Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем аерылгысыз дусларым 5 (дәвамы)

Кызык бит инде: күп миллионлы мегаполиста яшәп, кешелеклелек сәер булып тоела башлады: төрле ясалма кыйммәтләрне беренче урынга куеп, Зөлфия кебек изге җаннар арабызда бик аз калып бара...

Башы:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-ocence-oles

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kunelena-yima-saxifasenda-minem-aerylgysyz-duslarymnyn-davamy

Яңа хезмәткәрнең аягы җиңел булды. Зөлфиянең банкка килеп эшли башлавына бер ай дигәндә, могҗиза булып алды: бүлекнең эшләре алга китте: квартал планын уңышлы үтәдек, югары финанс күрсәткечләре күрсәттек. Гомер булмаганны премияне дә саллы гына язганнар. Алай гына да түгел, банк җитәкчелеге биш ел буе күтәрелмәгән хезмәт хакларын индексацияләде: айлык түләү 20 процентка артты. Штатка да үзгәрешләр кертелде, гади менеджерларны әйдәп баручы, баш менеджерлар дәрәҗәсенә күтәрделәр. 

Бу үзгәрешләр коллективтагыларның кәефен күтәрде. Күпләр тизрәк кредитларын алдан түләп куярга ашыкты, яшь коллегалар премия акчасын банк кертемнәренә урнаштырды. Акыллы кешеләр акчаларын буш яткырмый: счетка урнаштырып, процент ала. Без – кызлар отпускта ял итәргә барыр өчен мая туплыйбыз. Мин үзем дә айлык хезмәт хакын банк кертеменә салып барам. Апрель айларында туристик оешмада эшләүче танышым аша арзанрак бәягә Төркия курортына бару өчен юлламага заказ биреп куям. 

Коллективтагы «мажорик» яшьләр, бай гаиләдән булган хезмәткәрләр банктагы уңай үзгәрешләргә исләре китмәде. Алар бит акча дип эшләмиләр, бары тәҗрибә туплар өчен яисә өйдә утырмас өчен генә банкир исемен күтәреп йөриләр...

Яңа хезмәткәребезнең бу үзгәрешләргә катнашы да булмагандыр, ләкин руслар әйтмешли: «случайностей не бывает». Хәзер аны җитәкчеләребез дә ярата, аерым җаваплылык таләп иткән, канцеляриядән кызыл тамга сугылып килгән хатлар Зөлфия өстәленә «ята»...

Уң як өстәл артында утыручы коллегабыз Эльвира коллективка премия алуны ресторанда билгеләп үтәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Коллегалар бу идеяне күтәреп алды, бары яңа хезмәткәребез генә башын түбән иде, дәшмәде. 

Компьютерында дикъкать белән эшләп утыручы Зөлфиягә Ландыш сорау белән эндәште:
– Зөлфия, нигә дәшмисең, бүген эштән соң ресторанда утырып алабызмы?
– Кызлар, мин пас, үзегез генә утырыгыз, минем әти-әнием янына барасым бар, вәгъдә бирдем, алар мине көтә, – дип җавап бирде яңа хезмәткәр.

Дөресен әйткәндә, Зөлфиянең җавабы барыбыз өчен дә сәер тоелды. Ничек инде ХХI гасырда – мега үзгәрешләр чорында әни дип, супер тусовкадан баш тартырга мөмкин? Бизнес очрашу яисә егетең белән свидание булса – бер хәл, ә монда... әти-әнисе көтә, имеш... 

Коллективтагы иң ялагай кызыбыз – Лиана – Зөлфияне кире уйларга өнди башлады:
– Зуль, не отказывайся! Ты же можешь позвонить и предупредить своих родителей? Надеюсь, поймут, они же твои родители, а не свекор со свекровью! Лианага үзе әйткән сүзләре кызык тоелды ахры, шаркылдап көлеп җибәрде.

– Девочки, простите, пожалуйста, меня, мама для меня это – святое. Я ничего отменять не буду, вы сходите, погуляйте! Мысленно я тоже с вами!

Зөлфиянең тавышы бу вакытта бик җитди яңгырады. Кызны коллектив белән барырга күндереп булмаячагы ачык иде. Шулай итеп, һич көтмәгәндә, йомшак тоелган Зөлфиябез үзенең тимер характерын күрсәтте дә куйды. 

Банк хезмәткәрләре эштә бик җитди кыяфәт белән утырсалар да, кичке алты тулуга утырган урыннарыннан дәррәү кубып, ашыга-ашыга өйгә кайтырга җыена башлый. Бумеранг дигән нәрсә шулдыр инде – сиңа банк ничек карый, син дә шулай җавап бирәсең. Артык эш сәгате өчен түләмәгәч, хезмәткәрләр дә вакытын эшкә сарыф итәргә атлыгып тормый. Тизрәк киенәбез дә, сумкаларыбызны алып, ишеккә юнәләбез: ресепшен янында су буе чират тезелә. Эшкә килгәндә ничек тикшереп кертсәләр, банктан чыкканда да шундый ук хәл: пропускны күрсәтәсең,  турникет аша атлап чыгасың. И-и, бер уйласаң, нәрсәгә шундый контроль кирәк инде? Без бит кибеттә товар сатмыйбыз, кассада акча да санап утырмыйбыз, алтыннар белән дә эш итмибез. Кайвакытта артыгын кыланалар безнекеләр дигән фикер килә башка. Хәер, җитәкчеләр үзләре беләләрдер... 

Тыныч кына, буйсынучы коллар шикелле, турникеттан үтәбез дә машиналар торган урынга ашыгабыз. Банктан атлап чыгуга үзебезне күктәге кош кебек хис итәбез, иркен сулыш алабыз. – «Ура, мин ирекле!» – дип, бар дөньяга кычкырасы килә. Бер уй калмый башта, көндез нәрсә эшләп утырганнар да онытыла. Банкта эшләүчеләр фанатлар түгел, бары хезмәт хаклары өчен генә эшләргә мәҗбүрләр. Акча эшендә иҗат кешеләре эшли алмый: авырый йә депрессиягә бирелә. 

Сөйләшенгән көнне, эш сәгате бетүгә,  тизрәк җыендык та ресторанга эшлекле ашка юл тоттык. Зөлфия генә машинасына утырды да әти-әнисенә китте. 

Шулай итеп ул көнне коллектив белән, Зөлфиясез генә, ресторанда утырып кайттык.

Икенче көнне төшке ашны без гадәттәгечә өчәү ашадык: Зөлфия, мин, Ландыш. Яңа хезмәткәр минем өчен икенче яктан ачылды бит әле. Минем аңа карата симпатиям тагын да артты: соблазнга бирелмәде кызый, әтисе-әнисенә биргән вәгъдәсен үтәде, молодец! 

Зөлфия яхшы хезмәткәр булудан тыш, тәрбияле, иманлы бала булып чыкты. Ул эштән әти-әнисе торган фатирга бара, кибеттән азык-төлек китерә, идәннәрен юа. Әти-әнисе өлкән кешеләр инде, әнисенең аягы да авырта икән. Алар гаиләдә ике кыз: Зөлфия һәм апасы Айсылу. Әти-әниләренә чиратлашып булышалар: бер көнне апасы килсә, икенче көнне Зөлфия булышырга килә. Айсылу үз гаиләсе белән яшәсә дә, әти-әни дигәндә, булышырга атлыгып тора икән. 

Дөресен әйткәндә, әти-әниләрен карап, тәрбияләп торучы шәһәр кызларын беренче күрүем. Бер уйласаң, аягында йөреп торган өлкән кешеләр үзләре дә бар эшне башкарып чыгарлар кебек. Ләкин кызлар икенче төрле уйлый икән: әти-әниләре исән вакытта, кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәкләр, картаеп барган әти-әниләренең күңелләрен күрәчәкләр.

Зөлфия әти-әнисенең тәкъдим иткән пенсия акчасыннан да баш тарта. Кредиты булса да, ял көннәрендә эшкә чыгарга туры килсә дә, әти-әниләренә булышуны бурычлары итеп саный кызлар. 

Кызык бит инде: күп миллионлы мегаполиста яшәп, кешелеклелек сәер булып тоела башлады: төрле ясалма кыйммәтләрне беренче урынга куеп, Зөлфия кебек изге җаннар арабызда бик аз калып бара.

Эштәге бай кыз-егетләрнең әти-әниләре белән булган мөнәсәбәтләрен күреп шаккатам. Алар әти-әниләренә акча янчыгы, банкомат итеп кенә карый. Өлкәннәр авырган очракта да бик исләре китми. Ә монда...Монда бөтенләй башкача!

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-6)

Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар