Логотип
Актуаль тема

«Кайтаваз. Сара Садыйкова»: «Каләб»леләрдән концерт-хатирә

Татар сәнгате сагында торучы «Кәләб» яшьләр буыны җыены «Кайтаваз» концертлар циклын дәвам итә. Татар җыр сәнгатендә якты эзләрен калдырган җырчы шәхесләребез Әлфәия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка багышланган концертлар уздырдылар, чираттагысы – беренче татар хатын-кыз композиторы, татар халкының сандугачы – Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланды. Концертта «Каләб»нең затлы җырчылары башкаруында Сара апаның халыкчан җырлары аның биографиясеннән театральләштерелгән штрихлар белән үрелеп барды.

«Мин сәхнәдә яшим»

Сара Садыйкова Салих Сәйдәшев фатихасы белән музыка яза башлый. Дөресрәге, композитор аңа музыка язып карарга киңәш итә. Сара Садыйкованың композитор эшчәнлеге Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Көтәм сине» җыры белән башланып китә. Шуннан соң 400гә якын җыр язып, кайберләре халык арасында популярлык казанса да, күпләр өчен Сара апа диюгә «Көтәм сине» җыры беренче булып искә төшә. Инде концертка әйләнеп кайтыйк.
«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты фойедан ук башланган иде. Композиторның шәхси әйберләре, фотоларыннан торган күргәзмә оештырылган иде. Җырларын тыңлау бернәрсә, ә менә аны кеше буларак та тану башка – тагын да якынайта. Илаһи бер сәләткә ия булса да, ул бар бәхете һәм бәхетсезлеге белән безнең кебек кеше, дип уйлыйсың. Кичәнең асылташы – Сара апаның кызы Әлфия Айдарская иде. Зал аны аягүрә басып алкышлап каршы алды.

Концертны уздыруда янып йөргән, «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсен оештыручы, Казан шәһәренең вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова концерттан кергән акчаларның тулысы белән Әлфия Айдарскаяга күчереләсен алдан ук әйткән иде. Ул әлеге концертка бик бөртекләп әзерләнүләре, Сара Садыйкова белнә рухланулары турында да сөйләгән иде концерт уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында.

Концерт Сараның кечкенә чагы белән башланды. Кечкенә сараны – Хәят Җәләлиева уйнады. Аннан соң Сара тормышындагы вакыйгаларны газетлардан «укып белдек». Концертның режиссеры Кариев театры артисты Булат Гатауллин Сара апаның биографиясеннән штрихларны әнә шундый юл белән биргән. Затлы шәхесләр тормышы ташка басылып кала ул шулай. Басма матбугатның асылын күрсәткәне, аны күтәргәне өчен басма матбугатта эшләүче журналист буларак Булатка зур рәхмәтемне белдерәм. Сара Садыйкова тормышындагы яңалыклар белән газета сатучы малайлар – «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре таныштырып барды. Булат үзе дә «Апуш» укытучысы. Шәкертләр аның укучылары булды, дип аңладым. Сәхнәгә татар сәнгатенең киләчәк буынын алып менү дә матур һәм символик үрнәк. Яшибез! Бетмибез! Без бар! Киләчәк бар! «Апуш»лыларның зур осталык белән уйнауларыннан бигрәк, концерт ахырында «Казанның кадерле кичләре»н башка артистлар белән бергәләп басып, чын мәгънәсендә җырлаулары күңелгә май булып ятты. Рольләрен уйнап чыккач, авыз йомып басып торсалар да, берни әйтә алмас идек, мөгаен, әмма бик күңелсез булыр иде. Ә болай шул малайларның татарча җырга кушылып җырлап басып торуларын күрү, касәсенә тулып ашарга торган күңел өчен соңгы тамчы булды. Түгелдем.

Концертның сценарий авторы Резеда Гобева иде. Сценарист буларак Резеданың төп үзенчәлеге – шәхес итеп кенә түгел, ә иң элек кеше, бу очракта хатын-кыз итеп ачуы. Менә Сара Мәскәүгә укырга китә. Анда Газиз Айдарскийны очрата, гашыйк була, кияүгә чыга, югалта... Ул – ана. Кызы Әлфия, әнә, балерина, ак күбәләк булып сәхнәдән очып йөри. Моның белән әни кеше ничек горурланмасын! Менә ул Салих Сәйдәшев (композитор ролендә пианист Зөлфәт Фәхрәзиев булуы да үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия!) белән очраша... Композиторның 400ләп туачак җырына тормышындагы шушы вакыйгалар да нигез ташы булгандыр, мөгаен.

Сара апа ролендә – үзе дә консерватория тәмамлаган, искиткеч моң иясе, Кариев театры актрисасы Алсу Фәзуллина иде. Бу рольдә башка берәүне күз алдына китерергә дә мөмкин түгел кебек. Алсу да миңа калса, образлар тудырып сәхнәдә уйнаса да, ул иң элек моң чишмәсе. Ул шул чорның рухын, Сара апаның образын бирә алды, дип уйлыйм. Газиз Айдарскийны Кариев театры актеры – Илназ Хәбибуллин уйнады. Яраттылар, яндылар алар сәхнәдә. Мөгаен, концертның кульминациясе концертның ахырында булды. «Калеб»леләрнең «Яңа җыр» проекты кысаларында Эльмир Низамов белән Луиза Янсуар махсус Алсу өчен язган «Мин яшим сәхнәдә» җыры бу кичтә яңа яңгыраш алды. Аны әйтерсең Алсу түгел, ә еллар аша узып Сара Садыйкова җырлады. Язмышы турында җырлады. Җырлар язган, спектакльләрдә уйнаган, операларда җырлаган Сара Садыйкова чынлап та гомерен сәхнәгә багышлый. Әлеге җыр һәр тамашачы күңелен кузгаткандыр. Гомумән, «Мин яшим сәхнәдә» җыры Сара Садыйкованыкы гына түгел, һәр драма артисты гимны. Әлеге җырның кабат Алсуга әйләнеп кайтуына бик сөендем.

Концертта Сара апаның җырларын гына түгел, аның җырлавын да ишеттек. Киләсе буынга васыять итеп әйткән сүзләрен дә тыңладык. Концерт ахырында кечкенә Сара белән зур Сара сәхнәгә бергәләп чыкты (Бу алым әле яңарак кына Язучылар союзы үткәргән «Әдәби фест»та булды кебек.) «Килер буыннар затсыз җырлар җырламасын иде», – диде кечкенә Сара. Бик саллы, шәп теләк, әмма балалардан менә шундый теләкләр әйттерү бик үк уңышлы алым түгел, миңа калса. Бала ул – киләчәктә кем генә булса да, бала булып кала. Ул сүзләрне Алсу- ара әйтсә, үтемлерәк булып, җитдирәк кабул ителмәс иде, миңа калса. Ул теләкне әле аңлап та әйтә белергә кирәк!

Затлы җырлар, затлы яшь башкаручылар

Инде концертның энҗеләре – Сара Садыйкова җырлары һәм аны башкаручылар турында. Композиторның, алда әйтелгәнчә, 400кә якын җыры арасыннан бу кичәдә башкарыр өчен сайлап алу үзе үк зур бер эш. Минемчә, иң-иңнәр арасыннан иңнәрен җыйганнар оештыручылар: «Иртәнге нур», «Идел суы ага торыр», «Сиңа гына әйтер сүзем бар», «Көтәм сине», «Әйтергә микән, әйтмәскә микән», «Җидегән чишмә», «Өченче көн тоташ кар ява», «Вальс турында вальс», «Бөркет турында җыр», «Йөрәк сере», «Беренче мәхәббәт», «Әй язмыш, язмыш»…


Бу җырларны башкаручылар – «Калеб» яшьләр буыны җыеныннан берсеннән-берсе затлы җырчылар: Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Инсаф Ганибаев, Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Алмас Хөсәенов, Айгиз Хәйдәршин, Илүзә вәлиуллина, Эльза Заяри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Элина Сафина. Аларның һәрберсе татар сәнгатенең хәзинәсе булырлык! Тамашачыларга җырчыларга кушылып җырларга да була иде бу кичтә. 

«Калеб» концертлары традициясен бозмый, җанлы музыка белән бара. Җырчылар, дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге «Кәyef studio» оркестрына кушылып җырлады. Оркестр уйнау концертка үзенә бер дәрәҗә өсти, залны моң белән тутыра, сихри атмосфера тудыра. Менә шундый концерттан соң кечкенә Сара әйткән затсыз җырларны тыңлыйсы килми инде. Кызганыч, «Калеб» концертлары нигездә бер генә тапкыр куела. Ә андагы җырлар, артистларның тавышлары белән сихерләнгәннәргә нишләргә? Бәлки, «Калеб»леләргә концертларда җырланган җырларны төркемләп, мәсәлән, «Кайтаваз. Сара Садыйкова» дип төрле музыкаль платформаларга кую мөмкинлеген караргадыр. Яшь җырчылар башкаруында бу җырлар бер генә тапкыр яңгырарга тиеш түгел һәм алар Казаннан читтә дә яңгырап, горурлык хисен сугарырга тиеш. Казанның кадерле кичләрен ничек инде битараф кына тыңлап булсын! Ул җыр үзе үк Казан шәһәренең гимны булырлык.

Фотолар: «Калеб» яшь буын җыены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар