Татар телендәге интернет-сәхифәләрне карап баручыларга Тәнзилә ИДИЯТУЛЛИНА исеме яхшы таныш. Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче бу ханымның сәхифәсенә хәзер 104 меңнән артык кеше язылган.
«Блогерлыкка алты ел элек, һич уйламаганда гына керешеп киттем. Телевидениедән Рамил Гарипов блогер Василий турында сюжет эшләргә килгән иде. «Ник син дә блогер түгел?» – дип сорады ул миннән. «Авылда яшәп, нәрсә генә төшерим соң? Колхозда 30 ел сыер савам», – дим. Сыер сауганыңны гына төшереп куйсаң да, кешегә кызык бит ул, дигәч төшергән видеомны шундук бер зур паблик үзенә күчереп алды. Шуннан китте инде. Мин тормышны ничек бар шулай күрсәтәм, популяр булуның сере шундадыр», – ди Тәнзилә, үзенең блогерлык тарихы белән таныштырып. Тагын бер сере – үз авылын, кешеләрне ихлас яратуындадыр да, мөгаен.
Тәнзиләләр – алты кыз туган – алтысы да үзләренең Вахит авылында төпләнгән. Ире Ришат та – Вахит егете. Аның да бар туганнары шушында гомер итә. Тәнзилә белән Ришатның кызлары да бәхетне читтән эзләмәгән: Язилә дә, Рәмилә дә язмышларын үз авыллары белән бәйләгән. «Татарстанның иң бай авылы диләр безне», – дип горурланып әйтеп куя Тәнзилә.
Ә блогында аның – авыл тормышы. Иртәнге томанның яшел болыннарны ак биләүгә төргән мизгелләре, гөлләрнең чык тамчысында күзләрен юган мәлләре, мәмрәп пешкән җиләкләрнең хуш исе, мичтә пешкән коймак тәме…
Укучыларыбызга бүген тәкъдим итә торган том-ям ашын ул бәйрәмнәргә тансык сый итеп әзерли. Бераз ризык төрләндереп аласыгыз килсә, безгә кушылыгыз!
Кирәк
1 стакан түгәрәк дөге (200 граммлы стакан) / 300 г диңгез ризыклары (креветка, мидия, кальмар һәм башкалар) / 200 мл сөт өсте (15%) / 2 аш кашыгы том-ям пастасы (интернет кибетләрдә бар) / 150 г черри помидоры / 200 г шампиньон гөмбәсе / 1 баш суган / 1-2 тырнак сарымсак / бер уч петрушка / 3 литр су / тәменчә тоз / кыздырырга үсемлек мае.
Эш барышы
Кайнап торган тозлы суга салып, дөгене йомшарганчы бүрттерәбез. Дөгегә караганда су ике тапкыр күбрәк кирәк. Йомшарганнан соң дөгене сөзеп, кайнар су белән чайкатабыз.
Суганны вак шакмаклап, помидор һәм гөмбәне түтәрәмләп турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә үсемлек мае салып, башта суганны кыздырабыз. Аннары гөмбәне кушып, суы беткәнче кыздыруны дәвам итәбез.
Гөмбә кызгач, вак угычтан уган сарымсак һәм помидорларны өстибез, том-ям пастасы салабыз. Ул бик борычлы. Кырку ризыклар яратмасагыз, аны кимрәк кушыгыз.
Кызган яшелчәләр өстенә әле генә кайнап чыккан су агызабыз. Тәменчә тоз өстибез.
Шулпа кайнап чыкканнан соң чистартылган һәм туралган диңгез ризыклары өстибез. Без креветка, мидия һәм кальмар алдык. Аларны яратмасагыз, кызыл балык белән дә пешерергә мөмкин.
Креветкалар 4-5 минут кайнаганнан соң, шулпага сөт өсте кушабыз. Ул никадәр майлырак булса, шулкадәр тәмлерәк. 15 процентлысы урынына 20 процентлысын да алырга була.
Иң ахырдан туралган петрушканы салып, ашны сүндерәбез. Ул әзер!
Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән дөге куябыз. Ашка аны һәркем үзенә кирәгенчә генә куша.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк