Безне дөрес тәрбияләмәгәннәр. Торам-торам да, тагын шул фикергә инанып куям. Әни белән мөнәсәбәтләрне генә алыйк. Әни кешегә каршы әйтергә ярамый бит инде. Аны хөрмәт итәргә, һәр сүзен тыңларга, гел «ярар-ярар», «яхшы-яхшы» дип, торырга кирәк. Каршы әйтсәң, баш бетте – син игелексез, тәрбиясез бала! Беренче булып әти каты итеп ачуланачак, «оялмыйча, шулай әйтергә ничек телең әйләнде», «әниегезнең йөрәген бетерәсез», «ул авырса, мин ни эшләрмен», дип, нотык укый башлый.