Җитәкчебез әле үзе дә карт түгел: теләсә, кияүгә чыгып, яңа тормыш башлый ала...
Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-ocence-oles
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kunelena-yima-saxifasenda-minem-aerylgysyz-duslarymnyn-davamy
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-5-davamy
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-6
Зөлфиянең әти-әнисенә карата җылы мөгамаләсе күп кенә коллегаларны, дус кызларны аптырашта калдырганын язган идем инде. Хезмәттәшебезнең тагын бер асыл сыйфатын ачыкладым – ул бервакытта да әти-әнисеннән акча сорамый. «Балигъ булган кеше ата-анасы җилкәсендә утырырга тиеш түгел, акчаны үзе табарга тиеш», – дип саный ул. Аңа никадәр авыр булганын сизәм. Ул башкалар кебек кредит түләп бара, чыгымнары да шактый. Без бит яшьләр – өйдә генә бикләнеп ятасыбыз килми – матур киенергә, сәяхәт итәргә телибез. Театр-концертларга да йөреп торабыз. Ә болар барысы да акча таләп итә. Чәчтараш хезмәте, маникюр-педикюр ясату да арзан түгел. Ә Зөлфия үзен бик ярата: һәрвакыт матур киенә, сыйфатлы косметика куллана, аяк киемнәре дә затлы, кыйммәтле. Зөлфиянең зәвыгына сокланам мин: гади генә тоелган киемнәрне төрле шарфлар, косынкалар белән комбинацияли белә. Ләкин бу матурлыкны тудыру анардан күпме тырышлык, үҗәтлек таләп иткәнен без – аерылгысыз дус кызлары гына аңлый, күрә.
Ял көннәрендә дә эшкә чыгу мөмкинлеге бар безнең коллективта. Моның өчен бүлек җитәкчесенең ризалыгын алып, идарә җитәкчесенә электрон рәвештә рәсми хат юлларга кирәк. Җитәкчелектән тиешле имзалар алынгач, документ кадрлар бүлегенә җибәрелә, чөнки ял көннәрендә эшкә чыгучы хезмәткәрләргә акчаны икеләтә арттырып түлиләр. Приказ чыккач, хезмәткәрләр исемлеге куркынычсызлык хезмәтенә юллана: эшкә килүчеләр бер тоткарлыксыз кабинетка керү, компьтерда эшләү мөмкинлеге ала.
Без, яшьләр, финанс ягыннан кытлык кичерсәк тә, ял көннәрендә эшләргә бик ашкынып тормыйбыз: акча дип ял көннәрен бер дә корбан итәсе килми! Болай да атна буе соры түшәмгә карап, камералар каршында саннар санап утыру туйдыра, башлар әйләнә... Барыбызның да ял көннәренә үз планы: кемдер авылга, кемдер дачага китә, шәхси эшләре белән шөгыльләнә.
Зөлфия ял көннәрендә эшкә чыгарга теләк белдергәч, без тагын бер тапкыр гаҗәпләндек. Ә бит ул алып барган участок аерым бер җаваплылык таләп итә: клиентлар белән очрашырга, килеп чыккан финанс проблемаларын чишү юлларын эзләргә кирәк. Ә клиентлар бик усал хәзер: үзен дорфа тота, югары тонда сөйләшә. Кайбер клиентлар мондый ситуацияне махсус тудыра: күңелендәгесен әйтеп бетермичә тынычлана алмый, кычкыра, хөкүмәтне сүгә, хәтта кредит оешмасына нинди сорау белән килгәнен дә оныта. Бизнесында проблемалары булган, гаиләсендә авырлыклар кичергән кешеләр үзләрен тыныч тота алмыйлар: аларның күзләре йөгерә, нәрсәгә бәйләнергә белмиләр. Алар хәтта банк хезмәткәренең бер карашыннан кабынып китәргә мөмкин. Клиентлар белән турыдын-туры эшләүче банк хезмәткәрләренә кулымнан килсә һәйкәл куяр идем мин. Чөнки аларга тимердәй нык түземлелек саклый белергә кирәк: бервакытта да клиентка тупас рәвештә җавап кайтарырга ярамый, елмаерга, кешене ахыргача тыңлап бетерергә, үзеңне тыныч тотарга... «Клиент һәрвакыт хаклы» дигән девиз астында эшлибез без. Банклар хәзер һәрбер клиент өчен көрәш алып бара. Кредит оешмалары күп, ә акчалы клиентлар санаулы.
Зөлфиянең сабырлыгына исем китә минем. Клиентларның авыр сүзләренә түзеп, бүлдермичә тыңлап торгач, сабыр гына үзенең фикерен әйтә белә, басынкы тавыш белән ачулы кешене тынычландыра. Аңа рәхмәт белдереп шалтыраткан клиентлар саны артканнан-арта.
Мин еш кына Зөлфияне җитәкчебез Алсу Рафиковна белән чагыштырам. Икесе дә бертөрле эшне башкара, бүлеккә куелган планны үти, ләкин тормышка карашлары төрле. Алсу Рафиковна кызын кияүгә биргәч, яшь гаиләнең проблемаларын да үз җилкәсенә алды. «Кызым, син ни хәлдә? Нәрсә ашадыгыз, акчагыз бармы? Мин тәмле өчпочмаклар пешергән идем, эштән соң кертеп чыгармын!» – дип шалтырата у, еш кына.
Кызы ире яшәгән фатирга күчеп киткән икән. Ашарга пешерә белмәгәч, аңа авырга туры килә. Гел әнисенә шалтырата, зарлана. Белеп торабыз: Алсу Рафиковна квартал премиясен дә кызының банк карточкасына җибәрә. «Сез хәзер икегез дә минем балаларым, кибеткә барыгыз, үзегезгә кирәкле әйберләрегезне алып кайтыгыз», – ди ул аларга.
Җитәкчебез кияве Сережаның да хәлләрен сорашып тора. Алсу Рафиковнаның кызы дип өзгәләнүен, яшь гаиләнең тормышы белән яшәвен күреп, аны кызганып та куябыз. Җитәкчебез әле үзе дә карт түгел: теләсә, кияүгә чыгып, яңа тормыш башлый ала. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел: үзенә матур киемнәр алырга, матурлык салонына йөрергә мөмкинлеге бар. Ләкин аның чит илләргә барганы юк, акчасын банк счетына салып бара, кызы өчен җыя.
Алсу Рафиковна үзенең өч бүлмәле фатирын кызына яздырып, кияве яшәгән бер бүлмәле фатирга күчүен ишеткәч, шок кичердек. «Тора-бара балалары фатирсыз гына калдырмасын инде», – диеште коллегалар.
Кичә безне борчуга салган сигнал булды: эштән кайтканда машинасы ватылып, җитәкчебез юл уртасында калган. Ләкин кияве дә, кызы да әниләре янына килмәгән. Алсу Рафиковна ни өчендер Зөлфиягә шалтыраткан. Тегесе такси тотып аның янына очып килеп җиткән, эвакуатор чакыртып, машинаны ремонтлау сервисына озатканнар. Шул вакытта Зөлфияне кочаклап елаган җитәкчебез. «Минем кызым да синең шикелле булса, мин бик бәхетле ана булыр идем», – дигән.
Минем аерылгысыз ике дустым янәшәдә бара: берсе – Зөлфия, икенчесе – Ландыш. Мин шушы кадерле кешеләрем өчен банкка рәхмәтле. Эше авыр, күңелсез булса да, анда эчкерсез, ягымлы, яхшы кешеләр эшли.
Зөлфия туган көнен уздырганда берничә дистә кеше җыела: балачак дуслары, студент елларында аралашкан кешеләр, коллегалар килә... Аларның киңәшләре дә, үз-үзләрен тотышлары да төрле. Банкта эшләгән ханымнар затлы итеп киенгәннәр, сумкалары да, туфлиләре дә зәвык белән сайланган. Балачак дуслары коллегаларыннан аерылып тора: алар үзләрен билгеле бер кысада тотмыйлар: рәхәтләнеп көләләр, Зөлфияне килеп кочаклап алалар, колагына нәрсәдер пышылдап китәләр.
Кешенең эчке дөньясы, күңеле матур булса, тирәдәгеләр дә бу халәтне тоя, үзләре дә сизмәстән тартыла башлый. Андый кешеләргә сереңне дә сөйлисең, киңәш тә сорыйсың. Беләсең: ул бер вакытта да синең сүзләреңне башкаларга сөйләмәячәк, уңышларыңнан көнләшмәячәк, авыр вакытларда күңелеңне күтәрердәй җылы, матур сүзләр табачак. Мондый кешеләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә берәр төрле миссия өчен җибәрелгән изге җаннардыр, мөгаен. Тормыш кырыслана, кешеләр усаллана барган вакытта алар эш-гамәлләре белән караңгылыкка баткан, керләнгән күңелләрне яктырталар.
Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк