Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган йөрәк 11

Мәскәүгә китүгә Руслан танышу сайтыннан анкетасын алып ташлаган – фотолар, танышуларының шаһиты булган язмалар юкка чыккан иде. Телефонда калган язышуларда шик тудырырлык бернинди сүзләр юк – открыткалар, шигырьләр, ярату сүзләре генә...

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2

 https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3

  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-4

   https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-5

   http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-6

   https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-7

   https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-8

   http://  https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-9  

   https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-10

 

Кызлар тирән уйга калып, бер мизгел дәшми утырды. Шаккаткыч хәлләргә тарыган, төрле язмышлы кешеләрдән интервьюлар алган журналист Эльмираның кара кайгыга батып утыруын күргәч югалып калды. Дустының елавын күрү авыр иде аңа.

– Миңа синең турында тагын бер мәкалә язарга туры киләчәк инде. Гомумән, бу теманы һәрдаим яктыртып торырга кирәктер. Мәхәббәт дип, башларын югалтырга әзер торган кызларга сабак булсын, акча бирер алдыннан мең кат уйларлар...

Эльмира дәшмәде.

– Әйдә, полициягә барабыз, – диде Айгөл, катгый карарга килеп. – Бернигә дә карамыйча гариза язып кайтыйк. Бәлки, бу Русланнан бездән кала да алданучылар табылыр.

Кызлар полиция бүлегенә юл тотты. Эльмира, бик тә уңайсызланып Мәскәү кунагы турындагы хакыйкатьне дежур хезмәткәргә сөйләп бирде. Кызны тыңлап бетергәч, тикшерүче башын чайкады:

– Мондый шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләр сез генә түгел. Ләкин, бер нәрсәне аңлагыз: мошенник тарафыннан алдануыгызны исбатлар өчен безгә конкрет дәлилләр кирәк. Сез бит банкта акчаны үз кулларыгыз белән имза куеп алгансыз, алдануыгызны раслаучы шаһитларыгыз да юк, видео да акча бирү мизгелен теркәмәгән... Сез акчаны үз теләгегез белән тапшыргансыз булып чыга. Гафу итегез, бу очракта җинаять эше кузгатып булмый.

Эльмира тавышсыз гына баш какты. Айгөл дулкынланып:

– Бу Руслан дигәннәре хәзер бит башкаларны алдаячак. Без берни эшли алмыйбызмыни?
– Бу кешенең тагын да шундый гамәлләре барлыгы дәлилләнсә, эш башкача булыр иде... – диде тикшерүче, салкын гына.

Айгөл дә, Эльмира да шуны аңлады: дәлилләр тапмый торып, алар бернәрсә дә исбат итә алмаячак, акча да кире кайтмаячак...

Мәскәүгә китүгә Руслан танышу сайтыннан анкетасын алып ташлаган – фотолар, танышуларының шаһиты булган язмалар юкка чыккан иде. Телефонда калган язышуларда шик тудырырлык бернинди сүзләр юк – открыткалар, шигырьләр, ярату сүзләре генә...

Эльмираның телефонында сакланган мәхәббәт язышуын бетереп атарга кулы бармады. Аның күңеленең бер читендә өмет чаткысы сүнмәгән иде әле. Бер уйласаң, Руслан аны күпмедер вакытка бәхетле итте, наз, ярату-яратылуның нәрсә икәнен белде. Бу дөньяда бернәрсә дә бушка булмый, шашкын хисләрнең дә үз бәясе бар икән... Эльмираның сукыр мәхәббәте 1 миллионга төште... Тормыш сабагы йөрәгендә озак сакланачак – нарасыйдай алдануын бик теләсә дә, оныта алмаячак...

Эльмираның мошенник белән бәйләнешкә кереп бер миллион акчадан коры калуын белгәч, әти-әнисе борчуга калса да, кызларына авыр сүз әйтмәде.

– Аллаһы Тәгаләдән килгән зур сынау булган. Бәлки бу акчадан коры калуың яхшыгадыр. Машина алып, икенче көнне үк авариягә очраучылар бар. Акчаны эшләп була, ләкин сәламәтлекне кайвакыт кайтарып булмый. Аллаһыга тапшырыйк... – диде әтисе.

Айгөл, Эльмираның исемен үзгәртеп, газетада зур мәкалә бастырды, язманы интернеттагы төркемнәр урлап үзләренә куйды. Халык сукыр мәхәббәт корбаны булган кызны жәлләмәде, язма астында усал фикерләр калдырдылар: «ахмак», «сарык», «ир күргәч, оятын югалткан», «күзе томаланган»... Кызганыч, кызны аңлап, төпле киңәш бирүче, юатучылар сирәк булды.

Китапханәдә Сәидә исемле хезмәттәше төшке ял вакытында газетадагы язманы коллективка кычкырып укыды. Коллегалар мошшенник корбаны булган геройны һәрьяклап тәнкыйтьләргә кереште: «Яше 40 ка җиткән, акылы утырмаган. Кайбер хатын-кыз, җүләр инде, бер белмәгән кешегә 1 миллион акча бүләк ит инде», – диеште...

Эльмира гына дәшмәде, ах-ух килеп утырган кызларны тыңлап утырырга сабырлыгы җитмәде, кухнядан чыгып китте. Ярый әле, Руслан белән булган мәнәсәбәтләре турында эштәгеләргә әйтмәде, сер итеп саклады. Әгәр язмадагы геройның Эльмира икәнен белсәләр, оялтып, күзен ачырмаслар иде...

... Бу хәлдән соң биш ел вакыт узды. Эльмира элеккечә китапханәдә эшләвен дәвам итте. Күңеленә яңа хисләр үтеп керерлек итмәде – йөрәктәге сызлану буш тормышын тутырып торды. Кешеләргә, бигрәк тә ир-атларга шикләнеп карый башлады. Айгөл генә үзенең якын сердәше, ярдәмчесе булып калды.

 

R.S. Бервакыт, китаплар арасын тәртипкә китергәндә, Эльмираны концеляриягә чакырып, кулына конверт тапшырдылар. Адресы күрсәтелмәгән хат аңа адресланган иде. Ачып укыгач, кызның йөрәге дерт итеп куйды – бу хат Русланнан булып чыкты.

«Эльмира... Беләм син мине бервакытта да гафу итмәячәксең. Мин моңа өмет тә итмим. Аллаһы Тәгалә миңа җәзаны бирде – мин төрмәдә, 15 елга ябып куйдылар. Хәзер минем узган тормышым турында уйланырга, хаталарымны барларга вакытым җитәрлек. Үкенсәм дә, ялгышларны төзәтә алмаячакмын... Мин тормышта бәхет таба алмадым, синең күз карашың мине төннәр буе әзәрлекләде. Мин үкенәм. Синең кебек кызларның хисләре белән уйнавым – гафу ителмәслек. Беләм, син инде күптән алга атлагансыңдыр, кияүгә дә чыккансыңдыр, әмма мин сине оныта алмадым. Мине хәтерләмәсәң дә – үпкәләмим. Мин сиңа бәхет телим... Руслан.»

Эльмира хатны кулында тотты да, җиңел генә тын алды. Руслан язган сүзләрне укыгач йөрәгендәге сызлау кинәт юкка чыкты кебек. Күңел түрендә яткан  авырлык та, әйтерсең эри башлады.


...Кешенең ышанычы бер тапкыр җимерелсә дә, күңелендә кабат нур кабынырга мөмкин. Тормыш, һәрвакыт икенче шанс бирә. Иң мөһиме – йөрәктәге сызлауны йомылып калуына юл куймаска, ә сабак алып, яңа бәхеткә юл ачарга. Эльмира, хатасын аңлап, язмышына яңа бит ачты. Ә бәхетен ул көтмәгән җирдән тапты – булачак ире белән ул китапханәдә танышты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар