Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 6

Төнге күктә меңәрләгән йолдызлар җемелдәшә, болытлар арасыннан тулган ай чыгып, егет белән кыз атлаган сукмакны яктырта...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3 

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-4 

                         https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-5 )

Авыл сихри караңгылыкка чумган. Бакча артындагы күлдән ишетелгән бакалар җыры тирә-якка ниндидер бер сихри могҗиза өсти. Таң атмастан уянып, саташып сайраган сандугач тавышы бер тына, бер кабатлана... Клуб янындагы электр баганасына эленгән лампочкадан юлга сүрән яктылык сирпелә, Сания белән Әнәстән төшкән шәүләләрне бер аршынга озынайта... Йөрәккә шом салып, сәрби куакларына кунган ябалаклар канат кагынып очып китә. 

Тыштан гына hавалы күренгән Әнәс, чынлыкта, Саниягә бик гади, эчкерсез булып тоеды: кунак егет кызга Казан каласы, укыган мәктәбе, классташлары дуслары, хәтта группировкалар хакында канатланып сөйләде. Баксаң, Әнәс гади генә егет түгел – Казанны шаулаткан төркемнәрнең берсендә торучы башкисәр икән! Ул заманда яшьләр төрледән-төрле төркемнәрдә торганнар: урам белән урам, микрорайон белән микрорайон яшьләре «стрелкаларга» йөргән, биләмәләре өчен сугышканнар, аерым кануннар буенча яшәгәннәр. Хәзер генә беләбез: мондый мәгънәсез «разборкалар»да күпме яшь кешенең гомере өзелгән, ата-аналарның канлы яшьләре түгелгән! Бер гаепсезгә бер-берсен үтергән яшьләр...

Әнәс – үз группировкаларында сүзе үтә торган, башкалар арасында бер баш өстен торучы «егет», кушаматы да – «Бүре». Кечкенәдән бокс белән шөгыльләнгән, төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алган малайга мәктәп, район комсомол оешмасы зур өметләр баглаган, киләчәктә атаклы спортчы булыр дип фаразлаганнар. Ләкин егет язмышы башка яшьләрнекеннән аерылмый: 8 сыйныфта укыганда группировка башлыклары спортчы егеткә игътибар итә, сөйләшүгә чакыра. Төркемгә кермәгән очракта, аңа проблемалар килеп чыгачагын кисәтәләр. Укуда алда барган егет каршы килә алмый, башаягы белән урам тормышына кереп киткәнен сизми дә кала. Әти-әнисенә игътибары калмый, төркем тормышы белән яши башлый. Группировка тормышы Әнәснең хыялларын, киләчәккә планнарын да оныттыра. Егет көне-төне урамда югала, өлкәннәрнең сүзен колагына да элми. Спортчы егет бер ел эчендә банда хуҗаларының йомышчысына, ярдәмчесенә әверелә. Хәтта укытучылар да Әнәстән куркып торалар: мәктәпкә йөрмәсә дә, журналга «4», «5» билгеләрен тезәләр. Әнәснең холкы нык үзгәрә – ул юаш, оялчан малайдан, минминлекле егеткә әверелә: тәмәке тарта, аракыдан да йөз чөерми.

Әнәснең әти-әнисе – гади кешеләр, тумышлары белән авылдан чыканнар. Әтисе заводта инженер, әнисе – институтта фәнни хезмәткәр, ләкин алар күпме генә тырышмасыннар, тыйнак кына хезмәт хакына гомер кичерергә мәҗбүрләр. Әнәс бай тормыш турында хыяллана: аның «девятка» машинасында җилдерәсе, модалы киенәсе, рестораннарда кәеф-сафа корасы килә. Группировкада торучыларның барысын да бер хыял берләштерә: тир түкмичә генә бай тормышта яшиселәре килә. 

Төркемдә торучылар беренчеләрдән булып кәрәзле телефоннар алалар, күн курткадан йөриләр, матур кызлар белән очрашалар. Араларында машинада җилдерүчеләр дә шактый була. Акча күп булгач, яңа перспективалар ачыла, текә дуслар барлыкка килә. Төркемдәгеләрдән хакимият кешеләре дә куркып тора. Ай саен төркем хуҗалары базарда сатучылар янына килә, палаткаларда сатып торучылардан процент түләтәләр, калым җыялар. Бандитлар спекулянтларны, җиләк-җимеш сатучыларны да контрольдә тоталар. Уртак казнага зур суммаларда акча агыла, төркем хуҗалары баеганнан байый бара. Акча түләргә теләмәгән эшмәкәрләрне куркыталар, яныйлар, хәтта үтереп ташларга да күп сорамыйлар. Бандитларның кырын эшләрен беркем дә туктата алмый. Әнәс тә группировка башлыкларына ияреп базарларда була, эшмәкәрләрне куркытып акча җыюда катнаша. Пистолеттан атарга өйрәнә, кесәсендә хәнҗәр йөртә. Җитезлеге, балачактан спорт белән шөгыльләнүе аңа зур ярдәм итә, «стрелка»лардан исән-имин чыга, сугышкан вакытларда сәламәтлегенә зыян килми. Ләкин бер мәгънәсезгә үтерелгән дус егетләрен күреп, егет уйлана башлый: аның күп вакытларда бу мәхшәрдән качып котыласы, гади тормыш белән яшисе килә. 

Әтисе улы кайгысыннан инфаркт алып урынга кала, әнисе көн-төн яшь түгә. Ләкин Әнәс аңлый: төркемнәргә керүе җиңел, тик чыгу юлы юк. Ташлап качасың икән – эзләп табачаклар, каты хөкем итәчәкләр. Үзе группировканы ташлап качкан егетне эзләүдә катнаша ул. Качкынны ерак  авылларның берсендә туганнарында табалар, пистолет калдырып киткәннәр. Качкын егет үз-үзен атып үтерергә мәҗбүр була... Әгәр Әнәс тә кача икән, аны да шушы язмыш көтә...

Авыл тынлыгы Әнәскә нык тәэсир иткән булса кирәк: самими авыл кызына күңелендә булган барлык борчуларын, хыялларын ача ул, хәтта күз яшьләрен дә йодрыгы белән сөртеп ала. Күңелен тырнаган авыр йөктән котыласы килә аның, эчен бушатасы килә. Кала тормышы бик куркыныч икән: урамга чыксаң, башыңдагы кыйммәтле бүректән, бармагыңдагы алтын йөзектән, колактагы кыйммәтле алкаңнан коры калырга мөмкин. Кич белән урамга чыгарга куркыныч, аеруча кызларга. Тулай торакларда яшәүчеләргә тагын да куркынычрак, төннәрен группировщиклар монда да килеп чыгалар, бүлмәләр ишеген тибеп ачып, куркытып, кызык ясап йөриләр... 

Сания Әнәсне тын да алмый тыңлады. Авылдагы кибет, бер иске клубтан гайре тормыш күрмәгән кыз өчен егет сөйләгәннәр бик шомлы, куркыныч булып тоелды. Әмма ул сорау бирергә батырчылык итмәде. Авыл клубы янындагы баганада тирбәлеп торган лампочка утына очкан чебен кебек тартылды ул Әнәскә. Егеттән килгән энергия, көч Саниянең хәлен алды, башын әйләндерде, йөрәге Сабан туе мәйданына беренче килеп җиткән чабыш аты шикелле типте, күкрәгеннән атылып чыгардай булып шашынды. Әнәс гипнозлады ахры кызны: егет кисәктән, Саниянең билләреннән кочып, иреннәреннән үбә башлагач, каршы килергә көч тапмады ул, аяклары, куллары хәлсезләнеп китте, тәне йомшак камырга әйләнде. Кунак егете күлмәктәге изү сәдәфләрен ычкындыра башлаганда гына аңына килде.

– Юк, нишлисең?! Кирәкми! Мин куркам!... – дип кенә пышылдый алды.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-7 )

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И, нәрсә булып бетәр инде, йокы качты

    Хәзер укыйлар