Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин хатыннарга ышанмый башладым

Шул вакытта күңелемдә авыр бер хис уянды: бәлки, мин аның үзен түгел, ә үзем күрергә теләгән образын гына күргәнмендер. Бәлки, үзем тудырган хыялны мәхәббәт дип кабул иткәнмендер.

Минем яшем 55 тә. Кайберәүләр бу яшьне инде тормышның икенче яртысы дип кенә түгел, ә кеше күп нәрсәгә соңга калган вакыт дип саный, әмма мин моның белән килешмим. Киресенчә, 55 яшькә җиткәч кенә кеше үзенең кем икәнен, нәрсә теләгәнен һәм кем белән юлдаш булып яшәргә теләвен чынлап аңлый башлый икән. Яшь чакта без күп нәрсәгә җиңел карыйбыз, бер матур елмаюга да әллә нинди мәгънә табабыз, берничә тапкыр сөйләшеп алуга ук күңелдә киләчәккә планнар кора башлыйбыз. Ул вакытта хисләр акылдан алда йөри, ә акыл үзенең сүзен әйтергә өлгергәнче кеше инде ниндидер карарлар кабул итеп куя.

Яшь чакта бер хатын-кызның сиңа ягымлы итеп каравы да җитә, син аны үзең өчен аерым кеше итеп күрә башлыйсың. Ул синең белән матур итеп сөйләшсә, «бәлки, мин гомер буе эзләгән кешем шушыдыр» дип уйлыйсың, берничә тапкыр хәлләреңне сорашса, син инде аның күңелендә дә сиңа карата ниндидер җылы хисләр бардыр дип өметләнәсең. Ә инде берничә тапкыр очрашып, озак сөйләшеп утырсагыз, яшь вакытта кешегә шул да җитә: күңелдә әллә нинди хыяллар туа, киләчәкне күз алдына китерә башлый.

50 яшьтә исә тормышка башка күз белән карыйсың. Кеше инде матур сүзләрне генә тыңлап утырмый, ул сүзләрнең артында нәрсә барын да аңларга тырыша. «Мин гаилә яратам», «миңа акча мөһим түгел», «мин тыныч тормыш телим» дигән сүзләрне ишетү җиңел, әмма кеше аларны тормышта ничек күрсәтә – менә монысы күпкә мөһимрәк. Чөнки сөйләгәндә һәркем яхшы булып күренә ала, ә көндәлек тормышта кешенең чын холкы барыбер ачыла.

Мин дә соңгы елларда шуны аңладым. Хатын-кыз белән танышканда хәзер аның матурлыгына гына карап калмыйм, сөйләшкәндә нәрсәгә күбрәк игътибар биргәнен, кешеләр турында ничек сөйләвен, гаилә тормышын ничек күзаллавын, акчага һәм җаваплылыкка мөнәсәбәтен аңларга тырышам. Моның өчен бер генә очрашу җитми, кайчак айлар кирәк, чөнки кеше үзенең иң яхшы ягын башта күрсәтә, ә чын холкы тормышның гадәти көннәрендә, көтелмәгән хәлләрдә һәм кечкенә генә авырлыклар вакытында күренә.

Беренче тарих

Ул вакытта мин 47 яшьтә идем, тормышымда инде шактый нәрсә күргән, кешеләрне беренче сүзләренә генә карап бәяләмәскә өйрәнгән булсам да, күңел дигәнең барыбер үзенекен итә икән. Кеше озак вакыт ялгыз яшәгәндә, аның белән кызыксынып, көненең ничек узуын сорашып торган берәүнең булуы да күңелгә рәхәтлек бирә. Шуңа күрә бу хатын белән беренче танышуымнан соң мин дә аны башкалардан аерылып торган кеше дип кабул иттем.

Безне ул хатын белән уртак танышыбыз таныштырды. Беркөнне дустым белән сөйләшеп утырганда сүз гаилә, ялгызлык темасына күчте. Ул минем озак вакыт ялгыз яшәвемне белә иде.

– Синең белән таныштырырга бер хатын бар. Бәлки, сиңа ошар, – диде.

Мин башта моңа әллә ни әһәмият бирмәдем. Чөнки мондый тәкъдимнәрне миңа еш әйтәләр иде: «Бер яхшы хатын бар», «Таныштырып карыйм», «Сиңа туры килә торган кеше» дигән сүзләрнең ахыры һәрвакытта да яхшы нәтиҗә белән бетми. Ләкин дустым бу юлы аны аеруча мактады.

– Ул акыллы, тыныч, үзен белә торган хатын, – диде ул. – Артык кыланмый, тормышка җитди карый. Гаилә корырга тели. Минемчә, синең холыкка да туры килер.

Мин көлеп кенә:

– Шулай ук фәрештә түгелдер инде? – дип сорадым.

– Юк, фәрештә түгел, – диде ул. – Ләкин танышып карарга була.

Шулай итеп, без телефон аша элемтәгә кердек.

Беренче сөйләшүдән үк мин аның тавышына игътибар иттем. Ул ашыкмый гына, тыныч кына сөйләшә, сорауга сорау белән җавап бирми, сүзне бүлми. Иң мөһиме, минем тормышым белән кызыксынды. Кайда эшләвемне, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүемне, ял көннәрен ничек үткәрүемне сорашты. Мондый гади сорауларның да кешегә тәэсире бар икән: син үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тоя башлыйсың.

Беренче очрашуны шәһәр үзәгендәге кечкенә генә кафеда билгеләдек. Мин ул кичне иртәрәк барып, тәрәзә янындагы өстәлгә утырдым. Кафеда кеше күп түгел иде. Мин чәйгә заказ биреп, ишеккә карап утырдым.

Берничә минуттан ул хатын килеп керде.

Фотодан күргән идем, чынбарлыкта кешене бөтенләй башкача кабул итәсең. Ул ишектән кереп, тирә-якка күз йөртеп алды да мине күреп елмайды. Якынлашкач:

– Сезме соң? – дип сорады.

– Мин, – дидем.

Икебез дә көлеп куйдык.

Беренче минутларда бераз кыенсыну булды, әлбәттә. Ике чит кеше бер өстәл артында утыра, һәрберсе икенчесенең беренче сүзен көтә. Шунда мин шаяртып:

– Дустым сезне бик мактады, – дидем.

Ул кызыксынып:

– Нәрсә дип мактады соң? – дип сорады.

– Акыллы, тыныч, гаиләгә җитди карый, диде.

– Ә сез шуңа ышанып килдегезме? – дип елмайды ул.

– Юк, сынап карарга килдем, – дидем мин.

Шушы сүзләрдән соң икебез дә иркенәеп киттек.

Сөйләшү озак барды. Ул үзенең эшеннән, гаиләсеннән, тормышындагы кайбер хәлләрне сөйләде. Мин дә үзем турында сөйләдем. Кайбер мәсәләләрдә фикерләребез туры килде, кайберләрендә аерылды. Ләкин миңа иң ошаганы – безгә бергә җиңел иде, бер-беребезне аңлагандай тойдык. Шул кичтә өйгә кайткач, үземдә күптән булмаган бер хис сиздем: икенче очрашуны көтә башладым.

Ул иртән эшкә киткәндә хәбәр яза, кич белән минем көнем ничек узганын сораша иде. Кайчак сөйләшүләребез ярты сәгать, хәтта бер сәгатькә сузыла. Тормыш турында, кешеләр турында, киләчәк турында сөйләшә идек.

Беренче тапкыр ул миннән акча сораганда, моңа шикләнеп карамадым. Аның тормышында көтелмәгән проблема килеп чыккан иде. Ул моны сөйләгәндә уңайсызланып утырды, хәтта берничә тапкыр сүзен бүлеп:

– Сорарга да уңайсыз, ләкин башка чара юк, – диде.

Ир-ат буларак, моны зур проблема дип санамадым һәм ярдәм иттем.

Ул рәхмәт әйтте. Мин исә бу хәлгә зур әһәмият бирмәдем, чөнки тормышта һәркемнең авыр вакытлары була.

Бер тапкыр ярдәм итү – бер нәрсә, ә менә шул ук хәлнең кабатлана башлавы бөтенләй башка икән.

Бераз вакыт үткәч, ул тагын акча кирәклеген әйтте. Бу юлы мин инде бераз уйлана калдым, әмма барыбер ярдәм иттем. «Бәлки, чыннан да авыр чордыр», – дип үземне тынычландырдым үземне.

Аннан соң тагын бер сорау килеп чыкты.

Шулай итеп, акча темасы безнең сөйләшүләрдә акрынлап гадәти нәрсәгә әйләнә башлады.

Башта ул минем эшләрем белән кызыксына иде, соңрак сөйләшүләрнең ахырында акча турында сүз чыга башлады. Башта ул минем кәефемне сорый иде, соңрак үзенең бер мәсьәләсе турында сөйли иде. Башта ул очрашырга теләвен әйтә иде, соңрак очрашу алдыннан тагын берәр ярдәм кирәклеген хәбәр итә башлады.

Мин моны бер көндә аңламадым. Акрынлап барысы үзгәрде.

Бер кич без очрашырга сөйләштек. Ул көнне эшләремне тизрәк тәмамлап, аны күрергә әзерләндем. Күптән күрешмәгән идек, шуңа күрә кичне бергә үткәрергә теләдем.

Шалтыратып:

– Кайда очрашабыз? – дип сорадым.

Ул исә:

– Сиңа бер нәрсә әйтергә кирәк иде, – диде.

– Нәрсә булды?

– Миңа тагын акча кирәк булып чыкты.

Көне буетүземсезләнеп көткән мизгелнең беренче сүзе шул булды. Шунда мин үземә беренче тапкыр бик туры сорау бирдем:

«Ул минем белән чынлап та яшәргә телиме, әллә аны минем акчам гына аны кызыксындырамы?»

Бу сорау күңелгә кереп утыргач, элекке мөнәсәбәтләребезне башка күз белән карый башладым. Соңгы айларда булган сөйләшүләрне искә төшердем. Аның миңа кайчан үзе башлап язганын, нәрсә турында сорашканын, безнең очрашуларыбызның ничек узганын хәтердә яңарттым.

Һәм күңелемдә авыр бер хис барлыкка килде. Бәлки, мин үзем күрергә теләгән нәрсәне генә күргәнмендер, фантазиямне мәхәббәт дип кабул иткәнмендер. Аңа үпкәләп, начар сүзләр әйтеп, гаеп ташлап мөнәсәбәтләрне өзәргә теләмәдем. Кеше һәрвакыт үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап, аңлы рәвештә эшләми бит. Мин бары тик үз күңелемдәге хисләргә ышанырга булдым.

Элек аның хәбәрен көтеп ала идем. Ә соңрак, хәбәр килгән саен: «Нәрсә сорар икән?» — дип уйлый башладым.

Кеше белән аралашканда аның сүзләреннән шикләнә башладыңмы — элеккеге җылылыкның кире кайтуы бик кыен.

Бу танышу минем өчен начар тәҗрибә генә булып калмады. Ул миңа бер мөһим нәрсәне аңлатты: кеше белән танышканда аның матур сүзләренә генә түгел, вакыт узган саен үзгәрми торган мөнәсәбәтенә дә карарга кирәк.

Чөнки чын күңелдән кызыксынган кеше синең акчаңны түгел, үзеңне сорашачак; синең мөмкинлекләреңне түгел, кәефеңне белергә теләячәк. Ә ярдәм кирәк булса да, сезнең арадагы бөтен мөнәсәбәтне шул ярдәмгә генә кормаячак.

Мин хәзер бу хәлгә ачулы түгелмен. Вакыт узгач, хәтта үземә дә елмаеп куям.

Бер танышым мине аның белән таныштырганда: «Ул башка төрле, бик яхшы хатын», — дип мактаган иде.

Бәлки, ул чыннан да яхшы хатындыр.

Бәлки, мин аның өчен дөрес ир булмаганмындыр.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар