Егетләр белән сайтта танышуны күңеле кабул итә алмый кызның. Ничек инде бер белмәгән егет белән очашуга барасың?
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kiiauga-cyk
Гөлгенә эшләгән оешмада ялгызлар байтак. Ул утырган эш кабинетында анардан башка тагын өч хатын-кыз. Язмыш шаяруы дими, ни дисең... «Бәхетле буласың килсә, бәхетле кешеләр белән аралаш, кияүгә чыгасың килсә, якын-тирәдә гел парлылар булсын», дигәннәрен ишеткәне бар Гөлгенәнең. Әллә аның ялгызлыгына әйләнә-тирәдәге мохит тәэсир итә микән? Бүлмәдәшләр – Галина, Роза исемле бухгалтер хатыннар икесе дә аерылган, балаларын ялгыз үстерәләр. Каршы өстәлдә утыручы Светланага 35 яшь тулуга карамастан, кияүгә чыгарга уйламый. Үзара дус-тату мәнәсәбәттә коллегалар. Туган көннәрдә акча җыешып, бер-берсенә чәчәкләр бүләк итәләр, бәйрәмнәрдә мәҗлесләр оештыралар.Төшке ашны да бергәләп ашыйлар, өйләреннән алып килгән тәмле ризыклар белән сыйланалар. Хатын-кызлар, гомумән, сөйләшергә ярата – эш турында гына түгел, үзләрен борчыган проблемалар хакында да гәпләшәләр. Күбрәк ир-атлар хакында бара сүз. Светлана ялгызлыгын аклап: «Мин үземне гаилә тормышы өчен яратылган кеше дип санамыйм, миңа болай да рәхәт!» – ди. Ул үзе бик чибәр, егетләрне перчатка урынына алыштырып кына тора: «Мин алардан тиз туям. Конфет-букет периоды узгач, ир-ат үзенең чын йөзен күрсәтә башлый. Бүләккә дә саранлана. Кайсылары көнләшә, һәр адымны контрольдә тота. Ирегемне кыса башласалар, түземлегем бетә, мәнәсәбәтләргә нокта куям», – ди. Светланада ниндидер магнит көче бар – аңа ир-ат халкы тынгы бирми, кая барса да игътибар итәләр. Соңгы арада таныштыру сайтларында утыра башлаган. «Бу сайтлардагы ир-егетләрнең күбесе өйләнгән, үзләренә җиңел флирт эзлиләр, җитди мөнәсәбәт корырга уйларында да юк. Кияүгә чыгарга ашкынып тормасам да, өйләнгән кешеләрне яратмыйм. Аларны бит өйләрендә хатыннары көтә, ә болары кызларга акча туздырып, кафе-рестораннарда утыра. Хатынлы ирләр белән очрашучы кызлар берни отмый, кармаларын гына катлауландыра», – ди ул...
Гөлгенәнең мәхәббәтен көтеп ялгыз йөрүенә аптырый Светлана. «Кызык өчен генә булса да аралаш, әйдә, таныштырам», – дип тә тәкъдим итеп карады. Тик кызның коллегасы аша танышасы килми, күңеле тартмый. «Язган булса, эзләп табар әле», – дип уйлый. Әнисе дә: «Күктә никах укылса, җирдә укылмыйча калмас», – дип кабатлап тора. Егетләр белән сайтта танышуны күңеле кабул итә алмый кызның. Ничек инде бер белмәгән егет белән очашуга барасың? Күңелеңә ошап җитмәсә, тиз генә борылып та китә алмаячаксың, тәрбиясезлек була. Сүз юктан сүз табып, сөйләшеп утырырга сабырлыгы җитмәячәк аның…
Бүлек җитәкчесе Светлана Павловна да кайвакыт тормышыннан зарланып куя. Ире кечкенә аны баласы бедән калдырып, сөяркәсенә китеп барган: «Мин аны бернәрсәсе булмаган килеш йортыма яшәргә керттем, гел ярарга тырыштым. Нинди генә ризыклар пешереп ашатмадым, һәрвакыт чиста-пөхтә йөрде, өйдә гел тәртип булды. Ир-ат яратмаса, ничек кенә ярарга тырышсаң да, яраттырып булмый икән... Үзеннән15 яшькә яшь кыз белән очрашып йөргәнен уртак танышыбыз ычкындырды. Иремә әйткәч, киресен исбатларга тырышты. «Сиңа хыянәт иткәнем юк, мин гаилә өчен генә яшим», – дип ышандырырга маташты. Ышанасым килде, кичердем. Бөкрене кабер генә төзәтә дигән шикелле, минем ирем дә үзгәрмәде. Сөяркәсе белән очрашулары дәвам иткән. Мин аларны үз күзләрем белән күрдем. Ирем, шалтыратып, «бүген өйгә кайтмыйм, ашыгыч командировкага җибәрәләр», – дигән иде. Аның эше шундый, проектлар белән эшләгәч, районнарга, башка шәһәрләргә чыгарга туры килә. Ышандым. Ләкин Аллаһы Тәгалә ахмаклыгымнан арындырырга, күзләремне ачарга уйлаган булса кирәк – миллионлаган шәһәрдә, урам тулы халык арасында иремнең башка хатынны кочаклап торганын күргәч, баскан урынымда катып калдым. Ирем дә миңа карап, тораташ кебек катып калды, авызын бер ачты, бер япты. Янәшәсендә торган сары чәчле хатын гына берни аңламыйча бер миңа, бер Сергейга карап аптырап торды. Берничә минуттан аңыма килдем килүен, иремнең янына килеп, яңагына каты гына итеп, шәпләп китереп берне сыладым, тирә-якка очкыннар чәчрәде. Шушы очрашу гаилә тормышыбызга кара нокта куйды. Ирем кичерү сорады, тезләнеп гафу үтенде, чигенмәдем. Мин эштә чагында Сергей киемнәрен алып сөяркәсенә яшәргә күчте. Судка аерылышу гаризасын үз кулларым белән илтеп бирдем. Озакка сузмадылар, аерып та куйдылар. Иремнең нинди вакчыл кеше булганын аерылгач кына аңладым. Алимент түләмәс өчен эшеннән киткән, балага исе китми. Мин хәзер беркемгә ышанмыйм, чын ирләр булса да, аздыр, ялгыз яшәвең мең тапкыр артык!» – дип сөйләде Светлана Павловна.
Гүзәл Гашыйковна дигәненең гаилә тормышы ике елга гына сузылган. Алар ире белән мөнәсәбәтләрен ЗАГСта теркәмәгән, никах укытып кына яшәгәннәр. Хатын ирне ничек кенә рәсми рәвештә өйләнешергә кыстамасын, тегесе каршы килгән: «Минем өчен паспортта печать берни аңлатмый, болай гына яшик», – дигән. Бала табуга да каршы булган. «Үзен генә яраткан кешегә гомеремне сарыф итәсем килмәде, яратсам да, араны өздем. Аллаһ кушса, миңа дигәне каршыма чыгар әле», – дигән.
Гөлгенә эштәге хатыннарны жәлләп тә куя. Эшкә дә осталар, чиста-пөхтәләр, әмма бәхетләре юк. Бу ирләргә ни җитми икән, шаккатарсың... Тормышның тәмен, яныңдагы хатыныңның кадерен белеп яшисе генә дә бит... Ахырдан гаиләсен ташлап киткән ирләр үкенә дип тә әйтәләр, ләкин ялгышларны төзәтергә генә соң була...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк