Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 9

Илдар Ләйлә белән булган сөйләшүдән соң үз-үзен кая куярга белмичә йөрде.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-8 )

Илдар Ләйлә белән булган сөйләшүдән соң үз-үзен кая куярга белмичә йөрде. Ярты ел буе очрашып йөргән дәвердә кыз аның өчен иң кадерде кешегә әйләнгән иде. Ләйләнең кисәктән генә 180 градуска үзгәреп куюы, «яратмыйм» дип кистереп әйтүе Илдарга бик сәер тоелды. Кызның сүзләрен  акылы белән кабул итсә дә, күңеле кабул итмәде. Ә бит егетнең планнары бик зурдан иде! Яңа ел каршыларга дигән сәбәп белән, Ләйләне үзләре яшәгән йортка чакырырга хыялланды, әти-әнисе белән якыннан таныштырырга иде исәбе. Илдарның әнисе Изольда ханым бик hавалы, таләпчән булса да, улының теләгенә каршы килмәс иде. Барлык әниләр дә балаларының бәхетле булуын тели! Әтисе өчен борчылмады. Бу мәсьәләдә ул аны аңлаячак, ир-атлар хатын-кызларга караганда җиңелрәк уйлый. Илдарның иманы камил, Ләйләне әти-әнисе үз кызлары кебек кабул итәрләр, яратырлар, үз гаиләләренә кертәчәкләр иде. Күңелен яулап алган кызны тулай торакта тараканнар арасында яшәтәсе килми иде егетнең, тизрәк өйләнү турында хыялланды. 

Бер мизгелдә уй-хыяллар чәлпәрәмә килде. Илдар өчен катлаулы дөньяда яшәүнең мәгънәсе югалды. Ул тормыш белән саубуллашу турында уйлый башлады. Мондый хурлыкка ничек чыдасын канга баткан яшь йөрәк? Егет машинасына утырып шәhәр урамнары буйлап куды, светофорларда янган кызыл утларга да игътибар итмәде. Ничектер бик мәгънәсез, ямьсез тәмамланды беренче мәхәббәт тарихы. Ә бит Илдар Ләйләгә ышанды, йөрәген ачты. Ә кыз аның хисләре белән уйнаган, вакыт уздыру өчен генә очрашып йөргән... 

Илдар аралашкан даирәдә егетләр кызларга бик ышанып бетми. Хатын-кыз җенесеннән булганнар өчен барлык кызлар – стерва, алар өчен. Юкка гына дус егетләре икенче җенес вәкилләренә бер көнлек итеп карамый икән. Матур кызлар белән танышалар да, ресторанга чакыралар. Чәчәк бүләк итәләр, сыйлыйлар. Бик тәкәбберләренә бүләк алып бирәләр. Ятакка салып нәфесләрен канәгатьләндергәч, кызларны ташлап китәләр, телефон номерларын кара кенәгәгә кертеп куялар. «Дөнья – бер көнлек» дигән девиз астында яшиләр. Бай, перспективалы егетләр өчен хәзерге заманда өйләнү беренче урында тормый. Вакыты җиткәч, әлбәттә инде, хатынлыкка үз даирәләрендәге кызларны сайлыйлар.

Ләйлә белән аерылуны Илдар бик авыр кичерде, ул хәтта берничә көн укырга да бара алмады, бүлмәсеннән чыкмыйча бикләнеп ятты. Изольда ханым бик борчылды улы өчен, гел янында булды. Әнисенең кан басымы күтәрелүен ишеткәч, Илдар бик борчылды. Көчле ир-егет бер стерва кыз өчен борчылып ятсын инде! Ярый әле авыр минутларда янында әнисе бар... Илдар кечкенә бала кебек әнисе кочагына сыенды, күңеленә җыелып килгән уйлары белән уртаклашты, Изольда ханым улын дәшмичә тыңлап торды, күзләреннән агып төшкән яшьләрен сөртте. Улының башыннан сыйпады, тәмле татлы сүзләр табып, ничек тә булса юатырга тырышты: «Тулай торакта яшәүче кызлар өчен елап ятасы юк, алар бик әрсез булалар. Авыл кызларының бар хыялы – бай, акчалы егет табып, тизрәк кияүгә чыгу. Ярый, үзеңнең нинди гаиләдән булганыңны яшергәнсең, күптән төенчеген тотып йортыбызга кереп утырыр иде. Безне картайган көннәрдә урамга куып чыгарыр иде. Алла саклаган! Улыкаем, бер дә хафаланма, насыйбың яныңда йөри, күзләреңне ачыбрак кара, улым!» – диде ул.

Изольда ханым да улының кайгыга батып, моңсуланып йөрүен күргәч, күңелендә вөҗдан газабы уянгандыр дип уйласагыз, ялгышасыз. Ана кеше сабырлык белән улының тынычлануын көтте. Мәкерле планын тормышка ашырган ханым бу очракта нинди очко туплады? Улын жәлләгән, хәленә кергән булып, аны тагын да үзенә якынайта алды ул. 

Изольда ханым ялгышмады, Илдар бер атнадан тынычланды, укудан бушаган арада әтисе белән булырга тырышты, бизнес эшләре буенча очрашуларга йөрде. Кыска вакыт эчендә Илдар яшь егеттән – уйчан, җитди ир-егеткә әверелде. Тулай торакка барудан туктады. Күңеленә хәнҗәр кадаган стерва Ләйлә турында башка белергә дә, ишетергә дә теләмәде ул. Күңел ишегенә зур йозак элде. Киләчәктә шашкын хисләргә ирек бирмәячәк ул, бар нәрсәне аек акыл белән хәл итәчәк.

Яңа ел каникулларында ике гаилә бергә кушылып, Франциягә китеп барды. Урта диңгез ярындагы Ницца шәhәрендә Илдар Сафиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Егеттән кала, барысы да бәхетле иде бу вакытларда. Сөюеннән шашкан Сафиянең кайнар иреннәреннән үпкәндә егетнең күңел почмагында Ләйлә образы пәйда булды. Йөрәге «Ләйлә, Ләйлә», дип, чеметеп тибеп ала иде. Бу вакытларда Илдар кыз турындагы уйларыннан арынырга тырыша, онытылып бетмәгән хисләрен шампан шәрабы белән юып төшерергә тели. Ләкин шәраб нинди генә затлы, кыйммәтле булмасын, егетнең йөрәге тынычлык таба алмый. «Онытылыр әле, онытылыр», – дип кабатлый ул фикерләре чуалган, алкоголь канын куерткан вакытларда.

Илдар белән Сафиянең туйлары шәhәрнең иң затлы рестораннарының берсендә узды. Чакырылучы кунаклар саны 300 гә җитте. Табын түрендә затлы кунак булып хәләл җефете белән шәhәр мэры утырды. Яшьләрне котлап бик матур теләкләр әйтелде, затлы бүләкләр тапшырылды: эксклюзив картиналар, затлы кашлы бизәнү әйберләре, соболь тиресеннән теккән туннар, акча... Бүләкләрнең иң кәттәләре кияү белән кәләшнең әти-әнисеннән булды – шәhәрнең иң кыйммәтле районыннан 240 квадрат метрлы фатир hәм чит ил машинасы. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-10)

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дэвамын кайдан укып була икэн?

    Хәзер укыйлар