Логотип
Шәхес

Хәлил Мәхмүтов: «Минем аера торган хатыным, ташлый торган әнием юк...»

Татарстанның халык артисты Хәлим ага Мәхмүтовның (1939–2012) узган гомеренә, тормышындагы кайбер кызыклы фактларга күз салыйк әле.

  1. Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Аның балачак еллары сугыш чорына туры килә, үсмер чаклары да җиңелләрдән булмый – сугыштан соңгы авыр еллар бит.
  1. Хезмәт юлын... төзүчеләр бригадиры булып башлый. Узган гасырның 40 нчы елларында Әлмәт районы һәм аның тирә-ягында «кара алтын» табу, аны эшкәртү җайга салынгач, торак йортлар, производство корылмаларына ихтыяҗ нык арта. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Әлмәт тирәсендә төзелеш өчен чимал әзерләүнең йөздән артык урыны табыла. Чупай таш карьеры – шуларның берсе. Биредә эшләү өчен чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта, Татарстан районнарыннан егет-кызлар җыела: алар арасында Хәлил Мәхмүтов та була. Сәхнәгә  мәхәббәт аны Казан театр училищесына алып килә.  Аны 1966 елда кызыл диплом белән тәмамлый.
  1. Диплом алуга – 1966 елда – Татарстан республика күчмә театры труппасына эшкә килә.
  1. М.Горькийның «Мещаннар» (1967) пьесасындагы Нил роле өчен Бөтенроссия театр конкурсы лауреаты исеменә лаек була.
  1. Читтән торып 1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
    Булачак хатыны Исламия белән театр көллиятен тәмамлап, төркемгә килеп кушылуга танышалар.  Озын буйлы, көр тавышлы, чибәр Мәхмүткә бик күпләр игътибар итә. «Хәлил Мәхмүтов дигән исемне ишетүгә минем бөтен тәнем ток суккан кебек чемердәп куя иде», – дип сөйли үзенең истәлекләрендә Исламия Мәхмүтова.
  1. Ике көн узуга, алар бергәләшеп гастрольгә чыгып китәләр. Бик күп спектакльләрдә парлап уйнаулары шул вакыттан ук башлана. 
  1. Хәлил белән Исламия танышуларына ике ай булуга өйләнешәләр. Бу хакта ишеткәч, хәтта театр  директоры да: «Ашыкмыйсызмы соң әле?» – дип борчылып сорый. Әмма бу – күкләрдә укылган никах була. 
  2. Хәлил хатынын кечкенә генә балалар чанасына утыртып үз йортына тартып алып кайта – имеш, җәяү йөрмәсен. Икенче көнне кибеткә чыгып ике кружка, ике кашык, ике тәлинкә, бер кәстрүл сатып алалалар – гаилә тормышлары шулай башлана.
  3. Әнисе белән таныштырганда, Хәлил яшь хатынына: «Минем аера торган хатыным, ташлый торган әнием юк», – ди. Әнисе алар белән бергә яши – гастрольләрдән кайтып кермәгән улы белән килененә балаларын карашырга ярдәм итә.
  1. Аларның туйлары Кремльдә, Казанның Спас башнясында уза. Мәҗлесне театр артистлары күмәкләшеп әзерлиләр. Ә туй табынына шулпаны артистка Һаҗәр Шәкүрованың Әминә исемле апасының өендә пешереп, зур кәстрүл белән троллейбуста алып киләләр. Юлда шулпаның хуш исе бөтен троллейбуска тарала  –  пассажирлар бер-берсенә карап елмаешалар.
  1. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына  илле елдан артык  эшләү дәверендә Хәлил Мәхмүтов  аның йөзенә әйләнә – 120 дән артык роль башкара. 
  1. Аның иҗат иткән рольләре бик төрле: Мәксут («Умырзая чәчәкләре», Ю. Әминев) һәм Хәлил («Сары чәчәк ата көнбагыш...», А.Гыйләҗев) кебек революционерлар, гашыйк егет Хәйретдин («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), газап чигүче Хафиз («Шәмсекамәр», М. Әблиев), юләр Тархан («Хуҗа Насретдин»,
    Н. Исәнбәт), шат Юлдыбай («Күктән төшкән бәхет», Н. Асанбаев), үз-үзеннән бик канәгать Ислам («Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде»).... 
  1. Биктимер («Ташкыннар», Т. Гыйззәт) һәм Малик Бикташев («Кыр казлары артыннан», И. Юзеев) –  актерга зур уңыш, танылу алып килгән рольләр. 
  1. Хәлил Мәхмүтов «Татар сәнгатен үстерүдә хезмәтләре өчен» Татарстан Республикасының дәрәҗәле медале белән бүләкләнә. Аның бик күп Мактау грамоталары, дипломнары бар.
  1. Ташкент, Караганда, Алматы... Театрда эшләү дәверендә Хәлил Мәхмүтов гастрольдә булган төбәкләрне санап чыгу да мөмкин түгел. 
  1. 40 елдан артык Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә әгъза булып тора – актив тормыш белән яши. 
  1. 2012 елда 8 март көнне «Бала баласы балдан татлы» спектаклендә уйнаганда сәхнәдә вакытта аның хәле кисәк кенә начарланып китә – беренче пәрдәсен дә уйнап бетерә алмый. Театрдан аны хастаханәгә алып китәләр. 11 көн реанимациядә ята, операцияләр ясыйлар. Барысын аңласа да, ул инде сөйләшә алмый. Аягына басарга да тырыша, ләкин, кызлары әйтүенчә, өйгә кайткач, үзен көзгедән күрә дә күңеле суына – яшәү теләге сүнә. 
  1. Хәлил Мәхмүтов 2012 елның 28 сентябрендә вафат була, Казанның татар зиратында җирләнә.
  2. Исламия Мәүмүтова белән алар 46 ел бергә яшиләр. Ике кыз үстерәләр. Лилияләре – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Ләйсәнне халык күбрәк «Зө-Ләй-Лә» җыр төркеме аша белә. Икесе дә Татарстанның атказанган артистлары.
  1. 2022 елда Казанның Жуковский урамы 9 нчы йорт диварына – Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортка мемориал такта куелды (рәссамы Рөстәм Габбасов).
  1. Мамадыш районы Катмыш авылының мәдәният йорты бүген Хәлил Мәхмүтов исемен йөртә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар