«Яшүсмерләрнең террористик-диверсион эшчәнлеккә җәлеп ителүе арта бара. Нәкъ менә узган ел башыннан бирле яшүсмерләр тарафыннан кылынган диверсияләр һәм терактлар санының артуы күзәтелә, һәм бүгенге көндә бу тенденция саклана», – дип белдерде Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов матбугат очрашуында. Бу инде баланың урамда сугышып, күлмәген ертып кайтып керүе яки тәмәке тартып караганда әтисе кулына эләгүе генә түгел, күпкә куркынычрак. Якты киләчәгенә нокта кую да булырга мөмкин. Шунысы аяныч, моны алар үзләре рәшәткә артына кереп баскач кына аңлый. Әти-әниләр дә: «Минем балам белән мондый хәл булмаячак», – дип яшәүне кулайрак күрә. «Соңыннан бик соң булырга мөмкин, гаиләдә балага карата хәзер аеруча игътибарлы булырга кирәк», – ди «Росдетцентр»ның әйдәп баручы эксперты, педагог-психолог, КФУның Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы укытучысы, радикальләшү куркынычы югары булган катлаулы вазгыятьләр буенча эксперт һәм супервизор Ольга ГАЛАНИНА. Эксперт белән әлеге интервьюны һәр ата-ана укып чыгып, баласы белән ачылып бер сөйләшсен иде. Үз балаларыбызны үзебез якламасак, тагын кем яклар, бигрәк тә әлеге четерекле мәсьәләдә.