Тешләгән урын кара янып чыккан иде. Аны каз мае белән сылап, өстеннән матур итеп бинт белән урап куйдылар. Авыл медицинасы: «каз тешләсә – каз мае сөрт!» Даруханә кирәкми дә!
Дәвамы. Башы https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avylga-kaitkac-kaz-kudy-ber-eget-kiiauga-sorad
– Апа, моны эзлисезме? – дип, кулына тоткан туфлине күрсәтә.
– Әйе-е! – дидем, шатлыгымнан күзләрем янып китеп.
– Мәгез, тик бездә моның белән каз куып йөрмиләр инде, – дип, елмаеп туфлиемне сузды.
Менә сиңа авыл юморы! Беренче көннән үк «шәһәр кызы» дигән исемне аклап өлгердем бугай.
Бу хәлне туганнар ишеткәч, өй яңгыратып көлделәр. Мине кызганырга ашыкмадылар, әлбәттә.
– Каз белән ярышып йөрсәң, шулай була инде! – дип төрттерделәр.
Тешләгән урын кара янып чыккан иде. Аны каз мае белән сылап, өстеннән матур итеп бинт белән урап куйдылар. Авыл медицинасы: «каз тешләсә – каз мае сөрт!» Даруханә кирәкми дә!
Туганнарда рәхәт: тәмләп ашадым, бер-ике сәгать мунча кердем. Кич җиткәч, бөтен маҗараларны онытырга теләп, капка төбендәге агач эскәмиягә чыгып утырдым.
Шулчак күрше капкасы ачылды. Аннан минем яшьләрдә булыр бер егет килеп чыкты: кара тутлы, озын буйлы, ябык кына, үзе бик чибәр. Үземчә генә: «Менә бит, Шәледә егетләр дә шактый икән!» – дип уйлап куйдым.
Күрше егете миңа карап елмайды да:
– Исәнмесез! Сез казлардан качып йөргән кызмы? – диде.
Җир ярылса, шундук кереп китәр идем!
– Әйе... Ә сез шул казларның адвокаты бугай? – дидем, җитдиләнеп.
Егет рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Мин Илдар булам. Әгәр шулай һәр көнне авылны көлдереп йөрсәгез... миңа кияүгә чыгарсыз инде!
Бу сүзне ишеткәч, башыма кан йөгерде. Авылда бөтенесе шулай шаяртамы соң?
Шунда аяк астында үсеп утырган яшь кычыткан күземә чалынды. «Менә сиңа җавап!» – дип, бер уч кычытканны йолкып алдым да, егетнең битенә җиңелчә генә чап итеп тидердем.
– Мә! Башта танышырга өйрән!
Илдарның елмаюы шунда ук сүрелде.
– Ай-ай-ай! Кычыткан бит бу!
– Беләм!
Тик... иң зур җәза аңа түгел, миңа булды. Яңа өзелгән кычытканны тамырыннан учлап эләктергәнмен икән бит. Уч төбем утка кергәндәй яна башлады.
– Ай! Кулым!..
Хәзер инде Илдар көлде.
– Бездә кычыткан белән сугышкан кешенең үзенә күбрәк эләгә.
Мин кулымны селки-селки сикерәм, ә ул рәхәтләнеп көлә. Урамнан узып барган бер әби:
– Балакай, егетләр белән сугыша белмәгәч, кычытканга тотынмыйлар, – дип төрттереп алды.
Ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитеп, ачык капкадан өйгә кереп киттем.
Икенче көнне үземне акыллырак тотармын дип уйладым.
Юк икән... Баксаң, минем каз белән булган «батырлык» бөтен авылга яшен тизлегендә таралып өлгергән.
Иртән апа:
– Бар әле, кәҗәне бакча артыннан алып кайт, – диде.
«Кәҗә бит каз түгел, монысын булдырам», – дип, кыю гына чыгып киттем.
Күрәм – бакча артында – бер көтү кәҗә. Аклары да бар, каралары да, мөгезлеләре дә. Безнеке шушыдыр инде, дип, бер ак кәҗәне эләктердем дә, бавыннан җитәкләп йортка алып кайтып киттем.
Үзем эчтән генә сөенәм: «Менә, ниһаять, авыл эшен дә булдыра башладым!»
Капка төбенә җитәрәк күршедәге апа каршыма чабып чыкты.
– Кызым, кая алып киттең минем Мәликәмне?!
Мин кәҗәгә карыйм, кәҗә миңа карый, әби безгә карый.
– Бу... безнеке түгелмени?
– Юк шул! Безнең кәҗәнең уң колагы кисек, ә сезнеке бөтен! Үз кәҗәгезне танымыйсың бугай?
Бөтен урам миннән көләдер кебек тоелды бу минутта. Кәҗә исә, хуҗасын күрүгә, мине бөтенләй онытып, аның каршына таба китте.
Кич белән капка яныда утырганда тагын шул Илдар яныма килеп басты.
– Бүген нәрсә булды? – дип елмайды.
– Бернәрсә дә…
– Дөресен әйт.
– Күрше әбинең кәҗәсен урлап кайтып килгәнмен…
– Афәрин! Кичә казлар белән сугыштың, бүген кәҗә урладың. Иртәгә, мөгаен, күрше әтәчен алып кайтырсың.
– Син көлмә!
– Көлмим... Тик авыл халкы син килгәннән бирле телевизор карамый. Бөтен кызык синең белән була.
Мин дә түзмәдем, көлеп җибәрдем.
Шулай итеп, Шәле авылына ике зур «казанышым» булды. Беренчесе – туфлиемне олы юлдан эзләп таптылар. Икенчесе – бөтен авыл мине «каз куып кайткан шәһәр кызы буларак танып өлгерде.
Яллар бик тиз узып китте. Туганнарым күчтәнәчкә нәрсә генә бирмәделәр: тәмле варенье, кәҗә сөтеннән ясалган сыр, алма пирогы...
Такси кузгалгач тәрәзәдән авыл урамын күзәттем: капка төбендә утырган әбиләр миңа кул болгый, теге мәшһүр казлар, берни булмагандай, юл буенда үлән чемченеп йөри.
Мин аларга карап елмайдым.
– Ярый, егетләр, бу юлы хушыгыз. Киләсе очрашуга кадәр тыныч кына яшәгез.
Казлар исә, әйтерсең лә башларын күтәреп миңа карап калдылар. Әллә таныдылар инде…
Таксист татар телен аңлады бугай, миңа сәер итеп кенә карап куйды.…
Шәһәргә кайткач, иптәш кызларым беренче сорау итеп:
– Йә, сөйлә инде, авылда ничек ял итеп кайттың? Рәхәт булгандыр? – диделәр.
– Бик бай программа булды, – дидем җитди генә. – Беренче көнне каз тешләде. Үкчәле туфлиемне югалттым. Аннары бөтен авылга танылдым. Кичкә бер егет, танышып өлгермәгән килеш, кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Ә икенче көнне күрше әбинең кәҗәсен үзебезнеке дип алып кайтып китә яздым…
Кызлар башта сүзсез калды. Аннары берсе:
– Син ялга кайттыңмы, әллә комедиягә төшәргә? – диде.
Мин үзем дә көлеп җибәрдем.
Чынлап та, шәһәрдә бер ай яшәп тә сөйләшерлек бер вакыйга булмаска мөмкин. Ә авылда берничә көн эчендә әллә ничә истәлек җыела икән. Андагы һәр көн – аерым бер маҗара, һәр кеше – аерым бер характер, һәр сөйләшү – кечкенә генә мәзәк.
Шуннан бирле авылга кайткан саен, иң элек казларны эзлим. Алар да мине хәтерлиләр кебек тоела. Мин дә аларны оныта алмыйм. Аларны күрүгә үзеннән-үзе елмаям.
Дөрес, хәзер инде мин сак. Казлар янына үкчәле туфли киеп бармыйм, кулга берәр чыбык тотам, ә иң мөһиме – аларга артым белән борылып качмыйм.
Кем белә, бәлки, алар да үзара сөйләшәләрдер сыман:
– Әнә, теге шәһәр кызы тагын кайткан!
– Әйдәгез, тимик инде. Узган юлы болай да бөтен авылны көлдердек…
Ә мин һәр кайтуымда күңелемнән генә рәхмәт әйтәм. Чөнки Шәледәге беренче ялым миңа гомерлек истәлек, көлеп сөйләрлек хатирәләр һәм бер гади хакыйкать бүләк итте: авылга бер генә тапкыр гашыйк булсаң, күңелең сине кабат-кабат шунда алып кайта.
Бер генә нәтиҗә ясадым: социаль челтәрләрдә авыл бик романтик күренә икән. Ә чын авыл сине иң элек казлары белән каршы ала!
(Бер таныш кыз сөйләгәннәрдән)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк