– Сезгә ярдәм итәргәме?
– Юк, кирәкми, авыр түгел ул...
Гүзәл өске киштәгә үрелеп сумкасын куйгач кына, аңа эндәшкән иргә карады. Чибәр генә, йөзендә ниндидер бер эчкерсезлек чалымнары бар, күзләре бик акыллы. Яшьтәше булырга тиеш. Әмма бу әле җәелеп таныша башларга мөмкин дигән сүз түгел. Анна соң Гүзәлгә бу танышулар кирәк тә түгел инде. Ул ирле хатын.