеңлесенең кечкенәдән иркә булуын әйтә.
– Бик авыр холыклы минем сеңлем. Кечкенә чактан нәрсә сораса да, шуны алып, кадерләп үстерделәр Диләрәне. Шуңа үзен генә яратучы, эгоист булып үсте. Хәзер дә минем белән ярыша: әти-әни аны гына яратырга, барлык игътибарны аңа гына бирергә тиеш дип саный. Сеңлем белән конкуренция безнең. Син минем хатыным булсаң, сиңа бер дә җиңел булмаячак, ул синнән көнләшәчәк», – дип шаярта...
Рәфис Айгөлне югалтудан курка – гел ярдәм итәргә ашкынып тора. Көндәлектә тотарга акча тәкъдим итеп карады, ләкин кыз аның ярдәменнән баш тартты.
Юк, булдыра алмый ул егетләр акчасына яшәүне. Бәлки, башка кызлар бу хакта хыялланадыр да, ләкин ул икенче камырдан бугай: әти-әнисенең тәрбия нәтиҗәсе – аңа кечкенәдән башка кешедән бәйле булырга ярамаганын төшендерделәр. Кыз Рәфистән генә түгел, әти-әнисе биргән акчадан да баш тарта:
– Сез хәзер мине түгел, мин сезне тәрбияләргә, карарга тиеш. Үстердегез, тәрбияләдегез, укыттыгыз, кеше иттегез! Мин мөстәкыйль кеше, акча эшлим, үз-үземне карый алам, – дип җавап кайтара әти-әнисенә...
Айгөл Рәфискә дә җавапны коры тотты:
– Әгәр дә тагын бер тапкыр акча тәкъдим итәсең икән, үпкәләячәкмен. Минем эшем бар, хезмәт хакы да алам. Синең ярдәмгә мохтаҗ түгел!
Айгөлнең шундый бай егет белән очрашып йөрүен белеп алган дус кызлары, коллегалар төрле киңәш бирергә, акыл өйрәтергә тырышты. Лариса исемлесе туры ярып әйтеп салды:
– Син бәхетле, шундый «крутой» егетне эләктергәнсең, җитмәсә, врач! Машинасы да бик кыйммәтле, андыйлар шәһәрдә берничә генә. Авызыңны ачып йөрмә – үзеңә дә берәр джип сора, фатирыңа ремонт ясасын. Байларның балалары да акчалы. Әбиләрдән калган ремонт белән яшәмә – коммунист булып кыланма, үзеңнең файдага «сыгып» кал үзен. Әллә бергә буласыз, әллә юк – үкенечкә калмасын!
Ларисаның бу сүзләренә Айгөл көлеп кенә карады, җавап бирмәде. Лариса тынычланмады:
– Их, җүләр! Аллаһы Тәгалә сиңа үз гомереңдә бер шанс биргән. Ә син авызыңны ачып йөрисең, тукранбаш булып, – диде...
Укытучылар дәресләрдә балаларга югары әхлак, рухи кыйммәтләр турында сөйләсәләр дә, тормышта гади кешеләр. Вакытлары туры килгәндә күңел дә ачалар, гайбәтен дә саталар.
Айгөл укыткан мәктәптә укытучыларның 80 проценты хатын-кыз, шуларның яртысы –кияүдә түгел. Араларында 40 ка җитеп тә егет кулы тотып карамаганнары бар. Кая барып танышсын инде алар? Мәктәптән кайтуга төнгә кадәр дәфтәр тикшерәләр, отчет язалар. Клубларга, дискотекаларга йөрергә уйларында да юк. Хәер, акыллы ир-егетләр клубларда вакыт уздырмыйлар... Кафе-рестораннарга да гел хатын-кызлар йөри, диләр. Интернет аша танышам дисәң дә, күңелгә хуш килгән ир-егетне таба алуың икеле.
– Танышу сайтларында утыручы ир-егетләрнең күпчелеге өйләнгән – вакыт уздырыр өчен генә танышып утыра, – дип сөйләде Людмила исемле коллегасы. Калганнары йә эшсез, акчасыз, үз фатиры булмаган, ата-анасы җилкәсендә ятучы ир-атлар икән. Бәлки, араларында әйбәтләре дә бардыр, тик укытучы кешегә интернетка фото урнаштыру бер дә килешә торган гамәл түгел – ата-аналар күрер, укучыларың белер... Мәктәптә эшләүчеләр беренче чиратта авторитетларына тап төшермичә яшәргә тиеш, аларның һәр адымы – кеше күз алдында...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-5)
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк