Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 8

Ләйлә тулай торакның тугызынчы катына ничек менеп җитүен, караватына ничек килеп каплануын да сизми калды.

(Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-7)

Ләйлә тулай торакның тугызынчы катына ничек менеп җитүен, караватына ничек килеп каплануын да сизми калды. Кызлар әле яңа гына яннарында чырык-чырык көлеп, кухняда эшләп йөргән Ләйләнең агарынып, җилкәләрен дерелдәтеп караватында елап ятуын күргәч, аптырап калдылар. Туганнары белән бер-бер хәл булгандыр дип уйладылар. Кәефе киткән  кызның янына килеп сораштырырга да яхшысынмадылар «Тынычлангач, нәрсә булганны үзе сөйләр», – диештеләр. 

Ләйләдә ашарга пешерү теләге калмаган иде инде, кухня раковинасында чәчелеп яткан бәрәңгеләрен дә онытты. Башланган эшне кызлар үзләре тәмамлап керде. Газ плитәсендә кайнап утырган ит шулпасына вак итеп суган турап салдылар, кишер кырылды, бәрәңге арчылды. Ашның хуш исе кухняга гына сыешып калмый, тугызынчы катта урнашкан бүлмәләргә үтеп керде. Егетләр, кашыкларын тотып, берәм-берәм кухняга чыга башладылар. Ниhаять, кайнар аш салынган кәстрүл Ләйлә яшәгән бүлмәнең өстәл түренә килеп кунаклады. Студентлар тәлинкәләрен тотып, кем урындыкка, кем караватларга утырышты. Ләйлә генә яткан җиреннән тормады. Бүлмәдәшләре күпме генә кыстасалар да, кыз ашарга утырмады.

Студентлар тиз арада аш салынган тәлинкәләрен ялт иттереп куйдылар. Ашап туйгач, егетләр рәхмәт әйтеп, бүлмәләренә таралышты. Кызлар Ләйлә өчен калдырылган ашны холодильника урнаштырды. «Не велика беда! Карыны ачкач ашар әле», – диде Света исемле кыз. Ләйлә берәр сәгатьләп караватында яткач, ниhаять, урыныннан кузгалырга көч тапты. – «Нәрсә булды сиңа, сөйлә әле?» – диешеп, кызлар Ләйләне уратып алды. «Авылда абыем авырып киткән, бер атна температурасы төшми. Бүген хастаханәгә алып киткәннәр. Бар нәрсә дә яхшы, башка миннән берни сорамагыз», – дип җавап кайтарды ул. Бүлмәдәш кызлары Ләйләнең борчуга салган  башка сәбәп барлыгын аңладылар, артык сораулар биреп аптыратмадылар. Бергә яшәгәч, якын-тирәдәге кешеләрнең холыкларына ияләшеп бетәсең. Ләйлә шаярып көлеп йөрсә дә, күңелендәгесен ачып сала торган кеше түгел.

Икенче көнне кызлар җыелышып институтка укырга китте. Аларга ияреп Ләйлә дә барды. Кояш кебек балкып торган кыз танымаслык булып үзгәргән: күзләрендә курку сизелә. Лекцияләрдә башын иеп утырды ул. Профессор Георгий Вассерман институтта 40 еллап эшли. Студентларның кәефләрен бер карауда сизә. Лекцияләрдә бик актив булып, барлык сорауларга җавап бирүче яраткан студенткасын ул танымады. 

Карт профессор такта янында басып торган җиреннән иң арткы рәткә күчеп утырган Ләйлә янына килде. Кызның агарынып калган йөзен күргәч, «хасталана» дигән нәтиҗә чыгарды, тиз арада табибка барырга кушып, кызны лекциядән азат итүен әйтте. Ләйлә, профессорга каршы килмичә, китап-дәфтәрләрен сумкасына тутырып, аудиторияне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды. 

Ләйлә коридорга чыкканда шаулап торган институт бинасы тынып калган, студентлар дәресләрдә иде. Колонналар тезелгән коридор буйлап йөргәндә ул үзен адашкан боландай хис истте. Кая барырга да белмәде. Башында Изольда ханымның әйткән сүзләре бөтерелде: «Улымны ташла, ташламасаң, проблемалар туачак...» Төш булдымы соң бу хәл, өнме? Илдар уйлап тапкан розыгрыш түгел микән? Ул бит аңа бервакытта да гаиләсе турында сөйләмәде. «Яңа ел каршыларга безгә киләсең, шунда бар нәрсәне дә белерсең», – дигән иде ул соңгы очрашуда. Әллә Илдарга көтелмәгән кунаклар турында әйтергәме? Юк, ярамас. Ханымнар бик җитди кешеләргә охшаган, бик затлы киенгән. Үз хокукларын якларга Ләйләнең белеме аз, тәҗрибәсе дә юк. Бу очрак – кеше хокукларын бозу, шәхесне түбәнсетү. Янау! Ә бу – статья! Теләсә, Ләйлә бу ханымнар белән көрәшә дә ала. Ул бит булачак адвокат! Тик эшне зурга җибәрсәң, Илдарның әти-әнисе белән мөнәсәбәте бозылачак, канатлары каерылачак! Юк, Ләйлә бу адымга бара алмый. Язмышын Ходай кулына тапшыра ул. Язмышка язылган икән, алар бернигә карамый бергә булачак. Язылмаган икән... Ләйләнең битләре буйлап кайнар яшьләр тәгәрәде. Үз-үзенә сөйләнде кыз: «Ни өчен миңа мондый сынау? Мин бит бары бәхетле булырга гына телим. Мин бит Илдарны яратам! Ул мине ярата...» 

Ләйлә институттан чыгып, каршыдагы паркка таба атлады. Телефонга берөзлексез Илдар шалтырата. «Нигә җавап бирмисең», – дип, «смс»лар җибәрә. Чираттагы шалтыратуга кыз трубканы алды. 

– Ләйлә ни булды сиңа, телефонны алмадың, «смс»ларга җавап бирмисең, тәнәфесләрдә коридорда да күренмәдең, лекциядән киткәнсең, авырмыйсыңдыр бит? Мин сине бүген кафега чакырасы идем.

Ләйлә атлаган җиреннән тукталып калды. Үз тавышы ят булып тоелды аңа:
– Илдар, минем янга башка килеп йөрмә, мин сине яратмыйм!
– Ләйлә, нәрсә әйттең син?
– Мин акылдан шашмадым, мин сине яратмыйм, бары от нечего делать аралашып йөрдем, аңладыңмы? Минем күптәннән яратып йөргән егетем бар, ул армиядән кайткан. Без аның белән ачуланышкан идек, хәзер дуслаштык. Без бергә булачакбыз, мин аны яратам, сине түгел! – дип кычкырды ул трубкага.

Ләйләнең сүзләре егеткә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Илдар баскан җиреннән баганадай катып калды. «Стерва. Син дә стерва!» – дип кабатлады ул. – Ярар, яратмыйсың икән, ялынмыйм, кызлар бетмәгән!

(Дәвамы бар: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-9 )

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигә бик кыстатып кына язасыз?!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котэ-котэ арып бетэбез, нигэ шулай сузасыз? Тизрэк укыйсы килэ бит!

      Хәзер укыйлар