Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-5

Мөдәррис Әгъләмов... Хәер, безнең өчен ул гел Мөдәррис абый булды инде. Ул үзебезнеке иде...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mahdiev-xaer-fatyixasy-belan

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-sexeslar-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-3

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-4

Яшел пыяла аша

Мөдәррис Әгъләмов... Хәер, безнең өчен ул гел Мөдәррис абый булды инде. Ул үзебезнеке иде...   

Сез теге, иптәшен кәкре каенга терәтеп киткән атаклы ялганчы турындагы әкиятне хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, шул: ул әкият Мөдәррис абый турында. Аның кебек гаҗәеп дәрәҗәдә ихлас кеше, белмим, юктыр да. «Дөнья бетә!» – дип кычкырып, бар гавамның котын алгач, үзе дә халыкка кушылып йөгергән Хуҗа Насретдин кебек иде ул. Шагыйрь кеше шундый хыялый буладыр инде ул. «Кичтән Минтимер Шәрипович белән сөйләштек. Ул бассейнда йөзә иде. Шундук кәрәзле телефонын алды. Тавышымнан ук танып: «О-о! Мөдәррис! Ни хәлләрең бар?» дип сәлам бирде, хәл-әхвәл сораша башлады...» –  дип сөйләп киткән Мөдәрриснең шыттырганын белсәк тә, шаккатып, ышанып тыңлыйбыз. Чөнки ул үзе дә үз ялганына ышанып, мавыгып сөйли. 

Берара безнең редакциядә дә эшләп алды ул. «Ялкын» журналының 70 еллыгына әзерләнеп йөрибез шулай. Баш редактор Җәүдәт Дәрзаманов апрельдә узасы юбилейга ел башында ук әзерлек хәстәрен күрә башлады. Татарстан районнарыннан балалар чакырып, Тинчурин театры бинасында тантаналы бәйрәм үткәрергә җыенабыз. Кич үзебез өчен банкет та планлаштырыла икән. Март айларында шундыйрак сөйләшү  булды. «Кемнәр килә алмый, сәбәбен әйтеп, алдан ук хәбәр итегез. Катнашучыларның исемлеген, санын алдан ук җибәрергә куштылар», – диде Җәүдәт абый. Килә алмаучыларның кайсы ялга китә, кайсы ерак сәфәрдә була икән. Мөдәррис абыйның да бездә эшләгән чагы. «Балалар, мин була алмыйм. Похоронга барам ул көнне», – диде. «Әгъләмов похоронга китә» дип, сәбәбен дә язып куйдылар. Кинәт Ирек Нигъмәтҗанов һушына килеп: «Сез нәрсә?! Похороны буласы бер ай алдан билгеле буламыни ул!» – дип, без ачык авызлардан көлде.

Инде бездә эшләмәгән чагында да Мөдәррис абый бездә булды барыбер: штатта да утырмый, акча да алмый, көн саен эшкә дә йөри! Иртүк редакциягә килеп, бүлмәдәге буш өстәл артына утыра, кичкә кадәр «Идел-Пресс» бинасында кайный. Каядыр мәкаләләр яза, шигырь язып ташлый, күршедәге «Чаян» редакциясендә эшләүче дусты Зөлфәт янына кереп китә, «Сөембикә»нең ул еллардагы баш редакторы Роза Туфитулловага сугылып чыга, «Казан утлары»на менеп төшә, «Татарстан яшьләре»нә төшеп менә... Шул ук вакытта безнең редакция тормышында да катнаша. Аккош күлендәге бакчасыннан чәчәкләр ташый. Яз көне каен суы алып килеп сыйлый, умырзаялары белән сөендерә, җәй көне җиләкләр күтәреп килә, көзен үзе җыйган гөмбәдән авыз иттерә, кышларын инде аның мәтрүшкәле чәйләрен эчәбез. Туган көннәребезгә үзенең китапларын бирә. Миңа да берничә китабын бүләк итте. Һәркайсында котлавын «Эльмира туганым!»  дип башлаган. «Туган көнең белән, бәйрәм һәрчак үзара бәйрәм булсын!»  дип куйган. Ә берсендә: «Туган көнең белән, дисәм, ялгышмам сыман. Шулай да синдәйләр күбрәк булсын иде дигән теләктәмен», дип тә язган. Мондый бәядән, мондый зурлаудан башлар түшәмгә тиде инде минем.

Бик шатланып, безнең белән районнарга, авылларга укучылар белән очрашуларга чыгып китәргә дә маһир ул. Безгә дә рәхәт: Мөдәррис Әгъләмов дигән атаклы шагыйрьне ияртеп бар әле авылларга! Кукмараның Зур Сәрдек мәктәбенә җыендык шулай. Иртүк юлга чыгасы. «Кызларыма кайтып куныйммы, Зөлфәтләргә барыйммы... Әллә җылы урманыма гына кайтып йоклыйммы икән...» – ди ул, башын кашып. Ә урамда – юеш карлы ноябрь! Ул шулай да эшкә иң якын урынны – Зөлфәт абыйлар фатирын сайлады. Икенче көнне машинада барганда: «Зөлфәтләр ишле булгач, юынырга чират анда: «Татарстан» поездындагы кебек. Чак җитештем», –  дигән була. 

Ә Чаллыга баруыбыз үзе бер маҗара! Мөдәррис абый, Фәйрүзә Мөслимова, Айсылу Галиева һәм мин редакция «Волга»сына төялеп, тагын юлга кузгалдык. Мин инде: «Юлларыбыз маҗаралы булып, шул хакта кызык итеп язсак иде», –  дип әйтеп ташладым. Бу хыяллар фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры киләсен белгән булсам соң... Юл тылсымчы түгел шул: уйлаган җиреңә күз ачып йомганчы илтеп җиткерми. Чаллыга инде ерак та калмаган иде. Әле томан, әле карлы яңгырларны кичеп, Алабуга тирәләреннән узганда,  Волга»бызның глушителе җимерелеп төште. Асфальтны шатыр-шотыр кырып, коточкыч үкереп бара башлады. Машина моторы бомбардировщик тавышлары белән гүли. Туктадык. Шоферыбыз машина астына чумды. Мөдәррис абый каяндыр юл читеннән тимерчыбыклар тапты. Бергәләп глушительне ныгытырга керештеләр. Ә без ул арада салкыннан балланган миләш тәлгәшләрен өзеп йөрдек. Ярыйсы гына маҗара булды бу. Кузгалдык.  А-а-а! Һоп – тагын глушитель... Туктадык... Ул арада Мөдәррис абый юл күрсәткеч таякны, ягъни мәсәлән, указательны йолкып та чыгарды, «рычаг урынына бер дигән бу», – дип, күтәреп тә килде! Кайсы авылга юл күрсәткәндер инде: күз салырга да оныттык. ГАИ-мазар күрсә, бетте баш, дип, тизрәк таю ягын карадык. Күз алдына гына китерегез: юл күрсәткеч таякны бер башыннан тотып, ачык тәрәзәдән язулы тактасы белән глушительне күтәртеп, Чаллыга якынлашабыз. Читтән караганда көлке булгандыр ул, ләкин без елар хәлдә идек. Машина ватылды, үзебез соңга калдык... Ярый әле «Көмеш кыңгырау» редакциясендә дә, Гали Акыш исемендәге лицейда да безне көтеп торганнар. 
Кайда гына йөрмә, ниләр генә күрмә – кайту мәҗбүри. Әле яңгыр, әле кар явып, юллар бозланса да, көтмәгәндә буран кубып, тәрәзәләрне томаласа да, без юлда. Күңелсез булмасын өчен җырлап кайтабыз. Мөдәррис абый сүзләренә язылган «Серле йөрәк»кә дә чират җитә. 

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк –
Ай, ул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк...

Ул канәгать! Сез белмәгән җыр юк икән, ди. Аннары ул кызык истәлекләр сөйләүгә күчә.

– Габделхәй абый Сабитов белән «Чаян» журналы бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз шулай. «Ялкын»да әдәби юлын башлаган язучыларны барлыйбыз. Габделхәй абый үзе эшләгән вакыттагы һәр каләм тибрәткән баланың шигырь, хикәяләрен хәтерли. Кинәт ул борчылып, уйланып әйтә куйды: «Шул чакта бик тә өмет уяткан бер малай бар иде. Әллә кая китте... Югалды... Менә ул кызык шагыйрь булачак иде», – ди. Берәр шигыренең эчтәлеге истә калмаганмы, дип сорыйм. Габделхәй абый: «Менә берсе, бик кызыгы бар иде. Кара болыт яшел, ди. Сары арышлар яшел, ди...» Мин аны бүлдерәм, булды җитте, Габделхәй абый, хәзер ул шагыйрьне табып китерәм, дип, тугызынчы катның икенче башындагы «Ялкын»га чаптым. Шул еллардагы төпләмәләрне эзли торгач, таптым. Минем, ягъни Чаллы районы Түбән Биш урта мәктәбе укучысы Мөдәррис Әгъләмовның «Ямь-яшел» шигырен Габделхәй абыйга алып килеп күрсәттем.

Мөдәррис абый шул шигырен сөйли:

Күктә йөзгән ак болытлар
Ямь-яшел.
Ал нурлар япкан офыклар
Ямь-яшел.
Бормалы авыл юллары
Ямь-яшел.
Ә агачлар...
Менә яшел ичмаса.
Карау кызык
Яшел пыяла аша.

...Машина тәрәзәсеннән дә яшел дөньяны күрәсебез килеп, бозлы пыяланы ышкыйбыз. Ак чәчәкләр урынына юлда ак бураннар уйный. Бу шигырьдән соң ул бураннар да яшел булып тоела.   

(Дәвамы бар.)

Фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар