Кешеләр еш кына картаю кинәт кенә башлана дип уйлый. Менә кичә генә син япь-яшь идең, иртән торганда инде үзгәргәнсең. Ләкин чынлыкта организм әкренләп картая. Ул һәрвакыт үзендәге үзгәрешләр турында безне кисәтә, ләкин без аны ишетмибез яки ишетмәгәнгә салышабыз.
Организмыгызның сигналларын ничек аңларга соң? Аларны аңлап, яшьлекне озаграк сузу өчен нинди чаралар күрергә?
Организмның «тизрәк, югарырак, көчлерәк» режимыннан «ресурсларны саклау» режимына күчкәнен күрсәтүче 10 иң ачык билгене барлыйбыз.
Яшь вакытта яткан урыннан сикереп торып йөгерә идегезме? Хәзер иртәләрегез башкача башлана. Уянасың, торасың, ләкин беренче адымнарны үрдәк кебек атлыйсың: аяклар авыр, тезләр тулысынча бөгелми, гәүдә бер яктан икенче якка янтая...
Бераз йөргәч, буыннар языла үзе, барысы да үткән кебек була. Бу картаюның беренче классик билгесе: буыннардагы синовиаль сыеклык хәзер элеккеге сыйфатын югалта. Эшли башлау өчен мускулларга башта җылынырга кирәк.
Нәрсә эшләргә? Иртәнге күнегүләрне искә төшерергә туры киләчәк. Хәтерлисезме, мәктәптә безгә көн саен иртән өйрәтәләр иде бит аларны. Менә кайчан кирәк булып чыкты алар!
Элек йөзеңне мендәргә куеп йокласаң да, уянгач бер эзе калмый иде. Хәзер битегезне мендәр эзе берәр сәгатьләп «бизи». Тагын бер билге – бармак белән тәнгә бассаң, чокыры тиз генә бетми.
Бу косметик проблема гына түгел. Бу – коллаген һәм эластин кытлыгы башлану турында сөйли. Тире үзенең сыгылмалылыгын югалта, май катламы кими.
Нәрсә эшләргә? Көн дә тиешле күләмдә су эчү, тирене кремнар белән тукландыру, дымландыру, рационны дөрес итеп кору – болар тән тиресенең яшьлеген озаграк сакларга мөмкинлек бирә.
Тозлы кыяр банкасын элек бер кул белән дә җиңел генә ача ала идегезме? Хәзер чәйнекне күтәреп су агызу да авыр булып тоеламы?
Мускуллар – матурлык кына түгел, сәламәтлек һәм яшьлек резервуары. 30–35 яшьтән соң мускуллар кими, саркопения башлана. Мускуллар һәм нервларның зәгыйфьләнүе кул көченең кимүенә китерә.
Нәрсә эшләргә? Әлеге дә баягы физик күнегүләрне искә төшерергә туры килә. Мускулларга җиңел генә көчәнеш бирергә.
Элек икегә кадәр китап укып ятсаң да, иртән йокың туеп, энергияле булып уяна идең. Хәзер кичке унда күз йомыла. Ә иртән иртүк күзләр – «шар».
Бу циркад ритмның бозылуы, мелатонин җитмәве. Организм: «Вакыт аз, йокыны кимет, эшлә!» ди.
Нәрсә эшләргә? Йокы килгән вакытта ятарга, иртән иртәрәк уянырга. Йокы ритмын әнә шулай җайга салырга мөмкин.
Элек бишенче катка күтәрелү берни түгел иде, хәзер икенче катка менгәнче үк тын кысыла. Яисә автобуска йөгергәндә йөрәк үз урыныннан чыгып китәр төсле тоела.
Бу сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышын күрсәтә. Йөрәк эшчәнлеге кими, кан тамырлары сыгылмалылыгын югалта.
Нәрсә эшләргә? Аэробик күнегүләр: йөрү, йөзү, җиңелчә йөгерү йөрәкнең эшчәнлеген яхшыртырга булыша.
Элек кыш көне генә крем кулланырга туры килә иде. Хәзер бөтен тән тиресе коры. Бу корылыкны кремнар белән генә бетерүе дә кыен.
Нәрсә эшләргә? Суны тиешенчә күп эчү, һаваны дымландыру, тирегә майлы һәм тукландыра торган кремнар сөртү.
Бу – кан тамырларының ныклыгын югалту, регенерация кимүе.
Нәрсә эшләргә? Табибка күренергә. Ул кан тамырларының сыгылмалылыгын һәм ныклыгын сакларга булыша торган дару язып бирер. Кан тамырларын контраст душ, җәяү йөрү дә ныгытырга булыша.
Элек яратып ашаган ризыкларны хәзер организм авыр кабул итә. Майлыракны ашасаң, күңел болгана, борщтан эчкә газлар җыела...
Бу – ферментлар җитмәү, бавыр һәм эчәк моторикасының акрынрак эшли башлавы.
Нәрсә эшләргә? Ашаганнан соң үзеңне ничек хис итүеңне күзәтергә, майлы ризыкны көннең беренче яртысында ашарга, яшелчәләрне пешереп ашарга.
Элек җиңелчә генә киенсәң дә туңмый идең. Хәзер аркага шунда ук салкын үтә башлый. Метаболизм, кан әйләнеше әкренәю, май катламы кимү аркасында шулай ул.
Нәрсә эшләргә? Җылырак киенергә, салкыннан сакланырга.
Тып-тын булганда колакта шаулаган тавыш ишетелү, күз алдында кара таплар очып йөрү – бу нерв системасы һәм кан әйләнеше үзгәрүдән.
Тиннитус – эчке колактагы кан әйләнеше бозылу. «Чебеннәр» – күз тукымасындагы үзгәрешләр. Сәламәтлек өчен уркыныч түгел, ләкин күрү һәм ишетү системасының туза башлавын күрсәтә.
Нәрсә эшләргә?
Паникага бирелмәскә. Тиешенчә йокы, тиешенчә су, хәрәкәт, дөрес рацион – бар да гадәти киңәшләр, ләкин нәкъ менә шушы баналь киңәшләр организмның ресурсларын сакларга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк