«Принцесса кебек гүзәл бул!» – диде Разил абый
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mahdiev-xaer-fatyixasy-belan
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-sexeslar-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-3
Разил абый Вәлиев турында аерым язасым килә. Ул безнең җаваплы секретарь иде. Мәскәүдә атаклы М. Горький исемендәге Әдәбият институтында, Лев Ошанин классында укып кайткан. Үз-үзен тотышында, хөр фикерләрендә, зәвыгында Мәскәүчәлек сизелә иде инде. Без аның 21 яшендә язган «Эт кояшы» повестен кулдан-кулга йөртеп укыйбыз. Аның сүзләренә язылган «Төсле җыр»ны Ренат Ибраһимов ничек шәп башкара! «Сөйсәң син әгәр дә, / Сагыш бар зәңгәрдә. / Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң... / Мәхәббәт сагыштан тора ул... «Мәхәббәт сурәте», «Ядкарь», «Сау бул инде», «Чаба поезд, чаба»лар яшьләр арасында шулкадәр популяр! Разил абый янына еш кына Илһам Шакиров, Батулла, Ренат Ибраһимов, Рәшит Абдуллин (күп шигырьләренә музыка яза), Рафаэль Сәхәбиев (якташы, почти авылдашы), Алмаз Хәмзин (авылдашы, классташы) килә, «Казан утлары»ннан Марсель Галиев төшә... Берчак Разил абый Мәскәү янындагы Малеевка иҗат йортына китеп, Түбән Каманың батыр егете, хезмәттәш дусларын һәм командирларын үлемнән коткарып, үзе һәлак булган Рифкать Миргазизов турында «Яшисе килә» дигән повестен язып кайтты. Сакал, мыеклардан үзе, бик оригинальный күренә! Сүз уңаеннан, шушы повесте һәм популяр җырлары өчен Разил Вәлиевкә М. Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырылды.
Китаплары басылып чыгуга, иң беренче безгә – редакциядәгеләргә автограф язып бүләк итә иде. Минем әле эшли башлаган гына көннәрем.
«Яшен тамыры» дигән шигырьләр җыентыгын ул:
«Эльмира!
Күрерсең син күп нәрсәләр,
Очрамас кемнәр генә?!
Тик онытма юл башыңны –
«Ялкын»лы көннәреңне!» дигән сүзләр язып бүләк иткән иде.
Аннары А. Сент-Экзюпериның «Нәни принц» әсәрен тәрҗемә итеп чыгарды. Һәм тагын автограф язып безгә таратты! Разил абый китапның титул битендәге «Нәни принц» исеменә кушымчалар ялгап, үзенчәлекле автограф язган! «Эльмира! Нәниләр кебек саф күңелле, принцесса кебек гүзәл бул!»
Бәйрәм саен стена газеталары чыгаралар, бәйрәм саен шигырьләтә котлаулар ява... Һәм, әлбәттә, Разил абыйның шаян, юморлы, бераз чәнечкеле-төртмә телен шундук танып алабыз. Ул елларда берара Фәридә исемле кыз хатларны исәпкә алып утыра иде. Һәрвакыт кашын җыерып җитди йөри. 8 Март бүләген тапшырганда Разил абый аңа:
Бу дөньяда елмаядыр
Фәрештә дә, пәри дә...
Бәйрәмдә генә булса да
Бер елмайчы, Фәридә! – дип, безне көлдерде.
Ә берчак: «Сөтне катыкка әйләндерә торган карашлы Фәридәне анда җибәреп тормыйм», – дип, комсомол өлкә комитетына хат илтүне миңа тапшырды.
Без командировкаларга йөрибез, мәкаләләр язабыз. Һәр язма җаваплы секретарь аша уза. Ул карандаш белән төзәтмәләр кертеп укый. Мин һәрвакыт контроль эшен укытучыга тапшырган укучы сыман дулкынланып, борчылып, аның фикерен көтеп йөрим. Разил абый текстымны күтәреп кереп, булган бу, дип, мактый башта. Аннары керткән төзәтмәләрен аңлата башлый. Хәтерлим: берчак Әгерҗе районына бардым. Мәкаләмдә поездда баруларым, Иж-Бубый авылында геройларымны ничек табуларым бик тәфсилләп язылып, текст җиде биткә үк чыккан! Разил абый мәкаләнең баштагы ике битен алып куйды, боларын хикәя язганда кулланырсың, журналга кыска текст кирәк, ди. Җитмәсә әле, Шаинскийның «Голубой вагон» җырын да кертеп җибәргәнмен. «Һәркем дә, һәркем дә бәхеткә омтыла, / Зәңгәрсу вагон җилдерә генә...» Ялгышмасам, крокодил Гена шулай җырлый кебек» дип язганмын. Разил абый исә кәгазь читенә минем өчен генә: «Балалар журналында эшләгән кеше «Голубой вагон» җырын белергә тиеш!» – дип язып та куйган әле.
Эш сәгате тәмамланып, кичке 5 ләр тулып узгач, бер көнне Разил абыйның хатыны Алия апа шалтырата, Разил абыең редакциядә түгел микән, ди. Күрше бүлмәдә бер төркем шагыйрь, җырчылар шау-гөр килеп утырганын беләм инде югыйсә. Ә мин: «Хәзер карыйм, Алия апа», – дип, җаваплы секретарь ишеге яныннан урыйм да, «Ишекләре бикле» дигән изге ялган уйлап чыгарам. Алия ханым, балалар табибәсе буларак, журнал битләрендә «Сәламәтлек дәресләре» рубрикасын да алып бара иде. Алия Абдуллина имзасы белән чыккан язмаларын журнал укучылар хәтерлидер. Ул Мәскәүдә медицина институтын тәмамлаган. Разил абый белән Мәскәүдә танышып өйләнешкәннәр. Кызлары тугач, аңа Сөембикә исемен куйганнар. Мин эшли башлаган елларда Сөембикә Казанның 39 нчы мәктәбендә 4 нче класста укый иде. Укытучылары һәм классташлары белән редакциягә очрашуга да килгәне бар.
Разил абый Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе булып киткәч тә безнең белән гел аралашып торды. Журналның редколлегия әгъзасы иде. Дөнья халыклары әкиятләрен сан саен ул әзерләп җибәрде. Алай гынамы, олы башын кече итеп, безнең гозерне тыңлап, материаллар да әзерли иде. 1985 елда Студентларының һәм яшьләренең Мәскәүдә узачак XII Бөтендөнья фестиваленә әзерлек барган көннәрдә без дә фестивальләр тарихын яктыртып барырга уйладык. Мин шул язмаларга җаваплы идем. Редколлегия утырышында Разил абый Беренче фестиваль өчен махсус «Демократик яшьләр гимны»н язган Лев Ошанин белән элемтәгә кереп, материал әзерләргә вәгъдә итте. Берничә көннән язма минем өстәлдә ята иде инде. «Пусть всегда будет солнце!» җырының да авторы Лев Ошанин үзе безгә язган! Дөресрәге, Разил абый аны шулай итеп оештырган!
Шул елны ул дөньяның иң кайнар җиренә әйләнгән Әфганстанга китеп барды. Ике айга якын вакыт эчендә Әфганстанны аркылыга-буйга йөреп, якташларыбызны эзләп табып, очерклар, җырлар, шигырьләр язды. Безнең журналда да ул язмалар берничә санда урын алды.
Татарстанның халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булганда да ул безнең редакциягә килергә, хәлләребезне белешергә вакыт таба иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк