Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-3

...Габделхәй абый белән берничә ел гына эшләп калдым. Ул авыру сәбәпле өйдә эшләүгә күчте.

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mahdiev-xaer-fatyixasy-belan

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-sexeslar-2

Барон Мюнхгаузен... Габделхәй абый?..

 «Мәктәптә укыганда ук «Ялкын»журналларында сан саен «баш редактор Роза Хафизова» дигән язуларны күрә идек. Ул чакта әллә ни игътибар ителмәгән: тизрәк әкият-хикәяләрен укырга, рәсемнәрен карарга ашыга идек бит. Көннәрдән бер көнне Роза апа мине эшкә алыр дип башыма да китереп карамадым.

1978 елның марты. Без, 5 нче курслар, диплом язып, эшләр белешкәләп йөрибез. Мин ул көнне бер-бер артлы ике хәбәрем белән төркемдәш кызларны телсез калдырдым бугай. Университетның Кызыл Позиция урамындагы атаклы 4 нче тулай торагына атылып кайтып кердем дә: «Мин бүгеннән «Ялкын» журналы редакторы!» – дип әйтеп салдым. Диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиевнең «Ялкын»га барып карарга киңәш иткәнен белсәләр дә, кызларым журналда, редактордан соң тагын өлкән редактор, бүлек редакторы, баш редактор барын белми иде әле. Телем телгә йокмый, тезәм генә: Роза апа Хафизова – баш редактор, Разил абый Вәлиев – җаваплы секретарь, Фәннур Сафин белән Хәйдәр Гайнетдинов та шунда... Алар ушына килгәнче, икенче хәбәрем: «Ә минем өстәл – Габделхәй Сабитовныкы белән кара-каршы!»...

Юк, бу мактану түгел иде. Бу – шатлыгымның тышка бәреп чыгуы иде. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучыларның күбесе – иҗади халык. Мәктәптә укыганда шигырь-хикәя язган, аны «Ялкын» редакциясенә юлламый калмаган. Һәм, әлбәттә инде, Габделхәй Сабитовтан хат та алган. Мастер-класска тиң хатлар ул. Менә кем белән янәшә утырам бит!.. Габделхәй абый, Хәйдәр, мин – өчәү бер бүлмәдә. Яңа кеше буларак, икесен дә күзәтеп, һәр сүзләрен йотып, өйрәнеп утырам.
Берчак Разил абый кереп: «Безнең Барон кайда йөри микән?» – дип сорап куйды. Соңрак белдем: Эрих Распеның «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары»н тәрҗемә иткәне өчен, Габделхәй абыйны үзара шаяртып шулай йөртәләр икән. Рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов та Мюнхгаузенны Габделхәй абый кебек озын какча йөзле, җирән чәчле итеп ясап куйган.

Габделхәй абыйның эш көне балалардан килгән хатларны укудан башлана иде. Күзлеген киеп куя да рәхәт бер дөньяда йөзә кебек. Еш кына аның: «Их-ма, егетләр! Шәп, шәп шигырь бит бу!» – дип сокланып, безгә эндәшкәләп куюы, йә, бүлмәне шәрран ярып, кычкырып көлгәне ишетелеп куя. Ул да булмый, кыштыр-кыштыр нидер яза башлый. Шигырь-хикәяләре өметле кызларга-малайларга ул хат яза шулай. Һәркайсына үз куллары белән, икешәр-өчәр бит тутырып... Хәтерлим, алар арасында Чувашстанның Комсомол районыннан Ркаил Зәйдуллин, Батыр районыннан Миңназыйм Сепперов, Актаныштан Ленарис Леронов (Ләбиб Лерон), Азнакайның Чубар-Абдулыннан Фәйрүзә Исмәгыйлева, Чүпрәледән Рәмис Аймәтовлар бар иде...

Минем өстәлдә дә тау кадәр хатлар өеме. Барысына да җавап язарга кирәк. Рәсемнәр, шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр җибәрәләр. Көн саен 100ләп хат килә! Һәр хатка җавап язарга кирәк. Язмасы журналда басылырлык булмаса да, җавап хатын җылы итеп, баланың күңелен төшермәслек итеп язарга, дип аңлаттылар. Редакциянең фирменный кәгазенә менә шундыйрак хатлар сырлый башладым.

 «Кадерле Фәридә! Синең мәкаләңне алдык. Сез мәктәптә әллә нинди матур чаралар уздырасыз икән бит! Үзебез дә шул бәйрәмдә утыргандай булдык. Ләкин ул мәкалә өч ай алдан әзерләнгән журналда яңалыгын югалтачак бит! Аннары бу темага башка мәктәпләрдән дә бик күп хатлар алдык. Алар бер-берсен кабатлый кебек... Фәридә! Матур җөмләләр белән, җанлы итеп тасвирлап яза беләсең син. Киләчәктә дә шундый тирән эчтәлекле, кызыклы мәкаләләреңне көтеп калабыз. Син булдырасың! Уңышлар теләп, күп сәлам белән – Эльмира апаң Мәҗитова.» (Минем фамилия шундый иде – Э. З.) Габделхәй абый да, Хәйдәр дә, Фәннур да балаларга хатлар язып утыралар. Башкортстанның Миякә районыннан Галимов Айдар исемле малай, әнә, шигырьләрен җибәргән. Үскәч, ул атаклы җырчы Айдар Галимов булыр дип башыбызга да китермибез инде. Аңа «Ялкын»ның яшь хәбәрчесе» дигән таныклык җибәрәбез. Ә ул үзе соңрак, җырчы булып танылгач, болай искә төшерде: «Берзаман «Ялкын»да өч куплетлы шигырьнең берсе басылып чыкмасынмы! Миннән дә бәхетле кеше юк иде. Шуннан соң миңа бик күп хатлар килә башлады...»

Редакциядә эшли башлауга ук миңа: «Журнал башта «Кечкенә иптәшләр» исеме белән Мәскәүдә чыккан. Аның беренче редакторы, оештыручысы ВЛКСМ Үзәк Комитетында эшләүче 18 яшьлек Муса Җәлил булган. Журнал Казанда «Пионер каләме» дип чыга башлаган. Абдулла Алиш аның җаваплы секретарь булып эшләгән», – диделәр. Алиш укучыларга җылы хатлар яза торган булган. Эшкә дә пионер галстугыннан йөргән дип тә әйттеләр әле. Мәктәпләр һәм пионер тормышы  бүлеге өчен җаваплы булгач, мин хыялый да кызыл галстуктан килдем әле эшкә.

...Габделхәй абый белән берничә ел гына эшләп калдым. Ул авыру сәбәпле өйдә эшләүгә күчте. Соңрак, үзем редактор булып эшли башлагач, миңа ул бер хат юллаган иде. Менә ул хат.

«Эльмира сеелем!

Сиңа минем зур үтенечем бар: шушы көннәрдә, әйтик, 28 июньдә Рөстәмне бирегә командировкага җибәрә алмассыңмы?

Сылтавы шул: «Гомерем хикәяләре» циклыннан сезгә бер хикәя бирергә җыенам.Шул уңайдан фото кирәк булачак, имеш.

Бусы, әлбәттә, сылтау гына. Законлаштыру инде, янәсе.Ә ские менә нәрсәдә: минем монда иң матур, иң яраткан үрмәле гөлләрем – тамырын Кубаньнан алган асыл чәчәкләрем тәмамысы ачылып җитте. Хыялым: шулар янында истәлеккә төсле рәсем алдыру. Алдагысын кем белгән. Әйтә иде әти мәрхүм: бу җиһанда без барыбыз да узгынчылар гына... Әнә, ни таза йөргән каләмдәшебез Мәһди дә китеп барды, ә мин – шыгырдавык арба – буавыр язны да исән чыктым, бәлки әле көзен дә узарбыз. Урыс халык әкиятендә Кощей бессмертный дигән образ юктан гына тумагандыр.

Монда мин үземнең бакчада үскән 11 төрле чәчәк-үләннән шифалы чәй ясыйм, туктаусыз шуны эчәм. Файдасы сизелә. Инде төп йортка кайтып китәргә тәмам җыенып беткән Габделхәй абзагызның, теттереп, бакчасына су сибеп йөргән, бетәшкән чәчәкләрен дәвалап мәш килгән көне. Бәс, мин аларга тормыш бирәм, алар – миңа шифа! Гомер буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем. Табигатьтән дә, кешеләр күңеленнән дә. Һәм күп очракта эзләгәнемне таба тордым.Аеруча гомеремнең балалар белән белән бәйләнешле чорында.

И-их, бар иде бер хыялым! Бөтен редакцияне чакырып, яшьлектәгечә бер бер дуамалланып, туган көндә бер типтереп алу уе... Тик, кем әйтмешли, булмаса булмас икән төче күмәч. Кыйбласыз, компассыз хәзерге бәдбәхет бәндәләр хәтта иске диван-утыргычларымны урлап киткәннәр. Табуретка чаклы гына суыткычыбыз бар иде, анысын да алганнар. Шулай булгач, кая инде кунак чакыру! Тик өметсез шайтан, диләр бит. Ә мин өметле җен, өметле шайтан. Бер өмет чаткысы бар әле... »
Габделхәй абый үзенең туган көненә – 28 июньгә фотограф Рөстәм Мөхәммәтҗанов килүен теләгән иде шулай. Рөстәм Габделхәй абыйның Васильеводагы бакчасына барып, бик матур фотолар алып кайтты.  «Гозеремне шулай тиз һәм нәкъ вакытында үтәвең өчен мең-мең рәхмәт! Адәм баласы мондый игътибарны аеруча авыр вакытларда бөтен нечкәлеге белән тоя икән. Яңа алдым, – дип җавап язды ул. – Вәгъдә иткән хикәямне җибәрермен. «Тәүге оят» дип аталыр. Сыйфатын, язылышын, әлбәттә, үзегез бәяләрсез, һәрхәлдә басылмаслык әйбер булмастыр дип өметләнәм...»

Безгә вәгъдә иткән хикәясен төгәлләргә азга гына соңарды Габделхәй абый. Бәлки, әле көзен дә узарбыз, дип язган иде. Юк шул, юк. Көзне узалмады...  Октябрьдә аны соңгы юлга озаттык…

Дәвамы бар.

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар