Тиздән, бик тиздән, рамнарын киереп ачып, өйгә яз һавасын кертеп, тәрәзәләр юарга тотынырбыз. Язын тәрәзә юу – үзе бер йола, тормышның матур бер мелодиясе бит ул. Бер тап, бер эз калдырмый юган тәрәзә пыялалары аша язгы табигать тагын да чистарак, тагын да сафрак булып күренә сыман. Тәрәзәләрне юганнан соң, кетер-кетер ак пәрдәләр дә элгәч, өебез яңарып, зураеп, матурланып киткән кебек.