Логотип
Күңелеңә җыйма

Хатыннарга ышанмый башладым 3

Ике никахым да күңелемдә авыр эз калдырды, шуңа күрә өченче тапкыр йөрәгемне ачарга курка идем. Ләкин Лилия белән танышкач, бәлки, бәхетемне тапканмындыр дип уйладым – бары тик бергә яши башлагач кына аның миннән яшергән серләре барлыгын аңладым.

Ахыры.

Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-xatynnarga-ysanmyi-basladym

            https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-xatynnarga-ysanmyi-basladym-2

Шулай итеп, минем ике никахым да уңышсыз тәмамланды. Күңелемдә хатын-кызларга карата ышанычның эзе дә калмаган иде. Ләкин кеше күпме генә үзен көчле булырга ышандырмасын, озакка сузылган ялгызлык барыбер күңелне кимерә.

Кичләрен эштән кайткач, фатир ишеген ачам да, гадәттәгечә, тынлык каршы ала. Коридорда берәүнең дә аяк киеме тормый, кухняда берәү дә чәй куймый, бүлмәләрдә телевизор тавышыннан башка берни ишетелми. Кайчак телевизорны да өйдә кеше тавышы булсын өчен генә кабызып куям. Йокысыз узган төннәрнең берсендә интернеттагы танышу сайтында теркәлдем. Хатын-кызлар куйган анкеталарны берәм-берәм карап чыктым, ләкин берсе дә күңелемә ятмады. Кемдер үзен артык мактаган, кемнеңдер кыяфәте ошамады.

Лилия исемле кызның анкетасы мине гадилеге белән җәлеп итте. Үзе миннән биш яшькә яшьрәк, озын чәчле, сылу гәүдәле. Анкетасында язылган сүзләре җанымда яңгыраган кайтаваз кебек тәэсир итте: «Тормышта ялганнан һәм буш вәгъдәләрдән арыйсың. Минем өчен мөнәсәбәтләрнең нигезе – хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык», – дип язылган иде анда. Мин Лилиягә хат язып җибәрдем: «Сәлам. Танышу өчен әле дә соң түгелдер дип уйлыйсызмы?»

Җавап озак көттермәде: «Ә нигә соң булсын? Кеше бәхетне теләсә кайсы яшьтә таба ала».

Шул рәвешле безнең арада хатлар йөри башлады. Беркөнне ул: «Синең белән сөйләшкәндә, үземне күптән белгән кешем белән сөйләшкәндәй хис итәм», – дип язды. Мин аңа: «Мин дә шулай уйлыйм», – дип җавап бирдем.

Бер атнадан соң беренче тапкыр очрашырга булдык. Тормышта Лилия фотолардагыдан да җылырак тәэсир калдырды. Артык бизәнмәгән, үзен гади һәм иркен тота, сөйләшкәндә кешенең күзенә туры карый. Без өч сәгать буе сөйләштек.

Ярты ел эчендә Лилияне тормышымның бер өлеше итеп кабул иттем. Ул минем дусларым белән танышты, мин аның якын кешеләрен күрдем. Ял көннәрендә бергә шәһәр буйлап йөрдек, кибетләргә бардык, кайчак өйдә генә калып, озаклап сөйләштек.

Бер кичне ул:

– Бергә яшәү турында уйлап караганың бармы? – дип сорады.

Мин аңа текәлдем.

– Ә синең?

– Мин курыкмыйм, – диде ул.

Лилия минем фатирга күченде. Мин үземне чын мәгънәсендә бәхетле итеп тойдым. Өйдә хатын-кыз тавышы ишетелә, кухнядан тәмле ризык исе килә, иртән уянганда яныңда якын кешең ята, ә кич эштән кайтканда сине көтүче кеше бар. Ләкин берничә айдан соң Лилиянең телефонын кулыннан төшермәвенә игътибар иттем. Ул аны һәрвакыт үзе белән йөртә иде. Душ кергәндә дә телефонны ванна бүлмәсенә алып керә, йокларга ятканда мендәр янына куя, хәбәр килгәндә экранны мин күрмәсен өчен тиз генә читкә бора.

Беркөнне кичке аш вакытында аның телефоны шалтырады. Лилия экранга карап, елмаеп куйды.

– Кем ул? – дип сорадым.

– Бер танышым.

– Ир-атмы?

Ул миңа карап көлде:

– Син нәрсә, көнләшәсеңме?

– Юк, сорадым гына.

– Алайса, борчылма.

Мин чыннан да борчылмадым. Ким дигәндә, үземне шулай ышандырырга тырыштым. Ләкин Лилия төрле сәбәпләр табып, өйдән чыгып китә башлады. Кайвакыт төнге унберләр тирәсендә генә кайтып керә.

– Кайда булдың? – дип сорасам, җавабы һәрвакыт гади генә була:

– Кафеда.

– Кем белән?

– Дус кызларым белән.

Бер кичне ул йокларга ятты, ә телефоны зарядкада кухняда калды. Мин су эчәргә чыктым. Шул вакытта экран яктырып китте. WhatsAppтан хәбәр килгән иде: «Кичә син бик матур идең. Бу атнада күрешергә мөмкинме?» Исеме – Сергей. Берничә секунд экранга текәлеп тордым. Аннары телефонны урынына куйдым.
Ә бер көнне Лилия өйдә булмаганда, аның ноутбугын ачтым. Моның дөрес эш түгеллеген белә идем. Ләкин шик кешене эчтән ашый башлагач, кайчак кеше үзенең моңа кадәр хупламаган гамәлләренә дә бара икән.

Танышу сайтында аның анкетасы ачык калган иде. Экранда ул язышкан берничә исем күренде: Сергей, Алексей, Максим... Һәм тагын берничә кеше.
Мин беренче хатны ачтым. Башта гадәти сүзләр генә иде: «Кайчан бушыйсың?», «Синең ирең өйдә булмыймы?»

Йөрәгем кысылып куйды. Алар очрашулар турында сөйләшкәннәр. Кайда күрешергә, кайчан очрашырга, кемнең кайчан эштән чыгуын ачыклаганнар. Кайберләренә Лилия минем турында да язган:«Ул бүген өйдә», «Иртәгә эштә озак булачак», «Кичке тугыздан соң гына кайтачак».

Озак вакыт кухняда хәрәкәтсез утырдым. Тышта машиналар үтеп киткәне ишетелә, күршеләрнең ишекләре ябыла, ә минем башымда бер генә сорау әйләнә: «Нигә мин бу кадәр сукыр булганмын?»

Лилия кайткач, аның белән сөйләшергә булдым. Башта ул берни дә аңламагандай кыланды, ләкин күргәннәремне әйткәч, аның йөзе үзгәрде. Ул озак дәшми торды, аннары күзләренә яшь тулды.

– Мин сине яратам, – диде ул.

Аңа карап тордым. Бу сүзләрне ишетү – элеккеге кебек тәэсир итмәде.

– Әгәр яратсаң, нигә башка ир-атлар белән очраштың? – дип сорадым.

Ул җавап бирмәде. Аңа әйберләрен җыярга куштым. Лилия тын гына әйберләрен пакетларга тутырды. Мин коридорда басып тордым. Берничә ай элек шул ук коридорда аның әйберләрен шатланып каршы алган идек. Хәзер шул ук әйберләрнең өйдән чыгып китүен карап тордым. Ишек ябылды. Фатир тагын тын калды. Элек ялгызлыктан курка идем. Ә ул кичне беренче тапкыр ялгызлыкның хыянәт белән бергә яшәүдән күпкә җиңелрәк икәнен аңладым. Кухняга кереп ике чынаяк алдым. Берсен – үземә. Икенчесен кире шкафка куйдым. «Өченче тапкыр да ялгыштым. Хатыннарга ышанмый башладым, әмма бу юлы да мин үземне югалтмадым», – дип пышылдадым үз-үземә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар