Логотип
Заман һәм без

КЫЗЫМ, СИҢА ӘЙТӘМ яки «Татар кызчыгы»н үстерүче әни язмалары

Куна тактасы да, өстәл өсте дә онга тулды. Тырыша-тырмаша торгач, беренче өчпочмак өчен камыр җәел­де. Чә­чеп-түгеп булса да камыр өстенә эчлеге дә кереп урнашты. Бер якны ябыштырган арада, өчпочмак буласы бичара камыр кисәгенең икен­че ягы ачылып китә. 6 яшьлек кызым аның саен ныграк уфлый. Көч-хәл белән берне әвәләгәч, Мәрьям онлы өстәл өстенә сузылып ук ятты. – Булды, нәнә! Бүтән берне дә ясамыйм! «Татар кызчыгы» бәйгесенә әзерлек шулай башланды...

22 гыйнвар
– Мәрьямгә бәйгедә катнашырга кушалар, – дип каршылады бүген тәрбиячебез Гөлнур Ильясовна. Уттай урак өсте, дип уйлап куям. Олы кызыбызның ярышы, улыбызның тешләрен дәвалатасы бар. Мәрьямгә прививка ясатыр өчен эштән ничек сорап китәсе дип йөрим. Хәзер бу бәйге дә өстәлсә, эшләрем харап... 
Бәйгедә катнашуның нинди зур җаваплылык икәне метрода эшкә ашыкканда гына барып җитте. Тешләр дәваланып беткәч башка мәшәкате чыгачак, эшнең беткәне, ярышларның туктап торганы юк инде ул. 
«Нигезләмәсе йә берәр мәгълүмат бармы? – дип тәрбиячегә җавабымны язам. Тәвәккәлләп карыйк соң!» Принтердан чыгартылган нигезләмәне өстәлемә салдым. Әһә, беренче тур, икенче, финал... Тукта, Алсу... Уйларың белән тагын әллә кая китеп бардың. Төш тайның өстеннән, билен сындырасың, ди ирем андый чакта. Башларга кирәк бит әле! Юк инде, иптәш, тотынгач, иң мөһиме – катнашу түгел, җиңү! Менә үзең белән таныштыру, татар халкы йоласын сәхнәләштерү... Йоласын бакчада эшләүче педагоглар, тәрбиячеләр үз өстенә ала анысы. Ә бала белән таныштыруны миннән башка кем яхшырак эшли инде?! Нигезләмәне әйләндереп салдым да, башыма килгән шигырь юлларын тезеп киттем:
Әтием өчен Курчак мин,
Әнием өчен – Җимеш. 
Шулай дип дәшкән булалар,
Бәләкәй әле, имеш!
Менә, күрегез, бәләкәч
Бүген бәйгегә килде...

Ярты сәгатьләп үтте микән, «Үзем белән таныштыру» өлешенә ун куп-летлы ярыйсы гына шигырь килеп чыкты. Әти-әни дә, әби-бабай да керде анда, бөтен шөгыльләрен дә, бакчага яратып йөргәнен дә, апасы белән абыйсының уңышларын да сыйдырдым. Шунда ук шигырь ватсап аша тәрбиячегә «очты», аннан методист, татар теле укытучысы, бакчабызның мөдире тарафыннан «шәп булган» дигән җавап та озак көттермәде. 


5 февраль 
Йола өлешен үзебез башкарабыз, борчылмагыз дисәләр дә, кая инде ул? Йолаларны барлап, тапталмаганын, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне күрсәтә алганын, балаларның үзләренә дә файдалы була торганын эзләргә керештем. Шул арада узган елларда әлеге бәйгедә катнашкан балаларның әти-әниләрен барлап, танышларым белән элемтәгә кердем, тәҗрибә-ләрен тыңладым. Кыскасы, балага исем кушу йоласы миңа гына түгел, тәрбиячебезгә дә бик ошады. 
Бакчада беренче репетицияләр гөрли. Балага исем кушу йоласында Мәрьямдә төп роль. Ике көн буе сүзләрне өйрәндек. Өйрәнү генәме – һәрберсенең мәгънәсен аңлатырга, алай да булмаса, рәсемен табып күрсәтергә. Оекбаш, тәңкә, бишек, чөеп бәйләгән яулык, чулпы, изү... Көндәлек тормышта кулланмаган, бала ишетеп өйрәнмәгән бу сүзләрне ятлатыр өчен дә бик күп сөйләшергә туры килде. Аның каравы, «Татар кызчыгы»на репетицияләр башлану белән Мәрьям җанланды. Бакчага да аерым бер кызыксыну белән бара. Анда да «кайныйлар». Тиздән чыгыш ясар көннәре җитә, көнгә берничә мәртәбә репетиция ясыйлар, оста-лыкларын шомарталар. 


16 февраль
Бүген бәйгенең беренче туры – район этабы. Авиатөзелеш–Яңа Савин районнары балалар бакчалары арасында шәһәр этабында район данын якларлык кызчык белән малай сайланачак. Бакча хезмәткәрләре оештырган әзерлекнең масштабын күреп хәйран калдым. Бәйге буласы балалар бакчасына төянеп баруыбыз күчмә театр труппасын алып барудан ким булмагандыр. Мичне, эскәмия-өстәлне, бишек-мендәрләрне, палас-пәрдәләрне, чүлмәк-табагачларны, бәрәңге-кишерләрне, ояда утырган казга кадәр төяп, бер ГАЗель машинасы атрибут илттек. Безнең өчен шушы хәлиткеч көн һәм, әлбәттә, төпчегебез хакына әтисе дә иртәдән эштән калды, апасы белән абыйсы да укырга да, тренировкага да бармадылар. Конкурсның «Үзем белән таныштыру» өлешендә барыбыз да Мәрьям янына чыгып басарга тиеш бүген. Олы балаларның кубок медальләрен сайлап, аерым бер чемоданга тутырдык. Әзер булыгыз, жюри әгъзалары, шаккаттырырга дип килдек сезне!..  Бәйгедән соң бер ханым яныма килде. «Сеңлем, ялагайланыр өчен түгел, болай, сокланып әйтәм. Ирегез белән икегез чыгып баскач: «Йә, шуннан? Бала тәрбиялисез инде... Нәрсә дип чыгып баскан булдыгыз?» дип уйлап куйдым. Аннары муенына медальләр асып улыгыз чыкты. Охо! Нинди егетләре бар икән әле, дим. Аның артыннан тагын да күп ме-дальләр белән, тасмасын уйнатып кызыгыз чыккач, бөтенләй сүзсез калдым!»  Менә балаларны тезеп бастырдылар да, иң элек лауреатларны бүләкләделәр. Аннары өченче урын, икенче, беренче... Күрәм, Мәрьямнең йөзеннән елмаю китте. Беренче урын да булмагач, кем инде мин алайса дигән сораулы күзләре белән тамашачылар арасыннан мине эзли. Ә мин аңлыйм: хәзер елап җибәрә-чәк инде бу. Сабыр итсә генә ярар иде, дим. Менә жюри инде без – әти-әниләр аңлаган «хөкемне» яңгырата: «Мәрьям Шакирова – Гран-при!» Бөтен кеше алкышлый, кычкыра. Татар кызчыгының гына йөзе үзгәр-ми... Җәзасын алырга чыккан кеше кебек дипломын алды да урынына басты. Гран-приның нәрсә икәнен кызыбызга бәйгедән соң гына аңла-тып сөенештек. Авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй... Бүген үк котылмакчы идек тә, булмады бит әле бу. Җиңүчеләр район данын шәһәр этабында якларга тиеш була, диделәр. Сынаулар да бөтенләй башка төрле булачак икән. Алда безне ни көтәсен ул көнне аңлап та бетермәдек. Шунысы гына билгеле – безнең гаиләгә өч буын да катнашкан номер әзерләргә кирәк... Әби-бабайларның кайсын гына көйләрбез инде бу эшкә, дим... 


29 февраль
Күпме сузарга тырышсак та, икенче турга әзерләнергә вакыт. Өчпочмак пешерү, өч төрле итеп төймә тагу, май канаты ясау, әнигә яулык бәйләтү, үзең белән таныштыру, талантыңны күрсәтү... Өчпочмактан башларга булдык. Бөтен шартын туры китереп: алъяпкыч ябып, яулык бәйләп, кулларны юып, «бисмилла» белән тотындык камырга. Зур энтузиазм белән башлаган идек тә, беренче өчпочмак эченә керде дә бетте ул энтузиазм... Монысы – кызымныкы дип, Мәрьям бөккән өчпочмакны аерым тәлинкәгә салдык. «Ник аерган булдыгыз, аныкы әллә каян күренеп тора», – дигән була абыйсы, көлә. Тик тор, дип аягына төртәм, ул арада әтисенә күз кысам. Мактау сүзләрен кызганма, имеш. Иртәгә тагын пешерәсе бар. Остарырга кирәк бит! Беренче өчпочмакның бер почмагын Мәрьям үзе ашады, калганын мактаган өчен әтисенә бирде... 


5 март
Әзерлекне төймә тагу белән дәвам иттек. Иң элек энәне сапларга кирәк. Зуррак күзлене бирсәң, җебен шундук кидертә. Ә менә җепне төйнәп кую авырдан бирелде. Ике бармак арасыннан шудыра гына алмый бит. Сумкага җеп тыгып йөри башладым. Машинада барганда да өзеп бирәм дә, Мәрьям шуны төйнәп бара. Өйрәнде! Өйдә өйрәнгәнне – балалар бакчасында, анда өйрәткәнне өйдә кабатлыйбыз, шомартабыз. Һәрнәрсәне татарча өйрәнергә кирәк. Машинада йөргән арада да бик күп «гыйлем» туплады Мәрьям. Төрле сораулар уйлап табам, әби-бабалары, нәселе турында сөйлим, шәҗәрәнең нәрсә икәнен исенә төшерәм (Гаилә елы булгач, нинди сораулар буласын белеп булмый). Абыйсы белән нәсел агачын ясаганда төпчегебез әби-бабаларының исемнәре язылган шакмакчыкларга җилем сылап торган иде. Шул шөгыле дә ярап куйды, шәҗәрәнең нәрсә икәнен тиз хәтерләп калды. Күп булмаса да, биш буын бабаларын яттан өйрәнде. 


26 апрель
Май канатына күптән тотынырга кирәк булса да, куркыта. Балам түгел, үземнең дә ясап караган юк. Шуңа иң элек видеолар табып карадык, өйрәндек. Тәрбиячебез авылдан каурыйлар китертте. Мәрьям беренче май канатын бакчада ясап, арып, эштән чыгып кайтты ул көнне... Сыдырырга да өйрәнгән, төйнәргә дә, шахмат тәртибендә каурыйларны бәйләргә дә. Өйдә дә ясыйбыз. Минем сабырлык тәрбиячеләрнеке кадәр үк булмаса да, кычкырмаска тырыштым инде. Мең төрле сорауга да җавап бирәсе. Каурыйлар нигә кара? (Кара каз каурые иде.) Тагын нинди төсләре була? Аны өзгәндә казның гәүдәсе авыртамы? Каз ялангач калып туңып йөрмиме? Казны күптән ашадык, мамыгы мендәргә китте дип әйтсәм, кызганып елыйсын беләм, алдарга туры килә... Чираттагы өчпочмак пешерүдә Мәрьямнең май канаты белән таба майладык. Аның шомалыгы! Без бәләкәй чакта шундый май канатлары гына бар иде бит. Кабартмаларны аның белән майлау ничек рәхәт иде! Хәзер генә силикон пумалалар кереп кунаклады аш бүлмәләренә... Ә безнең өйдә хәзер өч май канаты һәм әле тагын ярты пакет сыдырылмаган каурый бар! Берсе үзебезгә калды, икесен әбиләренә бирергә ышандырды. Туган апаларыннан да заказлар килде инде. Кайчан җыенып утырыр тагын…


2 май
Бүген финалның беренче өлеше. Кызлар май канаты ясау, өчпочмак пешерү, төймә тагу буенча осталык-ларын күрсәтәчәк. Чиккән якалы күлмәк, калфак киеп китте Мәрьям бәйгегә. Сынау беренче очрашудан ук башлана, дип кисәттеләр. «Ак кал-
фак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова «Дворянское гнездо» ресторанында бәйгене үзе алып барды. Шушы кызчыкларның дәү әниләре кебек, үтә бер зур сабырлык белән бөтен әйберне җен-текләп өйрәтә, ашыкмый, тавышын арттырмый. Кайбер кызларның өчпочмаклары оста пешекчеләрне-кеннән бер дә ким түгел иде!
Бу көнне Мәрьям бик тәэсирләнеп кайтты. «Конкурс беткәч нишләрмен инде мин?» – дип, бергә катнашкан кызларны, Кадрия Рәесовнаны сагынып елап ук алды... Әйе, Мәрьямнең тормышы бер маҗарага әйләнде хәзер. Машинада гел уеннар уйнап, тел шомартып, сүзләр өйрәнеп йөрибез. Камыр белән эшләгәндә аны үз янымнан куып җибәрмим: өйрәнсен, эшләсен, дим. Үзе өчен генә булса бу кадәр ирек бирер идемме? Юк, әлбәттә. Тиз генә үзем эшләп куяр идем. Бала артыннан җыештырасы, чистартасы булмасын бит безгә... Татар халкында тагын нинди ризыклар булганын да, кайберсенең ничек пешереләсен, камырга нәрсә салынасын да белә хәзер Мәрьям. Авылда Коръән ашы уздырабыз. Кунакка килгән әбиләр күчтәнәч алып килә. Мәрьямнең әбисе, гадәт буенча, әдәп өчен:
«Һай, нигә алып килдегез? Үзегез күчтәнәч, үзегез бүләк!» – дип кабул итә. «Әби, татар халкында күчтәнәч-сез йөрмиләр инде», – дип, әбисен өйрәтә Мәрьям. Күп сүзгә «татар халкында» дәлилен кушып сөйләшә-без хәзер. Үтемле!  


4 май
Өйдә буш вакыт бармы – «Әнигә яулык бәйләү» бәйгесенә әзерләнәбез. Телевизор каршында утыручы берәүнең дә башы буш тормады ул көннәрдә. Апасына да, абыйсына да, әтисенә дә бәйли. Күбрәк минем башта, минем чәчләр белән өйрәндек инде. Имтиханны минем башта тотасы бит. Яулык почмакларын бәйләгәндә дә, төймә такканда да бармак түгел, телнең ничек эшләгәнен күрсәгез! Эшләп бетерә алмаган бармаклар өчен тел «тырыша»: әллә ничекләр итеп сузып чыгарып сала, бормалап бетерә. Кызым, бөтен көчең телгә китә бит, чыгарма телеңне дип көлешәбез... Татарча чөеп бәйләгән яулык ысулын бәйге вакытында ике кызчык кына күрсәтте, һәм хөкемдарларга иң нык ошаган яулыклар да шул иде дисәм, ялгышмам. 


7 май
Өч буын катнашкан номерга чират җитте. «Ничәсе була конкурс? Карарга килер идек», – дип сорады үземнең нәнә. Әһә, мин әйтәм, мөмкинлекне ычкындырма, Алсу! «Алайса килгән көе чыгыш та ясарсыз инде», – дим. Каршы килмәде-ләр... Минем әттә бик матур бии дә бит әле! Чыгышыбызның яртысы әзер дигән сүз!
Вокал буенча укытучыбыз Гөлназ Әсхәбетдиновна «Әткәй – шикәр, әнкәй – бал» җырын өйрәнергә тәкъдим итте. Ул җыр шулкадәр туры килеп тора Мәрьямгә! Заманча да әле үзе. Ә менә аның янына безне ничек кушып куярга соң?! Җырлаучы да, биюче дә юк гаиләдә. Төп авырлык апасы белән абыйсына төшә, без мөмкин кадәр азрак катнаша торган номерны әзерләргә хореографка мөрәҗәгать иттек. «Мин агач булсам гына инде. Яфрагы селкенми торган агач роле тагын да яхшы», – дип, алдан ук кисәтте әтисе. Профессио-нал – профессионал инде. Хореограф бик матур бию куйды. Урыныннан кузгалып китә алмаган кыслалар сыман маташсак та, ике сәгатьтә өйрә-неп кайтып киттек. Инде хәзер ике кулчатыр, бер агач эскәмия генә табасы калды... 


12 май
Иртәгә бәйгенең финал өлеше. Кичә йокларга ятар алдыннан узган елгы бәйге фотоларын карап чыктым (үз башыма!). Кызлар чәчәк кебек! Ялт итеп торалар! Костюмнары, киемнәре шулкадәр матур! Район этабына ук без дә Мәрьямгә зәңгәрсу күлмәк тектергән идек. Бәйгедән соң да киярлек, хәзерге заманга да ярак-лашкан булсын, татар кызы икәне дә күренеп торсын дип тектердек. Әмма ул зәңгәрсу күлмәк башкалар фонында югалып калачак... 
Хатын-кыз үҗәтләнсәме... Иртәгә – бәйге, болай да үтүклисе, җыясы эш өелеп ята, ә мин иртәдән Мәрьямне җитәкләп яңа күлмәк эзләргә чыгып киттем. Казанның үзәк урамнары тиздән узачак БРИКС уеннарына әзерләнә, бөтен җирдә ремонт, өстәвенә, йөгерү буенча «Казан марафоны» уза икән: урамнарны ябып ук бетергәннәр, йөгерү-челәр белән дөнья тулган. Ә мин, машинаны «җәһәннәмнең аръягында» калдырып, йөгерүчеләр арасыннан аркылы чыгып, кызымны җитәк-ләп Париж Коммунасы урамына чабам. Ничә кибеткә, шәрык базарына керсәм дә, күңелгә ятышлы, бәйгегә туры килердәй күлмәк тапмадым. Башымны иеп соңгы өметем булган кибеттән чыкканда күтәрелеп карасам, каршымда чигүле кып-кызыл камзул кигән бала манекены басып тора! Аллаһ юлыма чыгарып бастырган диярсең!.. Шулай итеп, Мәрьям бәйгегә ак күлмәктән, кызыл камзул, кызыл калфактан барды.


13 май
Гримеркаларда халык өстенә халык. Һәр бала (барлыгы унбиш кеше) гаиләсе белән килгән. Татар милли киемнәре кигән әби-бабайлар кайнаша, хәтта күкрәк баласы яшендәге энекәш-сеңелкәшләр дә читтә калмаган. Кемдә баян, кемдә чәкчәк, бавырсак, кемдә шешә белән сөт, печенье. Ул арада сәхнә артында үзләре белән алып килгән чәйле термосларны, өчпочмакларны чыгарып тезгәннәр, тамак ялгыйлар... Бәйгенең төп катнашучылары репетиция ясый, шунда ук журналистларга интервью бирәләр. Безнең әтиебез репетиция вакытында ук комплиментлар җыйды. «Сәхнәгә авызын ерып чыгып баскан бердәнбер ир-ат!» дип аерып үттеләр аны. Ә ул яфрагы селкенми торган агач булмакчы иде! Сынатмадык. Безнең гаилә чыгышы күпләрнең күңеленә кереп калды. Мәрьямне агач эскәмиягә утыртып тибрәттек, кулчатырлар белән биедек, әби белән бабай номерны вальс белән бизәде. Тамашачы сызгыра-сызгыра кул чапты. Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә бөтен гаиләбез белән кайчан бу кадәр алкышлар җыяр идек әле. «Бүген бәйгенең соңгы көне, саубуллашыр вакыт та җитте, балалар», – дип сүз башлады Кадрия Рәесовна. Чыгарылыш кичәсендәге кебек ямансу булып китте. Катнашкан һәр балага бүләкләр бирделәр, һәммәсенә Бөтендөнья татар конгрессы исемен-нән велосипед бүләк иттеләр. «Татар кызчыгы. Татар малае» бәйгесе гаилә бәйрәменә әйләнде. 


Бүген...
Безнең өчен җан атарга килгән тамашачы өчен бәйге чыгышларыбыз белән истә калгандыр. Мәрьям белән без исә сәхнә артында калган әзерлек белән баеп чыгабыз. Телгә остарып, шомарып, милли ашларыбызны, милләтебезгә хас гореф-гадәтләребезне, нәселебезне өйрәнеп алга таба атлыйбыз. Баланы шушы юнәлештә үстерү, татар мәктәбенә укырга бирү теләге белән янабыз. Олы балаларым белән бертөрле әни булсам, бәйгедә катнашу мине дә үзгәртте. Әни буларак, балаларга, бигрәк тә кызларыма, нинди мирас калдырырга тиешлегемне башкача күзаллыйм. Беләсезме, нәрсәдән баш-ладым? Камырга тотынсам, аларны да үз яныма дәшәм. Кызык, әмма Мәрьям бу эштә апасын өйрәтә хәзер.  Гадәттәгечә, иртән балалар бакчасына «Әткәй – шикәр, әнкәй –  бал» җырын кушып, Мәрьям белән машинада рәхәтләнеп җырлап барабыз. 
Ни булса да язмышымда,
Янәшәмдә ике яр.
Иңемдә ике канатым –
Әткәй – шикәр, әнкәй – бал...

– Нәнә, бүген бакчадан кайткач өчпочмак пешерик әле! Сәдәп тә тагармын, май канаты да ясыйм, – ди Мәрьям, хисләнеп. Сагынабыз...

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар