Айгөлгә Рәйсә Сәфәровнадан бу сүзләрне ишетү бераз уңайсыз да булды. Педагог башың белән директорга ялганлап, эшкә бармый калды бит...
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-4
– Айгөл, иртәгә сине үзебезгә кунакка чакырам. Әти-әни синең белән танышырга тели...
Рәфис кулындагы роза чәчәкләреннән торган букетны кызның кулына тоттырда да, кочаклап алды.
– Иртәгә, кичке сәгать алтыда безне көтәләр. Иң матур күлмәгеңне ки! Синең матурлыгыңнан әнинең күзләре яшьләнергә тиеш. Сеңлем дә синең белән танышырга күптән хыяллана. Үзе усал булса да, күңеле әйбәт аның. Алар минем сине ничек яратканны белә, өйләнергә теләгәнемне, сиңа җитди каравымны да аңлый. Сине минем әти-әнием үз кызлары кебек кабул итәр. Соңрак сюрприз да булыр, әлегә әйтми торам, ләкин күңелең сизәдер – син бу минутларның килүен көтәсең!
Рәфиснең сүзләре Айгөлнең колагына керсә дә, баш мие бу информацияне кабул итүдән баш тартты бугай.
– Ничек иртәгә? Мин әлегә синең гаиләң белән танышырга әзер түгел. Бераз соңрак таныштырырсың, ашыкма әле...
– Җүләрем син минем! Бу шәһәрдә меңәрләгән кияүгә чыгарга тилмерүче кыз йөри. Шуларның берсе дә мондый чакыруга каршы килмәс иде. Мин кызлар күз төшермәслек егетме? Буем бар, акылым, профессиям бар. Әти минем өчен махсус медицина клиникасы төзетте – штатта 20 дән артык югары квалификацияле табиблар эшләячәк. Мондый бизнес бик перспективалы, бина да шәһәр үзәгендә, үзем хуҗа булачакмын. Айгөл, аңла – безнең өчен зур мөмкинлекләр ачыла, киләчәктә сиңа эшләргә дә кирәк булмаячак. Ике тиенлек хезмәт хакы өчен мәктәптә йөрергә дә туры килмәс. Син киттең дип, балаларың еламас, урыныңа башка кешене куярлар. Кайчандыр мәктәптә укытканны да онытырлар, бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Минем йортка хуҗабикә булып килсәң, эшләмәсәң дә була, теләсәң, бизнес эшендә ярдәм итәрсең. Белемеңне арттырырсың, кадрлар белән эшләргә өйрәнерсең. Балалар белән эшләгәнне зур кешеләрдән торган коллективны алып бару авыр булмас, мин сиңа ышанам, син бит бик акыллы, иң мөһиме – мин сине яратам!
– Ярар, ярар, башка дәвам итмә... Син теләгәнчә булсын – танышырмын әти-әниең белән... Тик алар минем кебек гади укытучы кызны үз итәрләрме, шунысы гына мине куркыта...
– Все будет бесподобно, борчылма!
Айгөл икенче көнне эшкә бармады, «авырыйм, кан басымым төште», – дип, мәктәп директорына телефоннан хәбәр итте. Җитәкчесе Рәисә Сәфәровна Айгөлгә тирән хәрмәт белән карый, эшләгән дәвердә аңа бер тапкыр да кәнәгатьсезлек белдермәде. Моңа кадәр бер тапкыр да сәбәпсез эшен калдырмаган, барлык кушкан эшне үтәп килгән кызны бер сүзсез аңлады, үзенең киңәшләрен җиткерде:
– Кеше өчен иң беренче урында сәламәтлек тора, борчылма, синең урынга башка укытучыны куярмын. Эшең бер дә җиңел түгел, игътибар, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Үзеңне сакла, табибка күрен, кирәк икән – больничный ач, дәвалан. Үлгәннән соң да өч көнлек эш кала дигән гыйбарәне онытма!
Айгөлгә Рәйсә Сәфәровнадан бу сүзләрне ишетү бераз уңайсыз да булды. Педагог башың белән директорга ялганлап, эшкә бармый калды бит. Нишлисең, ул бит җитәкче кешегә дөреслекне ачып сала алмый, «мин егетемнең әти-әниләре белән очрашырга барам, паркикмахерга язылдым, маникюр- педикюр ясатам», – дип тә әйтә алмый... Аны директор аңламас, шелтә белдереп, авторитетына тап төшерергә дә күп сорамас. Тыштан бик мөлаем күренсә дә, бик җитди, авыр холыклы Рәйсә ханым. Аңлый Айгөл, мәктәп хәтле мәктәпне җитәкләп барырга җиңел түгелдер аңа... Балалар белән эшләүгә караганда, ата-аналар белән уртак тел табу проблема булып тора замана укытучысына. Халыкның ниндие генә юк! Берәр нәрсә ошамаса, тиз арада шикаять язарга ашкынучылар бар, укытучының һәр адымын күзәтәләр. Укучылар да үз хокукларын белә, тавышыңны күтәреп, кисәтү ясыйсың икән, синнән узып җаваплый, үз хакларын исбатлый башлый. «Элек ата анаңны директорга чакыртабыз» – дигән сүздән өркеп тора иде укучылар», – дип ачыргаланып сөйләде пенсиядәге математика укытучысы Людмила Григорьевна.
– Хәзер укучылар бер нәрсәдән курыкмый, кулларында телефон, һәрнәрсәне яздырырга, группаларга таратырга торалар. Элеккеге елларга караганда, мәктәптә эшләү авырлашты, укытучыларның авторитеты кимеде. Ата-аналар да укытучылар сүзенә колак салмый, күбрәк балалар сүзенә игътибар бирә, кечкенә генә нәрсәдән гаеп табып тавышланып йөриләр. Замана үзгәрү белән, балалар да иркә, капризныйга әйләнә бара. Авырлык тоймаган яшь буын үсә. Элек укучылар дәресләрдән соң сыйныф бүлмәсенең идәннәрен юалар иде. Кулларын сызганып. Мәктәп формасыннан чүпрәк тотып тәрәзә пыяласын, тактаны сөртәләр иде. Хәзер кыш көннәрендә көрәк тоттырып мәктәп алдын чистартырга кушсаң, ата-аналар чатында тавыш куба: ах-ух киләләр, зарланыша башлыйлар. «Минем улымның протрузия, аңа көрәк тотарга ярамый, минем кызымның умыртка сөягендә сколиоз, иелеп-бөгелергә ярамый! Искән җилдән дә егылырга торган, саф һаваны күрмәгән, кояшсыз фатирларда телефон капшап үскән буыннан киләчәктә ни көтәсең? – дип зарлана укытучы.
Айгөл яшь кеше булса да, аңлый Людмила Григорьевнаны. Үзе дә авыл кызы бит, физик эш эшләп үсте. Мәктәптән соң шәһәр баласы дәрес карарга утырса, авыл укучыларының күбесе өс-башын алыштырып, терлек янына, бакчага чыгып китә. Бер эштән дә йөз чөерми – кош-корт тизәген дә чистарта, утын да ташый, бакчада да казына.
Аеруча бакча эше эләкте Айгөлгә. Әтисе көрәк белән бәрәңге салырга оя казый, кыз бәрәңге тутырган чиләген күтәреп артыннан бара – казылган ояларга бәрәңге сала...
Җәй айларында бәрәңге сабаклары ямь-яшел булып җитешкәч, кулга аркылы балта тотып, алабута, билчәннән аралау башлана, кояш кызуы астында иелә-бөгелә, рәт-рәт булып төзелеп киткән бәрәңге сабаклары төбенә туфрак өяләр... Колорадо коңгызлары төшкә кереп җәфалый авыл баласы. Күршеләр кортларны агулаганда, Айгөлнең әтисе кортларны кул белән җыярга мәҗбүр итә иде... Бәрәңгене агу зыянлый, дип саный иде.
Авыр хезмәт башкарырга туры килсә дә, авылда туып-үсүенә рәхмәтле Айгөл. Физик эш баланы бозмый, чыныктыра гына, дип саный ул. Эш эшләп үскән яшьләргә үсеп җиткәч тормыш алып баруы күпкә җиңел.
Авылдан чыккан балалар тормышка ябышып ята, авырлыклардан курыйкмый. Әгәр дә Рәфиснең әти-әнисе Айгөлдән авылы турында сорашсалар, куркып калмаячак, сорауларына туры җавап бирәчәк ул...
(Дәвамы бар.)
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк