Гөлгенәнең әнисе, күрше Гамилә әби дә бәхетне бары бер нәрсәдә – кияүгә чыгып ир карауда, бала үстерүдә күрә. Ә бит замана тормышы башка!
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kiiauga-cyk
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kiiauga-cyk-2
«Бәхетле булу өчен пар канатлы булырга кирәк», – дисәләр дә, ялгызы гына яшәп, үзен һәрьяклап ирекле тойган кешеләрне белә Гөлгенә. Светлана яңа гына отпуск вакытында чит илдә сәяхәттә булып кайтты менә. Әгәр аның ире, балалары булса, елына ике тапкыр ял итәргә бара алыр идеме? Кияүдәге, балалар үстереп ятучы иптәш кызларын күз алдына китерә дә уйга кала. Әтик, сыйныфташы Рәсимәнең тормышы мактанырлыкмы? Мәктәпне тәмамлауга очрашып йөргән егете Азатка кияүгә чыкты да бер-бер артлы өч бала алып кайтты. Хәзер очны-очка ялгап яшәп яталар. Иренең эшләгән акчасы гаиләне туендырырга, фатир өчен түләүгә китеп бара, ә хатынының чынлап торып эшләгәне дә юк. Бәхетлеме ул? Рәсимә кайчан үзе өчен яши башлаячак? Беркайчан да! Кызлары үскәч, кияүгә китеп барачаклар, улы өйләнәчәк. Рәсимәгә пенсиягә чыккач та тынычлык килмәячәк, оныкларны тәрбияләшергә туры киләчәк. Хәзер яшьләр шундый – баланы тизрәк әти-әниләренең кулларына илтеп тапшыра. Гөлгенә үзен кайвакытта күп бала анасы итеп күз алдына китерә. Аңа да җиңел булмас иде, балаларын әти-әнисе ярдәменнән башка аякка бастыра алмас иде. Әнисе дә: «Исән вакытыбызда оныкларны сөеп каласы иде», – дип хыяллана…
Гөлгенәнең әнисе, күрше Гамилә әби дә бәхетне бары бер нәрсәдә – кияүгә чыгып ир карауда, бала үстерүдә күрә. Ә бит замана тормышы башка! Әйтик, Светлана кебекләр гаилә тозагына эләгергә ашыкмый, үзләре өчен яшәргә, матур киенергә, тапкан акчаларын сәяхәтләргә, күңел ачуга сарыф итәргә тырыша. Гөлгенә Светлана сөйләгәнне тыңлагач, килешеп тә куя: «40 ка җитеп кияү таба алмаганмын икән, мин бәхетсез, дип уйларга хакым юк. Аллаһы Тәгалә үземә тиң ярымны юлыма чыгармый икән, димәк, бу дөньяда миссиям башка нәрсәдә. Авылдагы карт әбиләрне тыңлап утырсаң, барып чыгарсың, аларның үз туксаны туксан! «Кулыңны сораучы булса, сайланма, риза бул!» – ди күрше Гамилә әби. Кирәк булганга гына күңеле теләмәгән кеше белән тормыш кора алмаячак Гөлгенә... Юк икән, юк! Язмышына күнәчәк һәм үзе өчен генә яшәячәк. Светлана кебек чит илләргә, санаторийларга барачак, китапханәгә язылып, укылмаган китапларны яздырып укыячак. Ялгыз кешегә шөгыль бетмәгән.
Гөлгенәнең башына нинди генә уйлар килми... Авылда эшнең бетәсе юк. Әнисе белән бакчаны чүп үләннәреннән яңа арындырганнар иде, Гөлгенә шәһәргә китеп, ике атнадан авылга кабат әйләнеп кайткач, исе-акылы китте: суган, кишер, чөгендер үсентеләре утыртылган түтәлләрне кабаттан алабута каплап киткән. Әнисе, елмаеп: «Кызым, отпускада авылга туры кайт, бакча сине көтә, җиләккә барырбыз, печән чабарга да бергәләп төшәрбез», – ди. Ел буе зарыгып көткән отпуск вакытында Гөлгенә башкачарак уздырырга планлаштырды. Ул иптәш кызы тәкъдиме белән Анапага – кара диңгез буена барырга уйлап тора. Кызлар берничә ай алдан интернет аша поездга билетка заказ биреп куйдылар инде.
– Әни, отпускамда сезнең янда озак була алмыйм, ун көнгә диңгезгә барырга план кордым, чүп үләннәрен миннән башка гына утарсыз», – диде ул әнисенә.
Ялга китәр алдыннан Гөлгенә авылга әти-әнисе янына саубуллашырга кайтты. Гадәттәгечә, кунакның хәлен белергә дип, Гамилә әби дә килеп җитте. Казан күчтәнәчләре белән тирләп-пешеп чәй эчкәндә, кызга үгет-нәсыйхәтләрен яудыра башлады:
– Кызым, ял иткәндә сак булыгыз, кич белән чыгып йөрмәгез. Аллаһ сакласын, күргән-белгән җир түгел, таныш булмаган ир-егетләр белән танышып, чакырган урыннарга бармагыз. Аллаһы Тәгалә: «Сакланганны саклармын», – дигән!
40 яшьлек кызга акыл өйрәтеп утыручы ак яулыклы әбигә көлеп кенә карады кыз. Әйтерсең ул, шушы яшькә җитеп, егетләрне яхшысына, начарына аерырга өйрәнмәгән... Ләкин күршене үпкәләтергә ярамый: «Ярар, ярар, әбекәем, шулай итәрмен», – дип, башын кагып утырудан узмады кыз…
Гөлгенәне әти-әнисе догалар укый-укый Казанга баручы автобуска утыртып җибәрделәр. Ял итәргә кирәкле әйберләрне сатып алырга запаста бер көн генә вакыт бар иде. Гөлгенә авылдан Казанга килеп төшкәч, тизрәк якындагы сәүдә үзәгенә йөгерде. Кояш нурыннан саклый торган кремнар, кояштан саклану күзлеге, салам эшләпә, ике пар махсус коену костюмы сатып алды. Хезмәт хакының яртысы беткәнен сизми дә калды кыз...
Ниһаять юлга кузгалыр көн килеп җитте.
Кызларның урыннары поездда плацкарт вагонның беренче катындагы ятакка туры килде. Күршедәге урыннарны 60 яшьләрдәге хатын белән 12 яшьлек оныгы алды. Юлдашлар уртак телне тиз тапты, сумкаларыннан юлга алган тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана вакытның узганын да сизмәделәр. Поезд станцияләргә тукталганда алар бергәләшеп урамга чыкты, сатучылардан туңдырма яисә суда пешерелгән тозлы кукуруз күчәннәрен сатып алдылар.
Пенза шәһәре станциясендә күрше вагоннан ике егетнең төшкәнен, үзара татарча сөйләшкәнен күреп алды Гөлгенә. «Кемнәр икән, алар да безнең кебек ял итәргә баралармы икән», дип уйларга өлгермәде, егетләрнең берсе аларга сүз кушты:
– Сәлам, кызлар! Әллә үзебезнең татар кызлары инде, нинди матур итеп үзебезчә сөйләшәсез…
Озын буйлы, шомырт кара күзлесе Гөлгенәне бер карауда ошатты булса кирәк, елмаеп, танышырга ашыкты.
– Минем исемем Илшат, дус егетем Айрат, отпускада Анапада ял итеп кайтырга булдык. Эш дип чабып, диңгезгә дә барган юк, яшебез 40 тан узды, өйләнмәгәнбез, сез кияүдәме, кызлар? – дип сорады ул кыздан, елмаеп.
– Мин Гөлгенә булам, бик шат танышуыбызга, – дип җавап кайтарды кыз.
– Безгә дә 40 тулды, эш дип, кияүгә чыгарга онытып йөрибез, – дип, елмаеп сүзгә кушылды Гөлгенәнең дусты…
– Кызлар, бәлки, безне Аллаһы Тәгалә шушы поездда очраткандыр, – диде Айрат исемлесе, сүзгә кушылып…
– Бәлки, бәлки... – дип җавап кайтарды Гөлгенә…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Кәбестә күчәне, кукуруз чәкәне
0
0