«Сигезенче класста укыганда, практикага татар теленнән яшь укытучы кайтты. Мәктәпкә яңа укытучы килүе үзе үк күңелле яңалык бит. Аның дәрес бирүе дә кызыклырак тоела, киенүе дә үзенчәлекле кебек. Әле, өстәвенә, тагын берәр кызыклы шөгыле дә булсамы?!
Практикага кайткан атнасында ук Ләйсән Рафисовна кызларны үз янына җыеп алды да кемнәрнең биергә яратуын сорашты. Анысы, биергә яратабыз инде яратуын, бәйрәмнәргә концерт куйсак, биеми калган юк... Классыбыз белән Ләйсән Рафисовна оештырган бию түгәрәгенә язылдык! Күңелемдә укытучым кабызган шушы ялкын гомер буе янарлык бер учакка әверелер дип, ул чакта кем уйлаган?» Биектау районы Урта Алат мәдәният йорты директоры, хореографиядән беренче категорияле педагог Гөлчәчәк ГАЛЛӘМОВАның мәдәният дөньясына китергән тәүге адымнары әнә шулай сигезенче класста укыганда ук ясала.
– Мәктәпне тәмамлар чак җитте. Әнием белән дәү әнием мине хисапчы итмәкче. Ә минем биисем килә. Биючеләрне кайда әзерләгәннәрен дә беләм – Казан дәүләт мәдәният университетында андый бүлек бар икән. Инде нинди имтиханнар бирергә кирәген дә белештем, тик бу хакта өйдәгеләргә генә әйтергә куркам. Шулай да, әйтмичә дә булмый, чөнки ул бүлеккә документларыңны тотып кына барып кереп булмый, биюгә осталыгыңны да күрсәтергә кирәк. Ничек итсәм иттем, үз сүземдә нык торып, әнине күндердем – унынчы класста укыганда Казанга бию дәресләренә дә йөрдем. Һәм 2007 елдан мин – мәдәният университеты студенты!
Шул елны Биектауда «Балкыш» балалар иҗат йорты ачылды. Мине, әле беренче генә курсны тәмамлаган студентны, шунда хореография укытучысы итеп чакырдылар.
Беренче елны ук 3 яшьлек балалар төркеме бирделәр. Башта биш кенә төркем иде, аннары җиде булдылар. Һәр төркемдә 16 шар бала. Партерлы гимнастикага өйрәтәм, пластикага, хореографиягә… Мәш киләбез!
2019 елга кердек. Безнең мәдәният йортында моңа кадәр эшләгән Тәнзилә апа Закирова пенсиягә чыга икән, аның урынына куярга кеше эзлиләр. «Син булдырасың, алынып кара әле», – диләр. 14 ел эшләгән яраткан эшемне ташлап китимме? Алай дисәң, авыл да үземнеке. Сәхнәләрен үзем таптап үскән мәдәният йорты бит!
Шул елның 1 февралендә Урта Алат мәдәният йортына эшкә чыктым. Балаларымны да ташламадым – 2022 елга кадәр анда да эшләп йөрдем әле...
Клубта миңа кадәр үк эшләгән Кадрия, Алия апалар ачык йөз белән каршы алды. Монда без җиде кеше эшлибез, белгечләрдән – дүртәү. Кадрия апа Хәмитова – сәнгать җитәкчесе. Ул әле мин мәктәптә укыганда ук монда иде, бергәләп ничә генә концерт куйганбыздыр! Алия апа Закирова – аккомпаниатор, тавыш куя, аппаратура көйли. Әнием Гөлүсә Фазылҗанова – оештыручы. Шулай эшләп киттек. Барысы да үзем белгән кешеләр, үзем белгән эш...
Белгән эш, дим, чөнки әниемнең әбисе – Разия алманием дә заманында авыл клубын җитәкләгән. Әнием дә күршедәге Рус Алаты авылының мәдәният йортында мөдир булып эшләде.
Бу урында Алат авылы турында аз гына белешмә биреп үтик әле. Алат даругасы дип, бәлки, күпләрегезнең ишеткәне дә булгандыр. Казансудан башлап, Ашыт, Нократ, Мишә елгалары буендагы җирләр кергән аңа. Үзәге Алат булган. Нократ һәм Пермь белән Казанны тоташтыручы борынгы зур юл буенда урнашкан ул.
Хәзер Алат авылы җирлегенә дүрт авыл – Рус Алаты, Урта һәм Кече Алатлар, Потаниха керә. Урта Алаттан кала, өчесе урыс авылы. Аларда клуб юк, шуңа күрә әлеге мәдәният йорты бу авыл халкына да хезмәт күрсәтә. Ул 1995 елда ук төзелгән. «Культура» милли проекты нигезендә 2023 елда монда капиталь ремонт ясалган. Гөлчәчәк безгә кечкенә экскурсия уздырып алды:
– Цифрлы экраныбыз бар. Ул әле Биектауның үз мәдәният йортына да куелмаган. Мүлмәдә дә, бездә генә. Сәхнә пәрдәләре дә төймәгә басып кына ябыла. Бар да заманча, барысы да өр-яңа. Элек монда су да кертелмәгән, бәдрәф тә урамда иде. Хәзер бик уңайлы. Карагыз әле залыбызның диварларын! Менә бу кыңгыраулы гармунны клуб ачылышына Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бүләк иткән иде...
Чынлап та, мактанырлык шул: бик матур клублары.
– Клуб ул – матурлыкка, затлылыкка өнди торган урын, – дип, Гөлчәчәк дөрес әйтә. – Зуррак бәйрәмгә әзерләнсәк, иң элек фотозона ясаудан тотынабыз. Кайчак берәр ел уйлап йөргән идеяләрем була. Быел 1 гыйнвардан 14 енә кадәр «Яңа ел фильмнары» дигән киномарафон уздырдык. Яңарак кына зур экраннарга чыккан фильмнарны бигрәк тә яраттылар. «Әле моны Казанда да барып карый алганым юк иде», –
дип әйтүчеләр булды. Ераграк авыллардан да килделәр. Августта совет киносы атналыгы уздырган идек.
Безнең Татарстанда гына шулаймы икән – авылларда фольклор коллективлары бик көчле. Урта Алат мәдәният йортында да берьюлы берничә коллектив эшли.
– «Сәхипҗамал» театр коллективы электән үк эшли иде инде. Хәзер ул яшьләр өчен уртак кызыксынулар клубына әйләнде. Скетчлар, кызыклы күренешләр куябыз, – ди Гөлчәчәк. – «Мирас» фольклор төркемен 2019 елны оештырдык. Иң актив катнашучыбыз Гөлфия апа Гаделшина иде, урыны җәннәттә булсын. Хәзер әнә Гөлзадә, Гөлсинә, Роза, Чулпан, Тәнзилә, Гүзәл апалар бик актив.
Ләйсән ханым Садыйкова исә коллективка көздән генә кушылган.
– Яшь вакытта үзем дә биергә ярата идем. Кияүгә чыккач, бер дә биегәнем булмады. Әйдә, бер урын бушады, килмисеңме, дип чакырдылар да, килдем әле менә! Дөбъязда кибеттә эшлим, көне буе аягөсте басып торып, кичкә арысам да, клубка килгәч арыганнар онытыла. Инде сәхнәдән төшәсе дә килми, – дип елмая Ләйсән ханым. – Алты төрле бию өйрәндек. Ветераннарның «Балкыш» фестивалендә катнашабыз. Быел Арчада узган зона турында лауреат исемен алдык.
Мәдәният йорты директоры үзе биюче булгач, башкаларны да тыпырдатуына бер дә аптырыйсы түгел. Алатта яше дә, карты да бии. Балаларның «Бөрлегән» бию коллективын җитәкли Гөлчәчәк. Мәктәптә «Гармония» бию түгәрәген алып бара. Костюмнарына кадәр үзләре тегә икән, шуңа бик гаҗәпләндем.
– Тектереп алсаң, кыйммәткә төшә. Гел районныкыларны да алып кайтып булмый. Бездә элек тә сәхнә костюмнарын үзләре теккән. Кич белән клубка җыелгач, зур өстәлгә таратып салабыз да, кем кисә, кем тегү машинасына утыра. Ул үзе бер күңелле эш. Балаларга да тегәбез, өлкәннәргә дә…
– Калфакларны да үзегез чигәсезме? – дип сорыйм, калфак күргәзмәсенә ымлап.
Үзләре! Һаман да Гөлчәчәкнең тынгысызлыгы инде!
– Айсылу Денисова исемле профессиональ тегүчебез белән икәү башлаган эш булды ул. Быел Татар мәдәнияте ресурсы үзәгендә алтын җепләр, канитель белән чигәргә өйрәнеп кайттым да, балалар өчен чигү түгәрәге ачтым. Канитель белән генә түгел, сәйләннәр белән күпертеп тә чигәбез. Түбәтәй тегәргә дә өйрәндем. Тукай түбәтәе дип йөртәбез аны. Эченә сүс җеп тыгып, сырып тегелә. Чигү курсларында укыганда безгә борынгы калфаклар 60–80 сантиметр озынлыгында булган, аның эченә чәчне яшереп кигәннәр, дип аңлаттылар. Минем дә шундыйларны тегеп карыйсым килә. Район Сабантуйларында калфак тегү буенча мастер-класслар күрсәтәм. Катнашкан һәркем бәйрәмнән калфак белән кайтып китә.
Шушы бер клубта ун төрле түгәрәк эшли икән. Теннис һәм шахмат түгәрәгенә кадәр бар. Авылның аксакалы Рәшит Гафуров балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Әле аны җиңә алган кеше юк бездә, диләр.
– Клубыбыз көне буена ачык, – ди Гөлчәчәк. – Иртәнге якта авыл агайлары килә. Теннис, шахмат, домино уйныйлар. Бәйрәм көннәре булса, чәй табыны әзерлибез.
Әле 23 февральгә ир-егетләребезне чакырып, армиядәге истәлекләрен сөйләтеп, чәйләр эчә-эчә бик күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Рәшит абый Гафуров, Рафис абый Шәрәфиев, Коля абый Салекеев, Рәшит абый Шакирҗановлар бик матур итеп гармунда уйный. Рәшит абый Шакирҗанов чыгышы белән Алаттан булса да, Казанда яши. Монда йорт сатып алып, дача итеп тоталар. Казанда яшәсә дә, барлык чараларыбызда катнаша. «Рәшит абый, син кирәк идең», – дисәң, бер дә баш тартмый, рәхмәт аңа.
Авылыбыз талантларга бай. Раил Хәкимов исемле егетебез бик матур җырлый. Күзне йомып тыңласаң, сәхнәдә Мөслим Магомаев диярсең. Динар Зарипов мәдәният институтын тәмамлады, үзе дә җырлар яза, танылган артистлар белән эшли. Айнур Хәкимов, Фәрит Фазылҗанов, Энҗе Әхмәтова (хәзер Бариева), Энҗе Сәхибуллина, Лилия Сабитова, Гүзәл Фугина, Алсу Хәероваларга да рәхмәт, беркайчан «юк» димиләр.
Өйләдән соң клуб балалар карамагында. Мәктәптән кайтышларына каршыларына чыгып торабыз. Биибез, шигырь өйрәнәбез, җырлыйбыз, рәсем ясыйбыз, корамадан картина җыябыз... Балалар өчен «Сандугач» вокал түгәрәгебез бар, «Бөрлегән»дә ике төркем – зурлар һәм кечкенәләр. Авылыбызда 20 ләп бала, барысы да монда үзе өчен берәр кызыклы шөгыль тапмый калмый.
Кичен репетициягә дип кабат җыелышабыз. Барысына вакыт та җитми кайчак. Чира-а-ат була-а-а!
Марий Элда Муса Җәлилгә багышланган онлайн конкурс уза. Балалар белән ел да шунда катнашабыз, Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерәбез. Бер елны авылыбыздагы бикле торган бер йортны сорап ачып, карга бата-чума, шунда өч көн съемкалар уздырдык.
Авылларда да бик талантлы балалар үсә. Ләкин үзләрен зуррак сәхнәләрдә күрсәтергә мөмкинлекләре юк. Һәрберсен районга да алып бара алмыйсың. Шул хакта уйлаштык та, 2020 елда «Без талантлар кабызабыз» конкурсын оештырырга булдык. Бию, җыр, нәфис сүз, оригиналь жанр, гамәли сәнгать дигән биш номинациядә үз районыбыз эчендә уза ул. Быел бишенчесен уздырырга җыенабыз. Һәр елны 300 ләп кеше катнаша, 150–160 лап чыгыш карыйбыз. Бу – талантлы балалар өчен үзенә күрә бер трамплин. Районнан килгән жюри вәкилләре аларны күреп, зуррак чараларга чакыра.
Үз авылым булгач, миңа эшләве бер дә кыен түгел. Сүземне тыңлыйлар, кем ничек булдыра – бар да кулыннан килгәнчә булыша. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, авыл советы – без бөтен эштә бердәм. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәкимуллин да авыл дип җан атучы кеше – һәр эшебезне күтәреп ала, булыша.
Мәдәният йортына эшкә килгәнче үк мин «Ак калфак» оешмасында идем. Узган ел Ак калфаклылар белән милли ашлар фестивале уздырдык. Тугыз авыл җирлеге катнашты. Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр бездә! Битаманнар шулпалы бәлешкә кадәр алып килде. Үзебезнең Рәмзия апа гөбердәп торган кабартмалар белән сыйлады.
Апрельдә мөнәҗәтләр кичәсе узды. Бу фестивальне әле беренче генә оештыруыбыз. Бик матур кичә булды, унҗиде мөнәҗәт тыңладык.
Безнекеләр күрше авыллар белән гомер-гомергә дус яшәгән. Руслар белән дә гел тату булдык. Үзләрендә клуб булмагач, бәйрәмнәрдә безгә киләләр. Ә христиан бәйрәмнәрендә аларга үзебез барабыз. Узган ел Рус Алатында Урам көне уздырдык. Анда бик актив, уңган-булган Сәфәр абыебыз яши. Килегез, казан асып пылау пешерәм, дип кенә тора.
Май чабу көнендә дә учакта пылау, коймаклар пешереп, бик матур итеп бәйрәм оештырып кайттык. Әнә шулай дүрт авылны бер итеп яшәп ятабыз.
«Җәй көне әле Балыкчылар көне дә уздырабыз. Авылга кергәндә Чиллек дигән матур күлебез бар. Килегез, бик күңелле була», – дип чакырып калдылар безне Урта Алатта. Ни әйтсәң дә, яши белеп яшиләр шул авылда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк