Никах укытып яши башладык. Беренче айларда барысы да шулай матур барды. Бер-беребезгә яңа гына өйләнешкән кешеләр түгел, ә күптән бергә яшәгәндәй якын идек. Һәр көннең үз яме, һәр сүзнең үз җылысы бар иде.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-xatynnarga-ysanmyi-basladym
Беренче танышуымнан соң мин хатын-кызлар турында начар уйларга бирелмәдем. Киресенчә, «бер кешенең холкы аркасында бөтенесен калыпка салып булмый», дип үземне тынычландырдым. Шуңа күрә икенче хатын белән танышкач, мин хәтта беренче уңышсыз тәҗрибәмне дә онытып җибәрдем. Ул беренчесенә бөтенләй охшамаган иде: акча турында сүз кузгатмый, киресенчә, гади тормыш, гаилә, өй җылысы турында сөйләшә, ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәве турында матур фикерләр әйтә иде.
Безне бу юлы да уртак танышлар таныштырды. Беренче очрашуда ук ул миңа: «Минем өчен тормышта иң мөһиме – өйдә тынычлык булу», – диде. Мин бу сүзне хәтердә калдырдым, чөнки үзем дә шундый тыныч тормышны сагына идем. Яшь чактагы кебек көн саен күңел ачулар, рестораннар, төнге утыру кирәкми иде миңа. Эштән кайткач, ишекне ачып керүгә өйдә үз кешеңне күрү, бергәләп чәй эчү, көн турында сөйләшү – минемчә, бәхетнең иң гади һәм иң кадерле төре шул.
Никах укытып яши башладык. Беренче айларда барысы да шулай матур барды. Мин бәхетле идем. Өйдә берәр эш эшләнмичә калса, үзем эшләп куям. «Ярар, әле бергә яшәргә өйрәнәбез», – дип уйладым. Керләр җыелып торса, үзем машинага салып юдым. Ашарга пешерергә кирәк булса, үзем пешерәм. Минем өчен бу зур проблема түгел иде, чөнки ир-ат та өйдә кул кушырып утырырга тиеш түгел. Гаилә дигән сүзнең мәгънәсе дә шул бит: ике кеше бер-берсенә ярдәм итеп яши.
Ләкин тора-бара бер нәрсә мине борчый башлады: ул өй эшләрендә катнашырга ашыкмый иде, минем ашарга пешерүне гадәти нәрсә итеп кабул итте. Баштарак ашарга утыргач «рәхмәт» дип әйтә иде, соңрак бу сүзләрне дә ишетмәдем. Мин эштән арып кайтканда ул телевизор карый яки телефонда утыра. «Бүген бик арыдым, иртәгә эшләрмен», – ди. Иртәгәсе көн килеп җитә, тагын башка бер сәбәп табыла.
Бер көнне өйгә кайтсам, иртән үк җыеп куярга тиешле керләр һаман шул килеш өелеп тора. Ашарга бернәрсә дә юк. Мин суыткычны ачып карадым да, үзем дә аңламыйча елмаеп куйдым. «Ярар, – дидем эчемнән, – бәлки, бүген дә вакыты булмагандыр». Шулай дип үземне күп тапкыр тынычландырдым. Ләкин бер көнне түземлегем бетә башлады.
– Бүген дә ашарга пешермәдеңмени? — дип сорадым.
– Кәеф булмады, — диде ул тыныч кына.
– Ярар, – дидем мин. – Алайса, нәрсә ашыйбыз?
– Белмим.
Мин кухняга кереп, ашарга тәзерли башладым. Ул миңа ярдәм итмәде, ләкин мин дә аңа бернәрсә әйтмәдем. Ашап утырганда мин инде беренче тапкыр җитди итеп уйландым: «Без шулай гел яшәячәкбезме икән?»
Берничә көннән соң бу турыда тыныч кына сөйләшергә булдым. Мин аны кимсетергә яки өй эшен аның муенына гына асарга теләмәдем. Аңа ачык итеп: «Мин синнән бөтен өй эшен көтмим, үзем дә эшлим, ләкин без икебез дә бу йорт өчен җаваплы булырга тиеш», – дидем.
– Мин хезмәтче түгел, – дип җавап бирде.
– Мин дә сине хезмәтче итеп күрмим, – дидем. – Ләкин мин дә синең хезмәтчең түгел. Ул бу сүзләргә үпкәләде. Бәхәсне озайтмадым. Чөнки ул вакытта әле мөнәсәбәтләребезне саклап калырга теләдем.
Ләкин өйдәге проблема бер генә проблема булып калмады.
Берникадәр вакыттан соң мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Без бергә яши башлагач, көндәлек чыгымнар артты. Азык-төлек, коммуналь түләүләр, юл чыгымнары, башка вак-төякләр – боларның барысы да акча таләп итә. Бергә яшибез икән, чыгымнар да уртак булырга тиеш дип уйлый идем. Ләкин бер көнне акча салынган конвертымда акча җитмәгәнен күрдем.
Башта үзем ялгыш санаганмын дип уйладым. Акчаны кабат санадым. Юк, ялгышмаганмын. Шунда күңелемә шик керде. Ләкин иң якын кешең турында начар уйны кабул итү бик авыр икән. Аның белән бер түбә астында яшисең, аның белән ашыйсың, сөйләшәсең, киләчәккә планнар корасың, ә шул ук вакытта күңелеңдә: «Ул минем акчаны алган булырга мөмкин», – дигән уй йөри.
Турыдан-туры сорарга булдым.
– Син минем акчамны алдыңмы? – дидем.
Ул шунда ук:
– Юк, – дип җавап бирде.
Тавышы шулкадәр тыныч иде, хәтта оят булып китте. «Күрәсең, мин үзем шикчелдер», – дип уйладым.
Берничә көн узды. Конвертта санап куелган 100 меңнен 10 меңе юкка чыкты. Инде ни уйларга да белмәдем. Кабат сораштыра башладым. дым. Ачуы килде, аннары еларга тотынды.
– Син миңа ышанмыйсың, – диде.
Бу сүз миңа бик нык тәэсир итте. Чөнки ул вакытта мин дә үземне гаепле итеп тоя башладым. «Бәлки, чыннан да мин артык шикләнәмдер», – дип уйладым. Кешеләр арасында ышаныч ничек юкка чыга икән дип уйладым. Кайвакыт мөнәсәбәтне зур хыянәт түгел, ә шундый кечкенә генә ялганнар җимерә башлый. Башта бер акча, аннары икенчесе, аннары «мин алмадым» дигән сүз. Ә бер көнне син үз өеңдәге кешегә дә ышана алмавыңны аңлыйсың. Мин аның белән бу турыда озак сөйләштем. Ялгышын таныды, әмма минем күңелдәге нәрсәне инде кире кайтарып булмый иде.
Мине ул вакытта бер генә сорау борчыды: «Әгәр мин акчамны саклап, өйдәге һәр әйберемне санап яшәргә тиеш булсам, бу нинди гаилә инде?» Гаиләдә кеше үзен сак астында кебек хис итәргә тиеш түгел. Син өйгә кайтканда кемдер шкафыңны ачып карамаганмы, акчаң юкка чыкмаганмы дип уйлап йөрергә тиеш түгел. Өй – кеше үзен иң куркынычсыз хис итә торган урын булырга тиеш.
Безнең мөнәсәбәтләр шуннан соң элеккечә дәвам итә алмый иде.
Мин аңа ачуланып йөрмәдем, ләкин элеккеге ышаныч та калмады. Өйдә берәр әйбер урынында булмаса, шикләнә башладым. Акча куйганда, кая куйганымны хәтеремдә калдырырга тырыштым. Иң аянычы – бу эшләрне үз өеңдә, үзеңә якын кешең янында эшли башлау иде. Шунда мин үземә тагын бер тапкыр сорау бирдем: «Мин гаилә корырга теләдемме, әллә көн саен кемгәдер шикләнеп яшәргә теләдемме?»
Җавабы ачык иде: мин тынычлык эзләдем. Ә тынычлык урынына шик килеп керде. Шул вакытта беренче танышуымны да искә төшердем. Беренчесендә акча сораулары мине борчыган иде, икенчесендә инде акчаны яшерен алуы һәм ялган сөйләве белән очраштым. Минем күңелдә авыр бер фикер туды: «Нигә мин танышкан кешеләр арасында гел акча мәсьәләсе килеп чыга?»
Әмма соңрак аңладым: проблема минем кешеләрне сайлаганда кайбер мөһим нәрсәләргә вакытында игътибар итмәвемдә иде. Кеше белән танышканда аның матур сүзләренә генә карарга ярамый икән. «Гаилә корасым килә», «миңа тыныч тормыш кирәк», «мин сине хөрмәт итәм» дигән сүзләрне һәркем әйтә ала. Ләкин шул сүзләрне көндәлек тормышта гамәлләре белән раслау бөтенләй башка нәрсә.
Шушы вакыйгадан соң мин хатын-кызларга түгел, кешеләргә ышану мәсьәләсенә саграк карый башладым. Чөнки мәхәббәтне югалту – бер нәрсә, ә ышанычны югалту – бөтенләй башка. Кеше сиңа ялганласа, аның сүзләренә генә түгел, үзеңнең интуицияңа да шикләнә башлыйсың.
Минем өчен икенче хатын белән булган тарихның иң авыр ягы акчаның югалуы түгел иде, ул акчаны мин эшләп таба алам. Иң авыры – бергә тормыш корырга теләгән кешенең минем арттан эш итүен аңлау булды.
Шуннан соң мин бер нәрсәне төгәл аңладым: гаилә кору өчен бер түбә астында яшәү генә җитми. Ике кеше арасында ышаныч, хөрмәт һәм җаваплылык булырга тиеш. Боларның берсе генә юк икән, иң матур итеп башланган мөнәсәбәт тә тора-бара ялгызлыктан да яманрак хәлгә төшерергә мөмкин.
Ә минем өчен иң мөһиме: өйгә кайтып керүгә, үз куышыма кайтканымны тою иде. Кемнәндер шикләнеп түгел, киресенчә, үз кешемә ышанып яшәргә теләдем.
Ләкин икенче танышуымнан соң күңелдә тагын бер яра калды.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк