Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган йөрәк 10

Мәскәү егете югалды, хәбәр бирмәде. Билгесезлеккә чорналып, көн артыннан – көн, төн артыннан төн үтте. Кыз бар гәүдәсе, җаны-тәне белән тойды: ул алданды, сукыр мәхәббәт корбаны булды...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3

                        http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-4

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-5

                       http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-6

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-7

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-8

                     http://  https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-9  

Йөрәк әле Русланга булган кайнар мәхәббәт хисләреннән арынмаган иде, акылга ул башка импульслар җибәрде. «Руслан акыллы, зыялы, үз сүзендә тора торган кеше. Син йөрәк хисләреңә буйсынып ялгышмадың! Аңа карата ышанычыңны югалтма, көт, кайтыр, бурычын да кайтарыр!»

Руслан киткән көнне көндезге сәгать 11 ләрдә Эльмираның телефонына смс-хәбәр килеп иреште: «Кадерлем, мин килеп җиттем. Җитди очрашуга әзерләнәм. Хәбәрләшербез, каты итеп үбәм», – дип язылган иде анда.

Ул көнне сөйгәненнән башка хәбәр килмәде. Икенче көнне эштә чакта кызның эше эш булмады, күзләре гел телефонда иде. Руслан башка язмады, шалтыратмады. Эльмира мең төрле сәбәп табып, егетне аклады: вакыты юктыр, шалтыратыр, язар! Борчылма! Көт, сабыр бул. Ул бит җитди очрашуга әзерләнәм дип язды. Димәк, чыннан да вакыты юк, бизнес мәсьәләләрен хәл итәдер...

Кичке якта, сәгать 9 лар тирәсендә, кыз түзмәде, үз-үзенә урын таба алмыйча, егетнең вацабына хәбәр язып салды: «Кадерлем, ничек хәлләрең? Бар да яхшымы?» Тик Руслан гына аның язуын укымады. Кызның башында мең төрле уй бөтерелде: бәлки, сөйгәне белән авыр хәл килеп чыккандыр? Руслан җитди очрашуга зур акчалар белән китте. Бизнеста атыш та, үтереш тә була дип язалар, башкае гына исән булсын... Кызның йөрәге күкрәк читлегеннән очып чыгарга талпынган кош шикелле сикерде, Русланның номерын җыярга кереште, ләкин элемтә урнашмады – теге баштан кыска гудоклар гына ишетелде.

Мәскәү егете югалды, хәбәр бирмәде. Билгесезлеккә чорналып, көн артыннан – көн, төн артыннан төн үтте. Кыз бар гәүдәсе, җаны-тәне белән тойды: ул алданды, сукыр мәхәббәт корбаны булды... Аның тиле мәхәббәте диңгездәге дулкын шикелле, таш кыяга бәрелеп чәлпәрәмә килде, мең-миллион вак кисәкләргә бүленеп таркалды... Язмыш аны тагын алдады, ни чарадан бичара хәлендә калдырды. Ах, ничек оят аңа!

Эльмира җиргә ятып тәгәрәп еларга теләсә дә, күзеннән бер тамчы да яшь чыкмады. Аның күңелендә тирән бушлык хасил булды. Ул уйлый да, борчыла да алмады. Кеше зур стресс кичерсә – организмның барлык нерв системасына зыян килә, ул тирән бушлык халәтендә яши, көчле борчылудан йөрәккә инфаркт булмасын өчен, эчке резервларны эшкә җигә икән.

Гел көлеп, елмаеп йөргән Эльмираны эштә танымадылар. Үзе дә алданганын фаш итәргә оялды. Хәлең ничек, дисәләр, бар да яхшы, дип җавап бирде. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас – балигъ булган башы белән аферист, мошенник тозагына эләкте бит...

Кызлар балтасы суга төшкән кебек кәефсез йөргән коллегаларына игътибар итмәскә тырышты, вакыты җиткәч, үзе барысын да сөйләр, диештеләр.

Эльмираның дусты Айгөл мәктәптән үк аның иң якын кешесе булды. Ул туры сүзле, тикшерергә яратучы кеше. Эльмира иң беренчеләрдән булып үзе белән булган хәлне аңа сөйләп бирде. Елый-елый эчен бушатты – гашыйк булганын, бурычка бер миллион акча биргәнен дә яшермәде.

Дустын бүлдермичә тыңлагач, Айгөл үз фикерен ярып салды:

– Син бу Руслан дигән кешегә ышанып зур ялгышлык эшләгәнеңне аңлыйсыңмы? Интернетта бер җылы сүз белән күп ачыгавызларны капкынга каптырып була бит. Хәер, синдәй башларын югалтучы хатын-кызлар дөньяда буа буарлык. Мин ярты ел элек тормышта булган фактларга таянып, газетада зур материал чыгарган идем. Укырга бирермен. Руслан дигән кеше, гомумән, Руслан булмаска мөмкин, син аның паспортын кулыңа тотып карадыңмы?

– Юк, кулыма тотып карамадым... Ләкин ул шәһәрдәге отельдә тукталды, аның турында мәгълүмат компьютерда сакланган булырга тиеш...

– Бурычка биргәндә нотариуска мөрәҗәгать иттегезме яки кулдан булса да расписка яздымы? Син бит аңа 10 мең түгел, 1 миллион акча биргәнсең... Алыш-биреш башкарганда яныгызда шаһитлар бар идеме?

Шул вакытта Эльмираның башына китереп бәргәндәй булды: имәндә икән чикләвек, дип уйлап куйды ул. Менә ни өчен Руслан аңа ияреп банкка кермәгән, урамда көтеп калган. Әле, җитмәсә, банк хезмәткәрләре белән дә сөйләшмәскә кушты. Димәк, аның алдан корып куйган планы булган. Эльмира үзен ахмак сарыкка тиңләде: Мәскәү кунагының бурычка акча алганын расларлык бернинди документ юк, шаһитлар күрмәде, расписка язылмаган, хәтта банктагы видеокамералар яздырган сурәтләрне караудан мәгънә юк –  акча алырга үз аяклары белән керде, кабинкада үз куллары белән пакетка тутырып, урамга алып чыгып китте...

Эльмираның шундый җиңел алдануына исе-акылы китте Айгөлнең. Ул сүзен дәвам итте:

– Их, син... Аферистлар белән дөнья тулган бит. Күпләр хатын-кызны матур сүзләре белән үзләренә карата да, зур суммада акча алып юкка чыга. Кредитка күмеп калдыручыларны әйтәсе дә юк...

– Бәлки, башка ирләр шундыйдыр, әмма бу сүзләр минем Русланыма кагылмый дип уйладым мин... Ул башкача иде – ачык, ихлас.

– Профессиональ мошенниклар гадәти кешедән шуның белән аерыла да инде ул, алар махсус әзерлек үтә, психологияне өйрәнә. Алар хатын-кызның күңелен яулар өчен гипноз алымнары да куллана...

(Дәвамы бар.)

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Хормэтле язучым.Мин басылган хикэялэрне,повестьлэрне укый башлагач кызыксынып укыйм.Дэвамы тиз булыр микэн дип котэм.Сыналган йорэкне ни очендер бик озак дэвам итэсез.Укыган кешегэ бу бердэ ошамый.Ул укый башлагач ни белэн бетэрен кызыксынып укыйм.Бик озакка сузмыйчаязыптбетерсэгез рэзмэтле булыр идём.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Сыналган йорэк хикэясенен дэвамын коттерэсез.Халыкнын

      Хәзер укыйлар