Логотип
Шигърият

Түгеләсем килә...

Гөлинә Шәйхи... Актриса, шагыйрә, җырлар авторы, «Китап» милли радиосының тапшырулар редакторы, үткен каләмле журналист... Балтач районы Бөрбаш авылы кызы мәктәп елларында ук йә театр, йә радио-телевидение дип хыялланган. Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетында режиссура бүлеген тәмамлаган. Әтнә драма театрында эшләгән. «Үзеңнән качып булмый, һәр шигыремдә бер бөртек булса да Мин бар...» дип язган, үзенең «Шигырьләрем аша аңларсыз» дигән төркемен булдырган Гөлинәне исә шигърият сөючеләр аеруча якын итә. «Сөю бүләк итәм» дип аталган беренче җыры исә шундук популярлык алып килә. Хисләрен шигырьгә йә җырга салып, укучыларны уйландыра, сагышка-моңга күмә белгән, сүзен кыю итеп әйтә алган үзенчәлекле шагыйрәнең бер шәлкем шигырьләре «Түгеләсем килә...» дип атала.

* * *
Әллә заман, әллә мин үзгәрдем –
Усалландым кебек.
Тормышның һәр сынавына
Карыйм хәзер көлеп.

Сыгылмыймын давылда да,
Канат ныгыган!
Үтте инде ул заманнар
Абынып егылган.

Җилләрнең дә каршысына (!)
Барамын атлап.
Яши белмим җай чыкканча (!)
Кемнедер кабатлап!

Кеше сүзе – кешенеке,
Минеке түгел.
Усалланса да, сафлыгын
Җуймады күңел!

Беләм, кемдер тешләгәнгә
Кемдер тез чүгәр.
Кемдер җанының карасын
Чыгарып түгәр.

Һәм сүгәр. Ә үзенең
Гаебен – аклар.
Соң тамчы сөюен шулай
«Мин» диеп таплар.

...Яши белеп яшәмәсәң,
Нигә ул яшәү?
Сүзләр тансык бу заманда
Алтындыр дәшмәү!
Әллә заман, әллә мин үзгәрдем!

* * *
Җырла әле миңа бүген. Безнең җырны.
Түгеләсем килә бер, түгелим.
Исән икәнемә ышанасым килә...
Җырла инде?! Үлеп бер терелим.
Юк, көлмим!

Бармы диеп сора башта,
Җиһан яңгыратып көлгәнең?!
Мин бит үземне дә синең белән бергә,
Сөю белән рәттән күмгәнмен.

Ара якын хәзер. 
Җаннар шууундый ерак.
Җырла димен... тавышың ишетим.
Хәер, ни мәгьнә?!
                     Җырлавыңны түгел,
Елавыңны да инде күптән ишетмим!

* * *
Аңлатырга, акланырга тырышма да.
Кирәкми
ялганга корылган тормышың.
Һәр көн саен минус бер роль.
Беләм
анысы да тик синең уңышың.

Исәп 1:0. Син – финалда.
Мин җебегән һаман җиңеләм.
Без табынган күкләр күптән инде
тигезләшкән, ахры, җир белән.

Соңгы раунд. Беркем беркем белән дә
исәпләшми инде. Соң нокта.
Читлекнең мин хәзер бу ягында.
Булды. Җитте. Җибәр, дим. Тотма!

* * *
Төн пәрдәсен ертып, җаннар җанга
Йоккан мизгел исеңдәме әле?
Сулыш кайнарлыгы белән 
өткән иренеңдә
Калганмы соң минем ирен тәме?

Күзләреңдә минем күзләр төсе
чагыламы уйга батканда?
Кем дә булса орышамы
                             (минем кебек!)
Тәүлегенә унны тартканда?

Ятканда да һаман укыйсыңмы
Бәхет теләп миңа догаңны?
Үз-үзеңә әле дә бирәсеңме
Җавабы юк шул
                     бер сорауны?!

...Сорау арты сорау туган чакта
Җавап табу (беләм!) икеле.
Бар да бар һәм берни дә юк хәзер,
Җаннар җанга йогып кителде...

* * *
Бер җылы сүз өмет иттем синнән,
Түздем. Көттем.
                   Тик син дәшмәдең.
Тешне кысып түзгән җанны телеп,
Син яшен күк күкрәп яшьнәдең.

Бер елмаю өмет иттем синнән,
Син анысын да миннән жәлләдең.
Күңел өшетерлек карашыңнан 
качып кына
Мин шулай да җылы эзләдем.
Тик бер тамчы сөю көттем синнән...
Анысын башкаларга өләштең.
Еллар үтеп, кабат җанны өтеп,
Ник соң миңа назлап эндәштең?!

* * *
Ялган белән ант эчкәннәр барын
беләм.
Юлларына түшәлгәндә кызыл келәм
кычкыралар бертавыштан:
«Түбән карап, менә ничек көләм...»

Ә мин
ул дөньяны матурлыкка төрәм.
Дөрес, җаны караларны сүгәм,
тик барыбер
юлларына яхшылыктан гөлләр үрәм,
әмма күрәм...
күзләрендә
актык тамчы бер нур сүнгән...

* * *
Синле дөнья синдә калсын әле,
Күренмәслек булып беркемгә.
Бер көнгә җую бу үзеңне һәм...
табудыр, бәлки, кем белә?!

Син көлмә. Моңарчы бу кадәр
Ашыккан юк иде һич гомер.
Мине генә керт тә, келәсен
Элеп куй җаныңның – җил керер (!)

Йөрер дә җиләсләп, дөньяңны
Күчерер эзлекле күчәрдән...
Мин барда син шуны танып кал:
Бүгенгең бәхетле кичәдән.

Кичә дә... бүген дә... калганын
калдырыйк бу карсыз калада:
«Син бүген китәсең... Иртәсен
Питерда синсез таң ярала...»

* * *
Мин юк – синдә. Син юк – миндә.
Югалттың. БЕЗне.
Бүгеннән соң кем дип атыйм
икән мин Сезне?

«Матурым» дип эндәшә алмыйм.
Ямьсез бүген көн.
Көннәрдән соң килеп җитәр
кабат озын төн...

Үтәр шулай көн артыннан
Елак төннәрем.
Берәр кайчан мин аларны
көлеп сөйләрмен!
Ә бүгенгә никтер авыр.
Бәргәләнә җан.
Син оялма. Кирәк икән
җанымны да ал!

Мәхәббәткә табынуым
Булган тик хата.
Араларда сөю түгел,
МИН-МИНЛЕК ята.

Бүгеннән соң кем дип дәшим
икән мин сиңа?!

* * *
«Арыдым. Атлый алмыйм...» 
дигән чакта
Син бит, Әни, миңа кабат җан өрдең.
Бирешергә синең хакың юк дип
Юатып, кат-кат назыңа төрдең.

«Бар да үтә. Сабыр бул, балам», дип,
Яшьләремне сөрттең күземнән.
Сагышның күзенә туры карап яшә,
Качып булмый, дидең, үзеңнән.

Үгет-нәсыйхәтең белән бүген менә,
                                                Әни,
Горур атлап барам эзеңнән.
Үзем өчен тирән бер мәгънә алдым
Синең әйткән һәрбер сүзеңнән.

Ярый әле минем Син бар, Әнкәй,
Ничек яшәр идем мин Синсез?!
Эзләсәм дә, тиңнәр тапмас идем,
Чөнки син – бердәнбер. Син – тиңсез!

* * *
Мин идем бит, кар көртләрен ера-ера,
Егыла-егыла сиңа ашыккан.
Йөгерү түгел, атлап булмый бүген...
Егерме биштә йөрәк талчыккан.

Һава җитми. Тынга каба
декабрьнең синле иртәсе.
Калдыр мине дисең. Яратканны
ничек итеп ташлап китәсең?

Тугыз йөз унөч тәүлек ул аз түгел,
Һәр көнендә – миллион вакыйга.
Сине генә уйлап уянам да,
Синең белән китәм йокыга.

Ә син миңа яратмыйсың дисең.
Нинди була соң ул ярату?
«Беркемгә дә бирмим! Минеке!» дип,
Канатнымы каерып канату?

Миңа калса, җаннар туры килү
Сирәк була. Беләм. Тик – була!
Читтән кара безнең охшашлыкны,
Холык кына үзе ни тора.

Икебез дә – кызу. Безгә хәзер, бүген
Кирәк. Ә иртәгә, бәлки, булмабыз...
Ара ерак. Ләкин җаннар якын,
Беребез өчен беребез туганбыз.

Вакыт чикле. Барыр юллар бикле.
Тар сукмакта бүген икебез.
Бизмәннәргә салып үлчәгәндә,
Икебезнең гаеп бертигез!

* * *
«Дөнья хәлен белеп булмый» диеп
Барчагыз да ача телеграм.
Күктән җиргә төшәр вакыт җитте!
Акыл җитми сезгә бер грамм.

Ул-бу була калса... димен, әгәр,
Телеграм сезгә ни пычакка?
Дөньялыкны саклап калыр өчен
Кайсыгыз ташланыр учакка?

Кыл өстендә тора ил язмышы!
Күзне ачар вакыт лабаса.
Бүген! Хәзер яшәү кирәк җирдә!
Гомернең асылын аңласаң!

Тормыш уен түгел. Бар да реаль.
Мең сорауга бары бер җавап.
Күчәреннән күчеп бара дөнья...
Күрешә алырбызмы без кабат?!

* * *
Мин бу җиргә сине эзләп килдем,
Ышанам мин синең барлыкка.
Табармын күк меңнәр арасыннан!
Югалырга гына ашыкма.

Йөрәк белән йөрәк арасына
Күпер салсам – кулың бирерсең.
Назларыңа мохтаҗ чакларымда
Зинһар өчен, сулыш өрерсең.

Мәхәббәтне кемдер юктыр дисә,
Ышанма син аңа. Алдалый.
Минем кебек эзләп табалмаган,
Сөеп карамаган аңламый.

Һава кебек шундый кирәк чагың...
Кайдан сине эзләп табасы?
Балкып алчы якты бер нур булып,
Кая таба сукмак ярасы?!
 

Теги: Шигырьләр Татарча шигырьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар