Мөлаем йөз. Көләч күзләр. Тыныч караш... Күкрәгендәге орден-медальләренә игътибар итмәсәң, рәсемдә Советлар Союзы Героедыр дип уйламассың да. Ләкин тышкы кыяфәт кайчагында алдаучан була. Татарның батыр кызы Мәгубә Сыртланова турында укыганы, ишеткәне булганнар бу тыныч караш артында нинди батырлык, курку белмәс егетлек, Ватанга тугрылык ятуын яхшы белә. 1912 елның 15 июлендә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа ул. Моңа кадәр аның чыгышын гади татар гаиләсеннән дип кенә күрсәтәләр иде. Ә чынбарлыкта әтисе Хөсәен Рахманкулов та, бабасы да сәүдәгәрләр була. Үз фамилиясен Сыртлановага ул Урта Азия университетының медицина факультетына керер алдыннан гына алыштыра. Хәер, аның монысы бөтенләй башка тарих... Чоры шулай таләп иткән... Ләкин медик булу уе чынга ашмый кала, әтисенең гади игенче булмавы ачыла... Берара Ташкентта телеграфистка булып эшли, аннары фабрикага урнаша.