Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетсезлек алып килгән бәхет (дәвамы)

Өенә кайтып керде дә шаклар катты Гүзәл. Ул мондый картинаны һич тә күз алдына китерә алмаган булыр иде. Берәрсе әйтсә дә, ышанмас иде. Аның Роберты, күзенә генә карап торган Роберты бит ул!

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bkhetsezlek-alyp-kilgn-bkhet )

Өенә кайтып керде дә шаклар катты Гүзәл. Ул мондый картинаны һич тә күз алдына китерә алмаган булыр иде. Берәрсе әйтсә дә, ышанмас иде. Аның Роберты, күзенә генә карап торган Роберты бит ул! Кунак бүлмәсендә ике кешегә генә әзерләнгән өстәл җыелмаган да, аларның караватында (бергәләп ятып йоклаган, бары аларныкы гына булырга тиешле ятак!), әйтерсең биегәннәр... Гүзәл бер тын аптырап карап торды да кулына телефонын алды. 

– Җаным, сәлам, сагындым үзеңне. Бик күңелсез түгелме, миңа монда синсез бик моңсу. Син анда ничек? – дип гөрли башлады Роберт.
– Бар да яхшы, – диде хатын бар тынычлыгын җыярга тырышып. – Үзең ничек?
– Менә душтан чыктым да, синең белән үткәргән төннәрне искә алып, караватыбызда моңсуланып утырам. 
– Роберт, син түгел, мин утырам безнең караватта...
Телефонның икенче башында бер мәлгә тынлык урнашты. 
– Син... кайттыңмыни? Җаным, хәзер мин дә кайтам, – дип, ир тизрәк телефонны куйды. 
Роберт әйтерсең күрше йортта гына булган, шундук кайтып җитте. Килеп керүгә Гүзәлне кочагына алмакчы булды. Хатынның ачулы карашын күргәч, туктап калды. Кунак бүлмәсен барып карады да, аһ-ваһ килә башлады. 
– Менә хәерчегә хәер бирсәң, шул була инде. Ничек мине шушылай мыскыл итәргә була инде, ә җаным? Бу нәрсә инде бу? Югыйсә вәгъдә бирде бит...

– Кем кемгә вәгъдә бирде? Хәзер барысын да аңлатып сөйлә инде...
– Иптәш малай бер кыз белән танышкан иде. Аның хәзер финанс белән кыенлыклар. «Хатының да өйдә юк, биреп торчы фатирыңны бер төнгә», – дип сорагач, баш тарта алмадым. Мужская солидарность дигән әйбер бар бит... Бернәрсә сизмәссең, җыештырып китәрмен дигән иде.
– Ә син кайда кундың?
– Мин... ни... икенче танышта...
– Күрәм, синең мин китүгә танышларың күбәйгән. Бер дә алар хакында сөйләми идең моңа кадәр...
– Сөйли идем. Дөрес, синең аларны күргәнең юк, әмма сөйли идем. Игътибар гына бирмәгәнсеңдер... 
– Ярар, алайса таныштыр. Бүген икесен дә кунакка чакыр.
– Җаным, син юлдан соң, нинди кунак инде? Озак аерылышып тордык. Бүген икәү генә булыйк. Мин сиңа шәп итеп массаж ясармын. Ял итәрсең.
–  Юк, Роберт, кичкә дә калдырма, менә хәзер үк чакыр аларны. Сөйләвеңә караганда әле генә безнең өйдән чыгып киткәннәр. Ерак түгелләрдер, әйләнеп кайтсыннар. Танышыйк, әйдә. Безнең ятакны бүлешкән кешеләрне күрәсем килә. Шалтырат!
Гүзәл телефонын иренә сузды. Роберт алды да, нишләргә белмәүдән газизләнеп як-ягына каранды. Аптырагач, телефонындагы контактларны барлый башлады.

– Син мине бала-чага дип белдең инде, әйеме. Моны хәзер алдалыйм да, рәхәтләнеп яшәвемне дәвам итәм дип уйладың. 
– Җаным....
–  Әйтмә миңа башка җаным дип. Җаның башка, әйбәрләреңне җый да аның янына кит. Мин сине тотмыйм.
– Гүзәл...
–    Мин ике сөйләшмим. Йә әйберләреңне җыясың, йә мин сине бернәрсәсез куып чыгарам. Хәтта эш коралың – ноутбугыңны да бирмим...
Роберт башын иеп йокы бүлмәсенә кереп китте. Гүзәл кухняга кереп утырды. Менә сиңа сюрприз! Мондый борылышны көтмәгән иде. Озак алдалап яшәде микән ул аны? Ничек сизмәгән? 

– Гүзәл... Әйдә, утырып сөйләшик әле...
Робертның тавышына уянып киткәндәй булды хатын. 
– Юк, Роберт. Монда сүзләр артык инде... Хуш. Шалтыратма да, килмә дә. Рәхәт тормышыңа юллар ябылды. Минем кебек ахмак хатыннар бетмәгәндер әле тапмый калмассың. Җаның белән күңел ачарга урын кирәк бит инде сиңа.
Җанын пычак белән телгәләделәрмени Гүзәлнең. Инде үз кешемне очраттым дип уйлаган иде. Менә ул кабат ялгызы. Баласы булса, бу кадәр авыр кичермәс иде. Баласы булса, ирләргә борылып карар идеме?!  Җирәнеп кенә өстәлне җыештырды. Караваттагы бөтен урын-җирне капчыкка тутырып, чүплеккә чыгарып ыргытты. 

Яңа карават алырга кирәк дип уйлап, подъездга таба атлады. Шунда карашы өй янындагы эскәмиягә төште. Ике кат өстәрәк яшәгән Сания апаны һәрвакыт күрә ул. Алар гел ире белән бергә йөрделәр. Әмма кышын бабай үлеп китте. Балалары юк дип белә иде. Күрәсең, булгандыр, әнә бит бала кочаклап утыра.

– Исәнмесез, Сания апа! Оныгыгыз тудымыни? Котлауларымны кабул итегез.
– Әй, кызым, авырткан башка тимер тарак бу, онык түгел. Ходай, нигә җан биргән, ичмасам, дөньяга интегергә туган бала бу. Менә һава сулап булса да калсын дип күтәреп алып чыктым тышка. Иртәгә иртән килеп алабыз, дип әйттеләр опекадан. Гөнаһы миңа да төшәр инде, әмма бала түгел, үземне дә карый алмыйм... Яраббым, үзең кичер инде...
– Нәрсә булды соң, Сания апа? – дип сорамый булдыра алмады Гүзәл. Югыйсә үзенең борчуы да җитәрлек, нигә кирәк инде кеше хәсрәте дә. Әмма ул бала биләвеннән күзләрен ала алмады. 

Күрше апаның үз оныгы түгел икән ул. Гүзәл хаклы булган, балалары булмаган. Туганының кызыныкы икән бу сабый. Апасы инде күптән гүр иясе, ә кызы бик начар тормыш алып бара икән. Алар бердә аралашмаган. Бер атна элек яшь хатын бала күтәреп килеп кергән. «Сиңа калдырам, теләсә нишләт, мине эзләмә», – дип чыгып киткән. Күрше апа, акылына килмәсме дип, берничә көн көтеп караган да, бала артыннан килүче булмагач, опекага шалтыраткан. 

– Баланы карарга мөмкинме, – диде Гүзәл, йөрәккә тиярлек тарихны тыңлап бетергәч. 
Күрше Сания апа җайлап кына аңа баланы тоттырды. Йоклап яткан бала шулчак әкрен генә күзләрен ачты. Күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләр Гүзәлгә шундый яратып карыйлар кебек тоелды. Сабый хәтта елмайгандай итте сыман. Гүзәл ирексездән аны күкрәгенә кысты. Ничек шушы баладан баш тартмак кирәк?! 
– Сания апа, баланы миңа бирегез. Үз баламдай карармын, – диде ул, балага бер тын карап торганнан соң. Бу бәхет төргәгеннән аның инде аерыласы килми иде. Аның баласы бит ул! Күзләре дә нәкъ Гүзәлнеке кебек. Аллаһы Тәгалә аңа аны бары урау юллар белән генә тапшырды.

– Кызым, бала песи баласы түгел. Бүген уйнап, иртәгә чыгарып атып булмый аны. Мондый сүзләрне әйткәнче йөз кат уйларга кирәк. 
– Уйладым, Сания апа. Баланың документлары бармы? Син риза булсаң, мин баланы үземә алам. 
– Кая инде риза булмый, кызым. Гөнаһтан коткарасың бит. Баланың исән-сау, ышанычлы кулларда булуын белеп тынычлап үләрмен. Ни.... Нинди документлары булырга тиеш соң аның? Янында бер кәгазе дә юк иде.

– Ярар, Сания апа. Үзем барысын да хәл итәрмен. 
– Кызым, бу икебез арасында гына сер булып калсын иде. Сания ападан бала алдым дип, зинһар, күрше-тирәгә сөйләмә. Мин дә авыз ачмам. Бала янына да бармам...
– Борчылмагыз, Сания апа, – диде дә Гүзәл, баланы кочаклап кереп китте. 
Өйгә кергәндә инде ул Робертны да, аның хыянәтен дә оныткан иде. Бала белән гөр килде. Әле иртәгә эшне нәрсәдән башлыйсын да күз алдына китермәде. Бүген ул әни булды! Бу уй аның башыннан бер генә секундка да китмәде һәм гел җылытып торды. Бала өчен иң яхшы ясалма сөтне табып китерттерде. Юристларына шалтыратып, опека белән элемтәгә керергә, уллыкка бала алу турында документлар әзерләргә кушты һәм берничә көн эшкә чыкмаячагын әйтте. 

Әни роленә шундый тиз ияләнде ул. Берничә көннән әнисен чакыртты. Кызының уллыкка бала алуына сөенде генә ана. Картлыгында ялгыз калмас дип уйлады. Бала тирәсендә икәүләп мәш килделәр. Елаганда ирен тирәсе зәңгәрләнгәнен күреп, кызына медицина тикшерүе үткәрергә кирәклеген аңлады. Педиатр баланың йөрәген тикшертергә киңәш итте. Гүзәл шәһәрдәге иң яхшы балалар кардиологын эзләп тапты. Консультациягә язылды. 

Кулына күтәргән кызы белән табиб кабинетын ачып керүгә хатын аһ итте. 
– Ә мин бит сезне эзләдем, – дип торып басты Газинур.
– Исәнмесез, – дия генә алды Гүзәл. 
– Сез бит балам юк, ирем генә бар дигән идегез...
– Хәзер менә киресенчә. Ирем юк, балам бар. Мин тагын да бәхетлерәк!
Баланы җентекләп тикшерде Газинур һәм куркырлык нәрсә тапмады. Бары тик бер яшькә кадәр табибка күренеп торырга кирәк дип киңәш бирде. 
– Мин сезне очрашуга да чакыра алмыйммы инде хәзер? – диде Газинур аларны озатканда.
– Чакыра алмыйсыз, әмма кунакка килә аласыз, – диде Гүзәл. Ирнең баланы җайлап кына кулына алуына, аңа матур итеп эндәшүенә хатын игътибар итми калмаган иде. Самолетта йөзендә абайлап алган эчкерсез чалымнарының сәбәбен аңлады инде хәзер Гүзәл. Балалар сәламәтлеге сагында торган ир-атларга хастыр, күрәсең, ул... Ике айдан соң инде алар бер гаилә булып яши башлаганнар иде. Икесе дә кызлары өчен үлеп торды. Бала да аларны сөендереп үсте. 

Кызларының бер яшен үткәреп берничә көн узган иде, иртәнге аш ашап утырганда Гүзәл сикереп торды да, авызын кулы белән каплап, ваннага йөгереп кереп китте. Газинур куркып хатыны артыннан  иярде.  Ванна ишете төбендә керергә базмый тора иде, елмаеп, Гүзәл үзе чыкты. 
– Гүзәл?! – Газинур тораташ аптырашта иде.
Гүзәл башын какты да, ирнең күкрәгенә капланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рәхмәт укыдым👍

    • аватар

      Фируза

      0

      0

      Бик ис китмэле эчтэлеклэ эсэр,рэхмэт сезгэ!!!

      Хәзер укыйлар