«Күңел» ресторанының бренд-шефы Алексей Чернов белән журнал укучыларыбызны алдагы санда таныштырган идек инде. Татар халкының милли аш-суларына заманча яңа сулыш өрүче, дидек без аны. Бу юлы ул үзе уйлап чыгарган үзенчәлекле рецептын тәкъдим итә.
Менюдагы атамасы «татар чәе белән мусс» булса да, без аны үзебезчә генә итеп «мәтрүшкәле мусс» дип атарга булдык. Татар халкы кара чәй янына һәрвакыт шифалы үләннәр дә кушып пешергән бит. Зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр, юкә чәчәгенең хуш исләре килеп торган сөтле чәй яраткан. Әнә шул хуш исле чәйне эчкән вакытта Алексейда яңа идея туа да инде: ник әле шушындый тәмдәге десерт та уйлап тапмаска?! Үзебезнең болыннарда җыелган үләннәрне авыл каймагы һәм авыл сөте белән кушып, идеясен тиз арада тормышка да ашыра. Нәтиҗәдә, туган якның тәмен, исен чагылдырган менә шушы десерт барлыкка килә.

Кирәк (12 порция өчен) 3 г эре яфраклы кара чәй / һәркайсы 5 әр г кипкән мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәге, чамбыр, дарулык ромашка / 480 г сөт өсте (33% лы) / 260 мл сөт (3,2% лы) / 180 г глюкоза ширбәте / 340 г эремчекле сыр / 170 г кибет каймагы / 10 г желатин (бүрткәне 40 г) / 2 аш кашыгы үзбәк лимоны суы / 200 г ак шоколад / 70 г көрән шоколад (молочный) / бизәр өчен корт.
Эш барышы

Кәстрүлгә сөтне, сөт өстен һәм глюкоза ширбәтен салып катнаштырабыз. Глюкоза ширбәте урынына шикәрне суда эретеп ясаган куе ширбәт кенә дә кулланырга була.

Бөртекле кара чәйне, зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр, юкә чәчәге һәм ромашканы коры килеш сөткә кушабыз. Җәен яңа гына өзгән үләннәрне дә кулланырга мөмкин.

Кәстрүлне утка куеп, кайнатып чыгарабыз. 2-3 минут кайнагач, утны сүндереп, бүлмә температурасында суытабыз.

Тирән савытта эремчекле сырны (яисә нечкә иләктән чыгарган эремчекне), кибет каймагын һәм лимон суын кушып, блендер белән куерганчы күпертәбез. Үзбәк лимоны урынына 2 көн җылыда торган гади лимонның суы да ярый.

Ак һәм көрән шоколадны кайнап торган «су мунчасы»нда эретәбез (СВЧ мичтә дә эретеп була).

Үләннәр белән кайнаткан сөтне нечкә иләктән яки марля аша сөзәбез.

Күпертелгән эремчекле сырга эрегән шоколадны һәм хуш исле сөтне кушабыз. Ахырдан бүрттерелгән желатинны салып, барысын бергә яхшылап катнаштырабыз.

Муссны чынаякларга бүлеп салып, 2-3 сәгать суыткычка куеп торабыз. Ул ныгып китәргә тиеш.

Табынга чыгарганда десертның өстен йомшак корт (кызыл эремчек) һәм миләүшә чәчәге белән бизибез. Андый чәчәкләр кондитер кибетләрендә сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк