Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызым, мине аңла инде 4

– Барысы да яхшы булыр, кызым… – диде ул, әкрен генә. – Ишет мине, барысы да яхшы булыр. Без бергә бит. Ә без бергә булганда – без барысын да җиңә алабыз.

Ахыры. Башы:  https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde

                           https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde-2

                            https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde-3

Яшүсмер кызының бу сүзләрен ишетү Гөлназ өчен икеләтә авыр иде. Кыз бала авыр уйлар белән үсеп килә, тормышның катлаулы якларын иртәрәк аңлый башлады бугай. Ана йөрәге моны сизми калмый – һәр сүз, һәр караш, хәтта тынлык та аны әрнетә иде.

– Кайчак кешеләр дөрес карар кабул итә белми, кызым, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып. – Ләкин бу безнең гаеп түгел. Синең дә, минем дә. Кайбер хәлләр бездән тормый… без бары тик аларны кабул итәргә өйрәнәбез.

Әдилә башын аска иде. Аның күзләренә яшь тулган, ләкин ул аларны күрсәтмәскә тырышты. Күңелендә әллә нинди буталчык хисләр кайный иде: үпкә, аңлашылмау, сагыш… һәм шул ук вакытта әнисенә булган җылылык та югалмаган. Киресенчә, бу мизгелдә ул аны тагын да ныграк тойды.
Әдилә әкрен генә башын күтәрде. Аның күзләрендә инде элеккеге кырыслык юк иде, анда йомшаклык, аңларга тырышу чагылышы барлыкка килгән иде. Ул бер адым атлады, аннары тагын бер… һәм әнисенә якынрак килде.
– Гафу ит, әни… – дип пышылдады ул, тавышы калтыранып.

Гөлназ кызын кочаклап алды. Ана белән кыз бер-берсенә сыендылар, әйтерсең лә дөньядагы бөтен авырлыклардан саклану урынын таптылар.

Гөлназ Әдиләнең чәчләреннән сыйпады, бу минутларда баласының һәр сулышын, йөрәк тибешен тойды. Ана кеше бу мизгелдә барысын да онытты – борчуларны да, үткәнне дә. Аның өчен иң мөһиме – газиз баласының янәшәсендә булуы иде.

– Барысы да яхшы булыр, кызым… – диде ул, әкрен генә. – Ишет мине, барысы да яхшы булыр. Без бергә бит. Ә без бергә булганда – без барысын да җиңә алабыз.

Әдилә күзләрен йомды һәм әнисенә тагын да ныграк сыенды. Аның күңелендә беренче тапкыр күптәннән булмаган тынычлык барлыкка килде. Ул аңлады: нинди генә авырлыклар булмасын, ул ялгыз түгел.

Тышта шаулап яуган яңгыр акрынлап туктый башлады : тәрәзә калаена бәрелгән тамчылар сирәгәйде, аннары бөтенләй тынды. Күк йөзе әле һаман да соры су иде, ләкин болытлар арасыннан әкрен генә кояш нурлары үтеп керде. Алар тәрәзә пыялаларына төшеп, өй эченә җылы яктыртылыш таратты. Әйтерсең лә табигать үзе дә бу өйдә булган үзгәрешләрне сизеп, аларга өмет бүләк итә иде.

Бу яктылык Гөлназ белән Әдиләгә дә кагылды. Алар икесе дә тәрәзә янында басып тордылар. Берсе – тормыш тәҗрибәсе белән, икенчесе – әле яңа гына аңлый башлаган хисләре белән.

Бу мизгелдә Әдилә эчтән генә нидер аңлый башлады. Аның күңелендә әкрен генә яңа фикерләр бөреләнә иде. Кичәгегә кадәр аңа мөһим булып тоелган әйберләр – кыйммәтле киемнәр, телефоннар, башкалардан ким булмау – кинәт үз әһәмиятен югалткандай булды.

Ул уйланып куйды: бу тормышта иң мөһиме – байлык түгел икән. Иң мөһиме – янәшәңдә сине аңлаучы, сине ничек бар, шулай кабул итүче, сине яратучы кеше булу. Әгәр синең шундый кешең бар икән – син инде ялгыз түгел. Димәк, син көчле.

Әдилә әнисенә күз салды. Кыз шул мизгелдә аңлады: аның иң зур байлыгы – нәкъ менә әнисе бит!.

Икенче көнне иртән Гөлназ, озак уйланганнан соң, мәктәпкә барырга булды. Бу адым аңа җиңел бирелмәде. Ул күп тапкырлар үз-үзенә сорау бирде: «Бәлки, кирәкмидер? Бәлки, барысы да үзе җайланыр?» Ләкин ана йөрәге тынычланмады.

Мәктәп ишеген ачып кергәндә йөрәге ныграк тибә башлады. Коридорлар таныш булса да, бүген алар аңа бераз салкынрак, читтәрәк кебек тоелды.
Ул кыз укыган сыйныф җитәкчесе Надежда Ринатовна белән очрашты. Баштарак сүз башларга кыенсынды, фикерләрен ничек дөрес итеп җиткерергә белмәде. Ләкин соңыннан, тирән сулыш алып, күңелендәгесен әйтеп бирергә булды.

– Балалар арасында бик зур аерма сизелә, – диде ул. – Кемдер үзен өстен куя, кемдер киресенчә, кимсенә… Кайбер балалар үзләрен кирәксез итеп тоя башлый.

Укытучы игътибар белән тыңлады, башын әкрен генә иде.

– Без дә моны күрәбез, – диде ул тыныч кына. – Чыннан да, соңгы вакытта бу проблема ныграк сизелә башлады. Ләкин ата-аналар йогынтысы бик көчле. Балалар еш кына өйдә ишеткәннәрен мәктәпкә алып килә.

Бер мизгелгә алар икесе дә тын калдылар. Бу сүзләрдә дөреслек бар иде, һәм аны кире кагу мөмкин түгел иде.

– Шулай да, – дип дәвам итте укытучы, – без бу мәсьәлә белән эшләргә тырышырбыз. Балаларга бер-берсен аңларга, хөрмәт итәргә өйрәтү – безнең бурыч.

Гөлназның күңелендә бераз җиңеллек барлыкка килде.. Бу проблема күренә, һәм аны чишәргә тырышучылар да бар икән дип уйлады ул.

...Берничә көннән соң сыйныфта махсус сыйныф сәгате уздырдылар. Балалар гадәттәгечә шаярып, сөйләшеп утырсалар да, укытучының бүгенге дәрескә җитди караганын сизделәр.

Тема гади генә кебек иде: байлык, дуслык, кешелеклелек.

Башта балалар артык игътибар итмәде. Кемдер көлеп куйды, кемдер телефонында актарынып утырды. Ләкин укытучы мисаллар китерә башлагач, тормыштан алынган хәлләр турында сөйләгәч, сыйныфтагы атмосфера әкренләп үзгәрде.

Ул байлыкның һәрвакыт бәхет китермәве, ә чын дуслыкның акча белән үлчәнмәве турында сөйләде. Кешене киеме буенча түгел, ә күңеле буенча бәяләргә кирәклеген аңлатты.

Шаян бер бала, кинәт сүз алды да үз фикерен әйтте. Аннары икенчесе… Әкренләп сөйләшү җанланды.

Кайбер балалар, бәлки, беренче тапкыр, башкаларның да хисләре барлыгын аңлый башлады. Кемдер уйга калды, кемдер үзенең элекке гамәлләрен искә төшереп, уңайсызланып куйды.

Әдилә дә шунда утыра иде. Ул башкаларны тыңлады, үзенең кичергәннәрен искә алды. Аның күңелендә инде элеккеге кебек авырлык юк иде. Киресенчә, анда ниндидер аңлау, үсеш барлыкка килгән иде.

Бу дәрес, бәлки, бөтен нәрсәне шунда ук үзгәртмәгәндер дә. Ләкин ул бер орлык чәчте – уйлану орлыгын. Ә ул орлыктан вакыт узу белән һичшиксез, яхшылык үсеп чыгар.

Әдилә дә бу сөйләшүдән соң бераз уйланып йөрде.

Шул ук кичне өйгә кайткач, әнисе янына килде.

– Әни… – диде ул, оялып кына. – Миңа… бәлки… хәзер үк «Айфон» кирәкмидер

Гөлназ елмайды, ләкин күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

– Без аны, кызым, вакыт узгач та алырбыз, – диде ул. – Ә иң мөһиме – күңелең тыныч булсын.

– Мин тырышырмын… – диде Әдилә.

Әдилә, беренче тапкыр байлык турында түгел, ә үзенең кем булуы турында уйланды. Үсеп җитүенең беренче адымнары иде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар