1978 елның марты. Без, атаклы Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары, диплом язып, эшләр белешкәләп йөрибез.
Атнага бер тапкыр диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев янына барып, фәнни эшемдәге яңалыкларым белән таныштырам. «Идел-Урал халыклары җырларындагы уртаклыклар һәм аермалар» дигән четерекле темага кафедра мөдире Альберт Яхинча «системный анализ» юлы белән якын килмәкче булам. Татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва халык җырларында кошлар, киек җәнлекләр, агачлар, чәчәкләр, табигать күренешләре ничек тасвирланганын өйрәнеп, охшашлыкны һәм аермалыкларны саннар, процентлар белән исәпләп утырам. Мөхәммәт абый бу яңалыкны елмаеп кына кабул итте: «Модный диплом була инде алайса!» – дигән була. Сүз арасында гына минем кая китәргә планлаштыруым белән кызыксына. «Вызов белән үзегезгә кайтасыңдыр инде?» – ди. Педпрактика нәтиҗәләреннән чыгып әйтүе. Чөнки мин үз авылым мәктәбенә кайтып, анда ике ай дәвамында ике 4 нче, ике 8 нче, өч 9 нчы, өч 10 нчы классларда татар теле һәм әдәбияты укыттым (мәктәп директоры хатыны, татар теле укытучысы Гөлсем апа шундый җаваплы эшне миңа ышанып тапшырып, санаторийга китеп барды), «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге оештырып, укучыларым белән «Яшь ленинчы»га мәкаләләр җибәреп тордым (басылып чыга бардылар!), талантлы балалар белән университетның атаклы «Әдәби сүз» газетасы кебек о-о-зы-ын стена газетасы чыгардык (озын мәктәп коридорында 5 метрлы «Мәктәп авазы» бөтен кеше өчен сюрприз булды!) Тагын әле унынчылар белән татар теле буенча авыл клубында КВН да уздырдык! Менә шушы эшләрем педпрактика конференциясендә укытучыларыбыз Фәһимә Хисамова, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатип Миңнегуловлар тарафыннан «биш»ле белән бәяләнде. Мөхәммәт абый шуларны искә төшереп кая баруымны сорады бугай. Аннары ул минем «Әдәби сүз»гә язган бер язмамны бик ошаткан икән. (Анысын үземә әйтмәде, Хатип абый җиткерде: «Мөхәммәт абыең синең мәкаләне мактады укытучыларга», ди.) Таллинда атаклы эстон язучысы Лилли Промет белән очрашуым турында язган идем мин. (Ә Мәһдиев – «Әдәби сүз»нең җаваплы редакторы!) Сугыш вакытында безнең авылда эвакуациядә булган, соңыннан шундагы тормышы турында «Деревня без мужчин» дигән роман язган Прометны ничек эзләп табуым, ничек күрешүләребезне бик тәфсилләп тасвирладым да мәкаләне баш исемсез генә Нәҗип Нәккаш, Вакыйф Нуриевларга биреп калдырдым. Исемен Мөхәммәт абый уйлап тапкан: «Таллин – 12, Вабадусе, 69» дип әллә каян күренеп тора!
«Вызов белән үзегезгә кайтасыңдыр инде?»... Бу көтелмәгән сорауга көтелмәгәнчәрәк җавап та яңгырады бугай.
– Ә минем редакциядә эшләп карыйсым килә! Теләсә кайда! Район газетасы да ярый миңа... – дигән сүзләр авыздан очты да чыкты шунда. Беркатлыланып, ни уйлыйм, шуны әйттем.
– Ә нигә район газетасы? «Ялкын»ның җаваплы секретаре Разил Вәлиев көн саен чылтырата. Бездә эшләрдәй берәр егет юкмы сездә, ди. Эльмира Шәрифуллина бәби табарга китә икән. Аның урынына кеше эзлиләр. Миңа калса, син егетләр кебек эшли аласың! Сәяхәтче Тур Хейердал турында да язачаксың, – димәсенме?! Очраклылык димә инде моны! (Редакциядә Тур Хейердал турында язу буенча сүз чыккан булган. Ә Мөхәммәт абый журналның редколлегия әгъзасы икән. Болары хакында эшли башлагач белдем. – Э. З.)Телсез калдым. «Минем «Ялкын» белән дуслык юк бит. Күбрәк «Яшь ленинчы»га язам», – дип, авыз эченнән ботка пешердем.
– «Яшь леничы» эш тәкъдим итмәгәндер бит? – диде дә укытучым, редакциягә ничек барырга өйрәтә башлады. Кольцодан 1 нче йә 4 нче троллейбуска утырып барасы да, газета-журналлар нәшрияты янында төшеп каласы. «Ялкын» редакциясе тугызынчы катта икән. Мин Разил Вәлиевкә керергә тиеш.
Икеләнә-икеләнә, курка-курка гына редакциягә киттем. Менә ул биек бина. Мин 9 нчы катка күтәрелдем. Каерып ачылган ишектән башымны тыгып, Разил Вәлиевне сорыйм. Күзлек кигән абый (соңрак белдем, ул язучы Габделхәй Сабитов булып чыкты – Э. З.) ым белән генә күрше бүлмәгә ишарәләде. Ул да булмады, каршыма Фәннур Сафин очрады. Аны инде таныйм, без укырга кергән елны ул 5 нче курста укый иде. Мине белмәсә дә, ачык итеп сәлам бирде, ни йомыш белән йөрүемне сорады. Кып-кызыл булып, телемне чак әйләндереп, Разил Вәлиевне сорадым. Фәннур үзләре бүлмәсенә ияртеп керде. Кара, бу бүлмәнең ишеге дә шәрран ачык! Укытучылар кыяфәтле җитди генә бер апа да шунда, корректуралар чагыштыралар иде, ахрысы. «Кирлемән»не язган редактор Роза апа Хафизова бит бу! Разил Вәлиев командировкада, диделәр. Мин инде ник килгәнемне бутала-бутала, ояла-ояла аңлаттым: «Эш буенча килгән идем. Мөхәммәт абый эш бар дигән иде...»
Алар бер-берсенә карашып куйдылар да: «Ул урынга кеше бар шул инде», – диде «Кирлемән»нең апасы. Эчтән генә үземне сүгәм: «И пешмәгән! И җебегән! Бик кирәк инде син монда!»
Очраклылык димә инде: тагын шул ачык ишек коткарды. Коридор буйлап узып баручы Мөхәммәт абыйны Фәннур күреп алды!
– Әнә Мөхәммәт абый үзе дә! – диде ул сөенеп. Белмим, никтер сөенде кебек тоелды ул.
Мөхәммәт абый да керде.
– Менә сез бер егет сорадыгыз. Мин бер кыз тәкъдим итәм. Миннән диплом яза. Тур Хейердаллар турында яза да яза инде, – дип, миңа кыска гына уңай характеристика бирде.
– Әйдәгез, кереп сөйләшик, – диде шунда Роза апа йомшарып.
– Юк. Минем эш – тәкъдим итү. Алу-алмау – анысы сезнең эш, диде дә Мәһдиев, вәкарь генә атлап «Чаян» редакциясе тарафларына китте.
Редактор сүзе һавада эленеп кала алмый бит инде. Роза апа мине үз кабинетына алып кереп китте. Исемемне сорады, кайсы яктан булуым белән кызыксынды. ничек укуым, нинди темага диплом язуым турында да сорашты. «Яшь ленинчы»га язуымны белгәч, шатланып та куйды. Аннары:
– Ярар. Бер Эльмира урынына – икенче Эльмира, бер Актаныш урынына – икенче Актаныш булсын әйдә, – дип, миңа 8 Март бәйрәмнәреннән соң килергә кушып, саубуллашты.
Менә шулай Мөхәммәт абыйның хәер-фатыйхасы белән мин «Ялкын» редакциясе ишеген кактым.
Дәвамы бар.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк