Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетсезлек  алып килгән бәхет 

– Сезгә ярдәм итәргәме? – Юк, кирәкми,  авыр түгел ул... Гүзәл  өске киштәгә үрелеп сумкасын куйгач кына, аңа эндәшкән иргә карады.  Чибәр генә,  йөзендә ниндидер бер эчкерсезлек чалымнары бар, күзләре бик акыллы. Яшьтәше булырга тиеш. Әмма бу әле җәелеп  таныша башларга мөмкин дигән сүз түгел. Анна соң Гүзәлгә бу танышулар кирәк  тә түгел инде. Ул ирле хатын.

– Сезгә ярдәм итәргәме?
– Юк, кирәкми, авыр түгел ул...
Гүзәл  өске киштәгә үрелеп сумкасын куйгач кына, аңа эндәшкән иргә карады. Чибәр генә, йөзендә ниндидер бер эчкерсезлек чалымнары бар, күзләре бик акыллы. Яшьтәше булырга тиеш. Әмма бу әле җәелеп  таныша башларга мөмкин дигән сүз түгел. Аннан соң Гүзәлгә бу танышулар кирәк  тә түгел инде. Ул ир хатыны. Әле берничә ел  элек самолетта очканда мондый күрше очраса,  сөйләшер иде, әмма бүген аның тизрәк күзләрен йомып йоклап китәсе, шул рәвешле очыш вакытын кыскартасы килде. Тизрәк өенә кайтырга кирәк. Анда аны ире көтә. 

– Иллюминатор янына утырасыгыз киләме?
– Юк,  мин, гадәттә, самолетта очканда йоклыйм, – дип, бу сөйләшүгә тизрәк нокта куясы килде хатынның.
– Исемем Газинур. Ә сезнеке?
– Гүзәл, – диде ул иренеп кенә.  
Җайлап утырды да, каешларын эләктерде. Шунда күршесенең телефоны шалтырады.
– Әйе, әни. Бар да яхшы, борчылма әни. Мин самолетка утырдым. Өч сәгать тирәсе очабыз. Төшүгә шалтыратырмын, зинһар, борчылма. Даруларыңны эчәргә онытма. Мин дә бик яратам сине, әни.  

Гүзәл үзалдына елмаеп куйды. 
– Әни малае, дип уйладыгыз инде,  әйеме?
– Һич юк. Әмма әнисе белән болай итеп сөйләшкән ир-атлар бик сирәк очрый. 
– Гаиләдә төпчек бала мин. Әни мине 46 яшендә  тапкан. Ул апа белән яши.  Алардан  кайтып барышым. Соң тапкангадыр инде, әни белән бер-беребезгә  бик нык бәйләнгән. Ана мәхәббәте шундый инде, үзегез дә аңлыйсыздыр...
– Минем балам юк, – дип, Гүзәл йөзен читкә борды. Үзен эченнән әрләп тә алды, ике минутта таныш булмаган кешегә бу хакта нигә генә әйтте инде?!  Авырткан урыны – шул.

– Әдәпсезлегем өчен гафу үтенәм.
– Зыян юк. Язмышым белән килештем инде,  буш хыялларга өмет баглап яшәмим. 
– Өметне бервакытта да өзәргә ярамый. Теләк булганда, баласыз кала торган заман түгел хәзер. Ирегез генә риза булсын. Ирегез...
– Бар, бар ирем. Без бик бәхетле яшибез, – дип, Гүзәл кабат сөйләшүгә нокта куярга талпынды. 

– Сез чынлап та бәхетле, ялгыз түгел. Ялгызлык бик авыр икән ул. Хатыным белән аерылышканга өч ел булып килә инде.  Ялгыз яшәү болай ук авыр булыр дип уйламаган идем.  Мәхәббәттә бәхет тапмаганнар, нинди генә  үрләр яуламасын – алар бәхетсезләр...
Гүзәл башын гына кагып куйды. Сөйләшергә теләге юклыгын, ниһаять, күршесе дә аңлады, ахрысы, башка эндәшмәде. Күршесе соңгы җөмләсе белән йөрәген чәнечте.  Гүзәл дә шул бер бәхетсез кеше бит инде. Әйе, аның ире бар. Әмма аңа карата кайнар хисләре генә юк диярлек, шул ялгызлыктан качып кына яши  бугай инде ул аның белән. 

Әти-әнисе Гүзәлне бик кырыс тәрбиядә үстерде. Әллә гаиләдә бер генә бала булганга, аның өчен куркып ирек бирмәделәр, әллә үзләренчә  хаталардан шулай сакларга тырыштылар. Әмма кешенең язмышына хаталану язылган икән, аннан качып булмый. Мәктәптә укыганда өйдән дә чыгармадылар. Хәер, аның вакыты да юк иде, түгәрәкләр, музыка мәктәбе... Якын дус кызы да юк иде. «Кирәкми алар сиңа, без – синең дусларың», – диде әнисе.  

Институтта укыганда беренче тапкыр гашыйк булды. Күп кызларның башын әйләндергән Данияр иде ул. Очрашуга чакыргач, Гүзәлнең баш тартуы – аның игътибарын җәлеп итте бугай инде. Ничек инде, ниндидер бер  йомыкый гына кыз аның белән очрашудан баш тарта. Данияр ничек итсә итте, Гүзәлдән ризалык алды. Алар очраша башлады. Егет белән йөри башлаганын әнисенә әйтергә курыкты  кыз. Шуңа да Даниярга үзен подъездга кадәр озатырга рөхсәт бирми иде. Ә бер көнне егет аның сүзен тыңламады, ишек төбенә кадәр озатты.

Тәрәзәдән күреп алган әнисе кызын бусаганы атлап керүгә үк  ачулана башлады.  Имеш, ул башсыз  бала.  Хәзер укуын онытачак. Гомумән, әле аңа егетләр турында уйларга бик иртә. Диплом аласы бар, һәм әле ул кызыл булырга тиеш. Ул төнне Гүзәл елап чыкты. Ярата бит ул Даниярны.  Бик ярата. Ниһаять, китапларда укыган принцны  тормыш юлында очратты. Ул аның бердәнбере. Укып бетерерләр дә туй ясарлар, алар бер-берсен үлгәнче яратырлар. Ә Данияр матур сүзләр сөйли белде. Аның саен кызның башы әйләнде. Ул Даниярга бирелде. «Бары бергә булачакбыз, нигә көтәргә», – диде егет. Әмма шундый берничә очрашудан соң Гүзәл егетнең салкынайганын тойды. «Син мине яратмыйсың», – диде ул егеткә.

– Ә минем сиңа ул сүзне әйткәнем дә юк, син барысын да үзең уйлап чыгардың. Әле миңа  өйләнер дип  уйлап та йөрисеңдер, көт, өйләнде, ди. Дөньяда шуның кадәр күп кызлар булганда, бер хатын күзенә карап  ятаргамы? Мин аның өчен тумаган», – дип кенә көлде ул. 
Гүзәлнең яңагына китереп суктылармыни, күзеннән яшь бәреп чыкты. Әмма ул аны  Даниярга күрсәтергә теләмәде. Атлап барган җирдән борылды да башка якка китте. Егет бу хәлне көтмәгән иде, нәрсә әйтергә дә белми  карап торды да, төкереп, юлын дәвам итте. Кыз аңа иң мөһимен әйтмәде. Ул серен беркемгә дә тишмәде. Хәтта әнисе дә бу хакта белмәде. Гүзәл табибны табып, ул «сер»дән котылды. Ул вакытта мәңгегә әни булу бәхетеннән мәхрүм калганын аңлап җиткермәде бугай. Бары тик уе бер генә иде: хурлыктан котылды. Берничә көн  караватта аунады. Әнисе сораулары белән ялыктырмас өчен, Данияр белән аерылышуларын әйтте. Ана исә  эченнән генә сөенеп йөрде. Тик кызының  әнә шундый авырлыклар аша үтүен башына да китермәде. 

Аннан Гүзәл гадәти тормышка кайтты. Институтта Даниярны күрмәмешкә салышты, егет тә аның артыннан йөрмәде. Кыз үзен укуга багышлады. Башка егетләрдән мыскыл иттермәячәк ул. Әле үзе аларның борыннарына чиртәчәк. Дөрес, соңыннан ул баланы тапмаганына үкенде. Әмма бу адымга барса, аңа гаиләдән китәргә туры килер иде, мөгаен. Ялгызы гына яши алмас иде ул. Институтны, әнисе теләгәнчә, кызыл дипломга тәмамлады. 

Адвокат ярдәмчесе булып эшкә урнашты. Карьера турында гына уйлап яшәде. Тормышында ир-атлар булды булуын, әмма ул берсендә дә җылылык тоймады һәм ялгызы гына яшәргә карар кылды. Бу вакытта инде ул  уңышлы адвокатка әйләнеп, консультация үзәген ачкан, инде үзенең ярдәмчеләре бар иде. Әнә шулай тыныч кына гомер кичерә иде. Юлында  Роберт очрады. 
Онытылган, күптән яшереп куйган дәртнең калкып чыгуын Гүзәл үзе дә сизми калды. Яшь аермасы зур булу да аны куркытмады. Роберт аннан 5 яшькә кечерәк иде. Фирмасына компьютерларның программаларын яңартырга килгәне егет иде ул. Ике айдан соң ире роленә күчте дә куйды. Менә инде алар бер ел бик бәхетле яшиләр. Дөрес,  гаиләне Гүзәл ашата, әмма бу аның өчен фаҗига түгел. Иң мөһиме – аңа рәхәт, ул ялгызы түгел. Ире аңа игътибар күрсәтеп кенә тора:  торуына иртәнге аш әзер,  Гүзәл эштән соңарып кайткан вакытларда тәмле кичке аш көтә, гел чәчәкләр бүләк итеп тора.  Хатын-кызга тагын нәрсә кирәк?!

Шул хакта уйлап  Гүзәл йоклап киткән. Берзаман ул Газинурның әкрен генә  иңенә тиюеннән уянып китте.
– Самолет утыра. Каешларыгызны каптырыгыз, Гүзәл.
Ә самолеттан төшкәндә Газинур  аннан телефон номерын сорады. 
–  Мин – ир хатыны. Хушыгыз, – дип, хатын халык арасына  кереп югалды. 
Гүзәл командировкадан иртәрәк кайтты. Самолетка билеты иртәгә кичкә генә иде. Әмма Робертка сюрприз ясарга теләде. Командировка буе ире аңа шалтыратып кына торды, көне буе мәхәббәт белән сугарылган хәбәрләр язды. Сагынган, күрәсең... Иртәрәк кайтып сөендерим әле, дип уйлады ул.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bkhetsezlek-alyp-kilgn-bkhet-dvamy)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дауамыбармы, укырга ине

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рахмат рахмат сезгэ

      Хәзер укыйлар