«Яшүсмерләрнең террористик-диверсион эшчәнлеккә җәлеп ителүе арта бара. Нәкъ менә узган ел башыннан бирле яшүсмерләр тарафыннан кылынган диверсияләр һәм терактлар санының артуы күзәтелә, һәм бүгенге көндә бу тенденция саклана», – дип белдерде Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов матбугат очрашуында. Бу инде баланың урамда сугышып, күлмәген ертып кайтып керүе яки тәмәке тартып караганда әтисе кулына эләгүе генә түгел, күпкә куркынычрак. Якты киләчәгенә нокта кую да булырга мөмкин. Шунысы аяныч, моны алар үзләре рәшәткә артына кереп баскач кына аңлый. Әти-әниләр дә: «Минем балам белән мондый хәл булмаячак», – дип яшәүне кулайрак күрә. «Соңыннан бик соң булырга мөмкин, гаиләдә балага карата хәзер аеруча игътибарлы булырга кирәк», – ди «Росдетцентр»ның әйдәп баручы эксперты, педагог-психолог, КФУның Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы укытучысы, радикальләшү куркынычы югары булган катлаулы вазгыятьләр буенча эксперт һәм супервизор Ольга ГАЛАНИНА. Эксперт белән әлеге интервьюны һәр ата-ана укып чыгып, баласы белән ачылып бер сөйләшсен иде. Үз балаларыбызны үзебез якламасак, тагын кем яклар, бигрәк тә әлеге четерекле мәсьәләдә.
Ольга Николаевна, хокук саклау органнары белгечләре белдергәнчә, республикада ел башыннан транспорт, элемтә, энергетик структураларга ут төртү очракларының күпчелек өлешен үсмерләр башкарган. Мәктәпләрдә дә үсмерләрнең һөҗүм итү очраклары юк түгел. Минем күзәтүләрем буенча, мондый күренешләр соңгы биш елда ешайды. Аңа кадәр тынычрак яшәдек кебек.
– Республикада үсмерләр арасында скулшутингка (мәктәпләргә кораллы һөҗүм – Ч. Г.) карата дөрес булмаган кызыксыну моннан биш ел элек 175 нче гимназиядә булган фаҗигадән соң күзәтелә башлады. Чөнки бу хакта бертуктаусыз сөйлиләр, язалар. Шау-шуы күп. Үсмерләрне менә шуның белән җәлеп итәләр дә. Танылу алу өчен иң гади, иң примитив юл бит. СВО башлангач, үсмерләрне диверсион эшчәнлеккә вербовкалау очрак-лары башланды. Вербовкаланган балаларның яше түбәнәйде, араларында кызлар да барлыкка килде.
Әйдәгез, вербовкалаучылар кулына эләгергә мөмкин булган балаларның психологик портретын ясап карыйк әле. Бәлки, үз балабызны, үзебезне танырбыз.
– Үсмерләр «катлаулы яшьтә» булганнары өчен түгел, ә үзләрендә берьюлы өч «йомшаклык дәрәҗәсе» туры килгәнгә күрә вербовкалаучылар өчен идеаль мишень булып тора. Беренчедән, күңелләре гаделсезлеккә карата нык сизгер. Ата-аналары аларны гел контрольдә тота. Ә гел контрольдә яшәгән кешенең эчке контроле үсә алмый – үсмерләрнең эчке үзәкләре нык түгел. Ата-анага протест белдереп, алар нәкъ менә җинаятьчеләр тозагына эләгәләр дә. Икенче фактор – гаилә. Ярлы гаиләләр бар. Сүз матди ярлылык турында бармый. Ата-ананың бала тормышында формаль гына булуы эмоциональ ярлылык турында сүз бара. Ягъни: «Сине ашатам, барысын да сатып алып бирәм, әмма синең уйларыңа, эмоцияләреңә игътибар итәргә вакытым юк», «Син зур инде, нәрсә телисең, шуны эшли аласың», – дип әйтүче ата-аналар. Шул рәвешле бала тормышта терәген югалта. Ата-аналар еш кына менә шул ике стратегиянең берсен сайлый: йә гиперопека, йә битарафлык. Бу очракларда яшүсмер тәнкыйди фикер йөртергә өйрәнми. Тагын бер мөһим сәбәп – үсмер тормышында күңелен җәрәхәтлә-гән вакыйга булу. Баланы, мәсәлән, иптәшләре социаль челтәрләрдә (хәзер аларның күпчелек тормышы шунда) мыскыллы итеп шәрехли, йә сыйныфташлары читләшә... Балага авыр: аны кабул итмәделәр, ачыктан-ачык түбәнсеттеләр. Ә бу яшьтә аларга нәкъ менә төркемдә булу мөһим. Өйдә ул әлеге проблемасына игътибар итүче тапмый. Һәм бала үзенә теләктәшлек итүчене читтән эзли башлый.
Балаларны кайда күбрәк «эләктереп» алалар?
– Компьютер уеннарында, билгеле бер тематикадагы ябык берләшмәләрдә, мессенджер каналларында. Бала ярсуны һәм агрессияне, моңсулануны күрсәтү мөмкинлеге булган төркемнәрдә утырырга мөмкин, анда да аулыйлар. Безнең гадәти тормышта тискәре хис-тойгыларга карата еш кына тыю яши: агрессив булырга, ачуланырга, ярсырга ярамый, син һәрвакыт елмаеп торырга тиеш. Бала негатив эмоцияләрен нәкъ менә әлеге ябык төркемнәрдә, берләшмәләрдә һәм уеннарда чыгара да.
Димәк, балаларны вербовкалауда интернет иң хәлиткеч фактор булып чыга?
– Әлбәттә! Замана үсмере өчен интернет һәм ясалма интеллект – ул аралашу мохите генә түгел, ул – тормыш мохите. Анда танылу алалар, статус яулыйлар, дуслашалар, серләрне ышанып тапшыра торган мөнәсәбәтләр коралар, беренче мәхәббәт тә шунда туа. Кызганыч, ачыктан-ачык түбәнсетү дә нәкъ менә шунда була... Вербовкалаучы да мәктәпне, олыларны урап узып, балага турыдан-туры юлны шунда таба. Бала артыннан күзәтү мөмкинлеген ала. Үсмерләргә интернетта барысы да аноним кебек тоела, әмма бу – ялгыш фикер. Алар үз дошманнарын күрмиләр, куркынычсызлык турында уйланмыйлар. Нәтиҗәдә, дошман дуска әйләнә.
Интернет йогынтысы көчәюнең сәбәбе – җәлеп итү тизлегендә. Ягъни гади генә бер «сәлам»нән алып ут төртергә яисә ниндидер деструктив гамәл кылырга кушкан инструкциягә кадәр бары тик өч-дүрт көн кирәк булырга мөмкин. Бу баланың олылардан никадәр ерак булуына, аның нинди халәттә яшәвенә бәйле. Менә бер мисал: имин гаиләдән булган 15 яшьлек кыз бала. Социаль челтәрдәге уңышсыз фотосы аркасында мәктәптә аннан көләләр – ул ачыктан-ачык түбәнсетү мохитенә эләгә. Өйгә елап, күңеле төшеп кайта, ә әнисе аңа: «Шуңа борын салындырып утырасыңмы? Игътибар итмә син аларга», – ди. Ә ике көннән соң аңа мессенджерда таныш булмаган кеше яза. «Мин синнән көлгән постны күрдем. Алар сиңа тиң түгел. Шуларны урыннарына утыртырга өйрәтим-ме?» – дип яза. Әнисе бит аңа берни тәкъдим итмәде, ә бу ярдәм итәргә тели. Биш көн язышудан соң «дусты» аңа хәрби комиссариат коймасына законга каршы килә торган билге ясарга куша. «Үзең турында белдер, син – көчле, син – кәттә! Менә алар сине бәяләмәде, ә син булдырасың!» – дип яза ул. Кыз ризалаша. «Мин бернинди начар нәрсә эшләмим» дип уйлый. Ә бу «дус» – башка илдә теркәлгән 35 яшьлек вербовкалаучы булып чыга. Россия Федерациянең Җинаять кодексы статьясы буенча законга каршы килгән рәсем ясауның диверсион эшчәнлек булып бәяләнүен кыз, билгеле, белми.
Балалар, әлбәттә, кануннарның күбесе белән таныш түгел. «Мин бит кеше үтермим, җимермим, шартлатмыйм, димәк, бу җинаять түгел, шаяру гына», – дип кабул итә. Әмма бүгенге заман вазгыятендә законга каршы булган төрле билгеләр ясау да диверсия булып исәпләнә. Бу хакта балаларның күңелен кайтармыйча гына ничек сөйләшергә соң? Үсмерләр акыл өйрәтүне яратмый да бит әле.
– Балалар түгел, әти-әниләр үзләре дә бик еш кануннарны белеп җиткерми. Бала белән бары үз итеп сөйләшә белергә кирәк. Хәзер үсмерләрне диверсион эшчәнлеккә җәлеп итү турындагы социаль роликлар бар. Менә шул роликларны кара, дип, балага җибәрмичә, аны бергәләп карау һәм караганнан соң фикерләшү мөһим. Мәгариф учреждениеләрендә исә роликларны караганнан соң белгечләр белән сөйләшү нәтиҗәле. Роликтагы үсмер нигә бу җинаятьне кылган, аны моңа нәрсә этәргән? Ә башкача ничек эшләп була алыр иде?.. Фикер алышканда үсмер уйлана башлый, шул рәвешле тәнкыйди фикер йөртү барлыкка килә. Бу хакта олылар белән сөйләшергә мөмкин булганлыгын да аңлый. Үсмер бит нәкъ шушы чорда яшәеш мәгънәсе турында уйлана башлый. Аңа теләсә нинди темага тере аралашу мөһим. Сөйләшү, бәлки, бәхәсләшү дә өйдә дә булырга тиеш. Сөйләшү – вербовкалаучы тозагына эләкмәс өчен үзе үк зур профилактика.
Ата-ана баласының вербовкалауга эләгүен белеп алды йә баласы бу хакта үзе әйтте, ди. Бу очракта әти-әни нишләргә тиеш?
– Вербовкалаучы сүзен тыңлап, үсмер законга каршы булган ниндидер гамәл кылды, мәсәлән, заводны йә күперне фотога төшереп җибәрде һәм моның өчен акча алды, ди. «Син моның диверсия икәнен беләсеңме? Бу эшең турында хәзер бөтен кеше беләчәк, ә бу инде – террорчылык эшчәнлегенә булышлык итү...» – дип, аны шантажлый башлыйлар. Бу вакытта бала ике ут арасында кала: бер якта – дәүләт тарафыннан җәзадан, икенче яктан – вербовкалаучының үченнән курку. Бала әти-әни-сенә бу хакта әйтә икән, монда бер генә кагыйдә булырга тиеш: җәза – юк, тулы яклау – бар! Кычкырырга, истерикага бирелергә ярамый. Табиблар кебек эш итәргә кирәк. «Мин сине кисәткән идем бит!» – дип битәрләү дә урынсыз. Беренче эш итеп тиз арада вербовкалаучының телефон номерын һәм язышу тарихын скриншот ясап алырга кирәк. Болар – дәлил. Шантажлаучы белән диалогка кермәскә кирәк, бу бик куркыныч. Алар хәтта өлкәннәрне дә вербовкаларга мөмкин. Шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Скриншотлар ясап, телефон номерларын теркәү белән үк, баланы яклау законы үз көченә керә. Бала – балигъ булмаган шәхес, аны эзәрлеклиләр һәм шантажлыйлар, димәк, ул яклауга мохтаҗ. Аңарда ата-анадан курку хисе вербовкалаучыдан куркудан караганда көчлерәк булып чыкса, бу очракта нәтиҗә фаҗигале булачак. Вербовкалаучы баланы тагын да ныграк шантажлаячак. Корбан бөтенләй яклаучысыз кала, аның терәге булмый. Алга таба кечкенә диверсияләр түгел, ә зур җинаятьләргә этәрү башлана. Бу инде уен түгел, ә реаль фаҗига – бала капканга эләгә.
Диверсия эшчәнлегенә килеп капкан бала, үзенең җинаять кылганлыгын тулысы белән кайчан аңлый?
– Аңлау еш кына бала инде җинаять кылып, тикшерүче каршында утырганда була. Моның уен түгеллеген ул шул чакта гына аңлый. Бала ата-анасының күзләрендә курку күрә – алар инде аңа берничек тә ярдәм итә алмый…
Нәрсә аркасында алар диверсияне уен итеп күрә һәм аның куркынычлыгын бәяли алмый?
– Беренчедән, моның сәбәбе – аларның цифрлы фикерләве. Бала төймәгә басу белән барысын да бетереп, язышуны сызып ташлап була торган дөньяда үскән. Аңа язышуны бетерү белән проблема юкка чыга кебек. Икенчедән, вербовкалаучының моны уен формасында тәкъдим итүе. «Сиңа бонус булачак, абруй казаначаксың», – дип кызыктыра ул. Ягъни, «җинаять» дигән сүз бөтенләй яңгырамый. «Моның өчен берни дә булмаячак, сиңа әле 16 яшь тулмаган бит», – дип алдый. Ә 2025 елдан башлап мондый җинаятьләр өчен җинаять җавап-лылыгы 14 яшьтән үк каралган. Әмма балалар да, күп кенә ата-аналар да бу хакта белми. Мәсәлән, бер 15 яшьлек яшүсмер тимер юлдагы реле шкафына ут төртүне «ышаныч квесты» дип уйлаган. «Син төркемгә керү һәм анда танылу алу өчен әлеге гамәлне кылырга тиешсең», – дип ышандырганнар аны. Ул үз кураторына: «Мин барысын да үттем», – дип яза. «Хәзер бүләгеңне ал», – дип, куратор аккаунтын бетереп ташлый. Мондый чакта бала хәтта суицидка да барырга мөмкин, чөнки ул: «Минем тормышым бетте, мин – җинаятьче», – дип уйлый.
Сез «тыныч бала – иң куркыныч бала», дип әйтәсез…
– Артыгы белән тыныч баланың күңелендә ниләр булганын аңлап булмый. Яшүсмерлек чоры – ул табигый протест һәм дөньяны танып белү вакыты. Бала үз хисләрен чыгарырга, хаталар ясарга һәм аларны җиңәргә өйрәнергә тиеш. Ата-ананың бурычы – бала тирәсендә «ясалма оҗмах» кору түгел, ә аңа хаталары аша кыен-лыкларны җиңәргә булышу, авыр чакта кул сузу. Вербовкалаучылар гаиләдәге «эмоциональ бушлык» һәм ата-ананың «бездә барысы да идеаль» дигән ялган иллюзиясе булган җирдә барлыкка килә. Ата-аналар никадәр күбрәк контрольдә тотсалар, барысын да үзләре хәл итсәләр, баланың капканга эләгү мөмкинлеге арта. Балага тормышта рәшәткә түгел, ә кагыйдәләр кирәк. Кызганыч, без еш кына аның тирәсендә нәкъ менә рәшәткә корабыз.
Менә шул рәшәткәләрне корып, «Минем бала мондый хәлгә тарымаячак» дип уйлап яши күпчелегебез…
– Менә бу иң куркыныч уй да инде. Теләсә кем корбанга әйләнә, деструктив гамәлләр кыла ала. Безнең бурыч – баланы кыенлыклардан яисә интернеттан бөтенләй үк аерып кую түгел. Баланың хата ясаганнан соң да качмавы, әти-әнисе янына кайтып, бу хакта ачыктан-ачык әйтә алуы мөһим. Үзара ышаныч дигәнебез нәкъ менә шушы инде ул. Шулчак бала бүлмәсендә ата-ана өчен һәрвакыт урын да, сөйләшергә вакыт та табылачак! Бу гаиләдә бала өчен дә, олылар өчен дә төгәл кагыйдәләр булганда гына мөмкин. Мондый гаиләдә бала белә: аның өчен иң мөһим кешеләр – әтисе белән әнисе. Баланың иң куркыныч дошманы интернеттагы җинаятьче түгел, ә ата-ананың «минем балам белән андый нәрсә беркайчан да булмаячак» дигән артык ышанычы һәм үзенең: «Дөресен сөйләргә ярамый, чөнки мине җәзага тартачаклар» дип уйлап яшәве.
Баланың җинаятьчеләр тозагына эләгүен нинди билгеләр аша белеп була? Анда үзгәрешләр булмый калмыйдыр бит?
– Игътибарлы ата-ана өчен баладагы үзгәрешләр бик сизелә. Мәсәлән, бала кинәт барлык җайланмалардан парольләрне алыштыра, якынлаша башласагыз, телефонында кушымтасын сүндерә йә экранын әйләндереп куя, элек кулланылмаган яңа мессенджерлар, анда аноним аватаркалар пәйда була, даими рәвештә бүлмәсенә кереп бикләнә, гаиләгезнең уртак чатыннан чыгып китә, көнлек режимы бозыла, йокысызлыктан интегә, баш авыртуларыннан зарлана. Эмоциональ яктан стабиль түгел: тиз кабынып китә, дорфалана йә эмоцияләре бөтенләй юкка чыга. Ул физик яктан сезнең янәшәдә булса да, уйлары белән читтә. Әйләнә-тирәдәгеләргә, хакимияткә карата нәфрәте барлыкка килә. Телендә «система», «акция возмездия», «беспредел», «им поделом» ише сүзләр барлыкка килә. Дуслары белән мөнәсәбәтләрне өзә, ишегалдында футбол уйнарга чыгудан туктый, гомумән, урамга чыкмый башлый. Ниндидер онлайн дусты пәйда була, ул аның турында күп сөйли. Нәрсәгәдер акча сорый яисә, киресенчә, каяндыр акчасы барлыкка килә. Бу билгеләр ата-ана өчен «кызыл флаг» булырга тиеш.
«Аталар һәм балалар» проблемасы – классика инде ул. Элек әти-әниләр беребезне дә үчти-үчти итеп алларына гына утыртып үстермәде. Хәзер, миңа калса, балаларга игътибарны күбрәк тә бирәбез, әмма, шуңа карамастан, ике арадагы психологик проблемалар заман афәтенә әйләнеп бара кебек…
– Монда да төп сәбәп – интернеттагы идеаль тормыш «картинкасы». Бу – безнең заман афәте. Элек кешеләр бергә җыелып сөйләшә, фикер алыша, үзара җанлы мөнәсәбәтләр кора иде. Проблемаларны уртага салып сөйләшәләр иде. Аннан соң психологик проблемалар турында сөйләшеп утырырга вакытыбыз да юк иде: эштән арып кайтып керәбез, көнкүреш проблемалары да җитәрлек. Өлкәннәр дә, балалар да эчке агрессияне, ярсуны һәм ачуны шул көнкүреш мәшәкатьләре аша чыгара иде. Ә авыл җирендә яшәүчеләр өчен физик хезмәт тагын да күбрәк булды: су ташыйсы, утын ярасы... Аннан соң аралашу, бергәләп җыелу, гаилә традицияләре бар иде: бергәләп җырлашып утырулар, сөйләшүләр... Менә шундый ялдан кешеләр рәхәтлек таба иде. Ягъни, безне үзара якынлаштыручы нәрсәләр күп иде, чөнки бөтен кыенлыкларны бергә җиңдек, бер-беребезгә булыштык. Ә хәзер шулкадәр үзебезгә бикләнәбез – изоляциядә яшибез, уңышлы тормышның ясалма иллюзиясен тудырырга тырышабыз. Шул рәвеш-ле бер-беребездән көнләшә башлыйбыз. Хәзер кеше бүтәннәрнең уңышларына чын күңелдән шатлана да белми. Ә балалар моны күреп үсә һәм шушы модельне кабул итә. Хәзер, әйткәнемчә, балалар белән эмоциональ якынлыкка кытлык, чөнки вакыт юк. Ә бит нәкъ менә хәзер, безнең заманда, ата-ана булу – иң зур эш! Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясаганда бу хакта гел әйтәм. Өйдә яшүсмер булганда, син өйгә эшкә кайткан кебек кайтасың. Улым инде зур, әмма ул яшүсмер булганда мин дә өйдә әни булып эшләдем. Нәкъ менә бик тыгыз режимда эшләдем – үзара элемтә кору һәм аны саклау өчен. Ә бу күп көч сорый. Кызганыч, «барыгыз да минем балам белән эшләргә тиешсез» дип уйлаган ата-аналар да юк түгел хәзер. Бу инде кулланучылар мөнәсәбәте. Әмма мин кабатлаудан туктамыйм: бар нәрсә гаиләдән башлана, баланы иң элек гаилә тәрбияли.
Фото: Фирүзә Вәлиева
Инфографика ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк