Логотип
Күңелеңә җыйма

Кияүгә чык!

Әби үзе 18 яшьтә тормышка чыккан, аны яратып йөргән егете урлап алып кайткан...

Гөлгенә 40 ка җитеп тә кияүгә чыга алмавына бик ояла. Җитмәсә, авылга кайткан саен сөйләшеп куйган кебек, дус-туганнар һаман саен бер сорауны кабатлый: «Кайчан кияүгә чыгасың?» Бу мәсьәләне хәл итү кызның үзеннән генә торса, бүгенге көндә күптән кияүле булыр иде, сыйныфташ кызлары шикелле икешәр, өчәр бала үстереп ятар иде! Гөлгенәгә мондый төрттерүләр ошамаса да, махы бирми, елмаеп: «Аллаһы Тәгаләдән вәгъдә җиткәч...» – дип кенә җавап кайтара. Авылда яшәүчеләрнең кайберләре кешенең хәтерен калдырам дип тә уйламый шул мәгънәсез сораулар биргәндә…

Гөлгенә соңгы вакытта туган якка сирәк кайта башлады, кайткан очракта да урамга чыгарга, чит кеше күзенә чалынмаска тырыша. Хәер, бүгенге көндә авылда өлкән яшьтәгеләр генә калып бара, яшьләр – шәһәрдә. Гөлгенәләр яшәгән урамда хуҗасыз калган буш йортлар шактый. Авылның төп халкы 60–70–80 не ваклап килүче өлкәннәр, алар гадәттә бик кызыксынучан – хәл сорашкан булып, шәхси тормышыңны да ачыклый, йөз-кыяфәтеңә бәя бирә. Кичләрен әби-апалар капка төбендәге эскәмияләрдә тезелешеп утырып гәпләшеп утыра, үткән-сүткән кешеләрне энә күзеннән уздырып кала.

Гөлгенә шуңа да кичләрен урамга чыкмый. Әбиләр, үзегез беләсез, бик төпченүчән, хәл-әхвәл сорашкан булып шәхси тормышыңның бөтен нечкәлекләрен тикшерә, аларга каты итеп җавап та кайтарып булмый, үпкәләтүең бар. 

Гөлгенәләр яшәгән йортның каршысында гына Гамилә исемле 80 яшьлек апа яши. Аның ире вафат, өч баласы да читкә китеп урнашкан: бәйрәмнәрдә машиналарына төялеп кайталар да, әниләренең бакча эшләрен башкарып китәләр. Гамилә апа Гөлгенәне бик якын итә, аның кайтканын тәрәзәдән күреп алып тизрәк хәл белергә кереп җитә.
Кызның һаман кияүгә чыга алмаганына күрше апа бик борчыла, Гөлгенә белән очрашкан саен шул турыда сөйли, кияү эзли. Таныш-белешләре арасындагы өйләнми йөргән егетләрне мактый, авызны ачып йөрмәскә куша. Гамилә апа мактаган егетләрне Гөлгенә киптереп элгән инде. Ул егетләр кызның күңеленә хуш килми шул, аннары кызның авылга кайтып яшәргә ниятендә юк. Шәһәрдә яшәү күпкә ошый аңа. Эше дә җиңел, хезмәт хакы да ярыйсы гына. Казанда фатиры булмаса да, дус кызы белән бергәләп фатир арендалап тора, киләчәктә ипотека алырга исәбе. Шәһәр тормышын авылныкы белән чагыштырып булмый инде: теләгән җиреңә җыенасың да китәсең: театрлар, концертлар булып тора, сәүдә үзәкләренә чыгып китсәң, көн узганын да сизми каласың. Егет ошаган очракта да шәһәрне ташлап китәргә исәбе юк Гөлгенәнең. Гамилә әби генә чигенергә уйламый: бу юлы да кызның кайтуын күрүгә, җил-җил атлап, хәл белешергә дигән сылтау белән килеп җитте. Гөлгенәнең әнисе Фатыйма апа бик киң күңелле, ачык, күршеләрнең хакын барлаучы кеше. Ишектән килеп кергән Гамилә әбине кочаклап алып, тизрәк чәй табыны артына утыртты, хәзинәдә булган күчтәнәчләрне алдына тезеп куйды. Әби маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, чәй эчкән арада Гөлгенәдән тагын кияүләр турында сораша башлады. Әби үзе 18 яшьтә тормышка чыккан, аны яратып йөргән егете урлап алып кайткан. Эш болай була...  Гамилә әби гаиләдә бишенче бала булып туган – аннан алда өч апасы, бер абыйсы. Авылда шундый гадәт: төпчек кыз апаларыннан узып кияүгә беренче булып чыга алмый. Гамиләгә 14 яшь тулып килгәндә аңа авылның иң чибәр егете гашыйк була. Үзеннән дүрт яшькә олы Харис кызның да күңеленә хуш килә. Гашыйклар капка төпләрендә узган кич утыруларда күрешәләр, сөйләшер сүзләре бетми. Кызга 18 яшь тулгач, Харис аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бу хакта Гамилә әти-әнисенә әйтә, ләкин аңа каршы төшәләр: «Башта апаларың кияүгә чыксын, аннары син дә уйларсың», – диләр. Ләкин Харис кына уеннан кире кайтмый, Гамиләнең чишмәгә суга килгәнен сагалап торып, урлап кайтырга ният кора. Кичке якта кыз көянтә-чиләкләрен асып су алырга килә, шул вакытта Харис дус егетләре белән кызны күтәреп алалар да, ат өстенә сузып салып, күрше авылда яшәгән туганнарына алып кайтып китәләр. Кызның чиләк-көянтәсе юлда чәчелеп кала…

Әти-әнисе Гамиләнең урланганын ишетеп, күрше авылга юл тота. Әмма кызны алып кайта алмыйлар, яшьләрнең никахына ризалыкларын биреп, кияү бәлеше ашап кайталар. Бик матур гомер кичерә Гамилә белән Харис, берсеннән-берсе акыллы өч бала тәрбияләп үстерәләр. «Хәзер бу вакытларны сагынып кына сөйләргә калды», – дип, елый-елый эчен бушата Гамилә әби. Үзе бик изге җанлы кеше инде, хәленнән килсә, дөньядагы барлык кызларны кияүгә биреп, буйдак егетләрне өйләндерер иде. Ләкин хәзер замана башка – яшьләр гаилә тормышы урынына карьераны алгы планга куя.

Ул вакытларда авылларда кыз урлау гадәти хәл булган. Хәзер дә кайбер якларда бу күренеш күзәтелә, дип сөйлиләр. Үзе 18 яшьтә ир хатыны булган Гамилә әби яшьләрнең башлы-күзле булырга ашыкмауларына аптырый, Гөлгенәне дә үз оныгы кебек якын күргәнгә нәсыйхәтләрен биреп тора:

– Кызым, син өйдә генә утырма, иптәш кызларыңны ияртеп театрына, концертына бар! Урамда барганда күзләреңне җиргә төбәп йөрмә, әйләнә-тирәне күзәт. Насыйбың булса, каршыңа килеп чыга ул егет. Ачулы йөрмә, күзләрең уйнасын, йөзең балкып торсын. Ир-ат халкы төксе йөзле хатын-кызны яратмый. Минем Харисым кәефсез йөргәнемне күрсә, пешергән ризыгымны да ашамый, торып китә иде: «Минем янда җимерек йөз белән йөрмә», – дип ачулана иде. Тормыш өйрәтә ул, сине дә өйрәтер».

– Гамилә әби, ир-ат алдында гел елмаеп йөрсәң, җилбәзәк дип уйларлар. Андый хатын-кызны кияүгә алмаслар, – дип җавап бирә Гөлгенә, шаярып.
Замана кызларының тормыш корырга алгысып тормауларына шакката әби, бу дөньяда хатын-кызның яшәү мәгънәсен кияүгә чыгуда, балалар үстерүдә күрә.  Нишлисең инде, ялгызлык – замана чире. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kiiauga-cyk-2)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/full-shot-smiley-woman-sitting-rock_32827674.htm#fromView=search&page=8&position=22&uuid=57f9eef8-d0e4-4d64-99e1-5fbabc84bfe2&query=%D0%BC%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B4%D0%B0%D1%8F+%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%89%D0%B8%D0%BD%D0%B0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар