Тарих битләрен актарганда, кайчандыр илдә булган вакыйгалар күптән еракта калган кебек тоела, безнең аңыбызда ул кадәр тирән борчу, газаплар тудырмый. Шулай булган, шулай булырга тиеш кебек. Үзеңнең якыннарыңның язмышын белмәсәң – шулай тоела...
...Мин дә, апа-сеңелләрем дә әби тәрбиясен алып үстек. Тормышымда иң зур югалту да әбием бакыйлыкка күчкәч булгандыр, мөгаен. Әбинең гади генә бер карчык булмыйча, укымышлы, зыялы гаиләдә үсеп, күпне күреп, мохтаҗлык, кимсетүләргә дучар булуга карамастан, горур, тыйнак, хөрмәтле абыстай булуы тирә-юньгә дә мәгълүм иде. Яшьлек тәҗрибәсезлеге – үзеннән күбрәк сорашып калынмаган. Аның турында язасы килү теләге шактый элек туган иде югыйсә. Минем истә калган, мин белгән әби менә нинди ул.
Әбием Хәмидә Ихсанова 1900 елда Янурыс авылында ун балалы Гайсә бай гаиләсендә икенче бала булып туа. Балачагын матур хатирәләр белән искә ала иде әбиебез. Гаиләләре ишле, тату булган, белемгә омтылган. Шактый күп мәйданда сөрү җирләре эшкәрткәннәр, күп итеп мал: ат, куй сарыклары, сыерлар асраганнар. Әбидән соң туган эне-сеңелләре дә кул астына кергән: бергәләп эшләгәннәр, өйдә башлангыч дин сабагы алганнар, белемнәрен мәдрәсәдә дәвам иткәннәр. Аеруча еш искә ала торган хатирәсе – бабасының Мәккәгә хаҗ кылырга баруы иде. Бу – 1912 еллар булса кирәк. Юлның бик озак – алты айга (!) сузылуын (кайту да шуңа кергәндерме, белмим), Сарманнан бабасы белән бергә кузгалган өч юлдашының төрле чирләрдән вафат булып калуын бик тәфсилләп сөйли иде, исемнәрен дә белә иде шикелле. Ул замандагы хаҗ сәфәренең нинди тәвәккәл адым булуын, зур чыгым-нар соравын әйтеп тору кирәкме икән?! Бабасы бары-сына да чит җирдән затлы бүләкләр алып кайткан. Әбиебезгә – җитеп килүче кызга күз сөрмәсе, теш кынасы, көмеш алка-йөзекләр кебек бизәнү әйберләре тигән. Кич чыгарга җыенып көзге каршысына утырсак, безне гаҗәпкә калдырып: «Сөрмәне менә болай тарталар аны, калын итеп буямыйлар», – дип киңәш бирә иде. Кайдан белә дип шаккатабыз! Белемне исә ул Мортыштамак мәдрәсәсендә ала. Дин сабагыннан тыш, дөньяви фәннәр дә укытыла бу уку йортында. Барлык фәннәрдән дә мәгълүматлы иде әби, дәрес әзерләгәндә безгә дә булыша иде. Телевизордан «В мире животных», «Клуб путешественников» кебек тапшырулар булса, барлык кош, хайваннар турында диктордан уздырып сөйли. Географиядән дә шактый хәбәрдар иде: чит җирләр турында мавыктыргыч хикәяләрен гел яратып тыңладык. Үз гомерендә берничә мәртәбә Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәренә – 30 нчы елларда кулак дип cөрелгән туганнары янына сәфәр кылды. Аның яшен-дәгеләр Сарманга да бармаган чор бу!
Гаилә тату гына, үз тырышлыклары белән көн күреп ятканда («хатын-кыз хезмәтче тотмадык, җир эшләре вакытында әти ир-атларны чакыра иде», дия иде әби), дөньяның асты-өскә килә – октябрь инкыйлабы була. Бу вакытта әби Кәүҗияк авылына – хатыны авырып үлеп, ике баласы белән тол калган Садершаһит муллага кияүгә чыккан була инде. Үз авылыннан да яучылар килә сары чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы болгар кызларыдай чибәргә. Ә ул тыйнак, акыллы, әдәпле, чибәр Садершаһитны үз итә. (Бабамның нәсел җебе мәгърифәтле Хәлфиннарга тоташа.) Авыл зур – биш мәхәлләле, бабай, мәдрәсә белемле указлы мулла, күршедәге мәчеттә имам-хатыйб булып тора. Гаиләдә бик күп китаплар, газеталар, кулъязмалар туплана, икесе дә балалар укыта. 1921 елгы ачлык, гражданнар сугышы, сәнәкчеләр фетнәсе, авыл интеллигенциясен эзәрлекләү турында да беренче мәртәбә әбидән ишеттек без. «Раскулачивание башлангач, китапларны зиратка илтеп күмдек, бик азын гына яшереп саклый ал-дык», – дия иде әби. Ул вакыт өйләреннән алып чыгарга әллә нәрсәләре булмый да инде. Шулай да тегү машинасын, бирнәгә бирелгән көмеш поднос, җиз самавыр кебек әйберләрен күршеләр алып чыгып торып, талаучылар киткәч, кире кертеп бирәләр. Язып үткә-немчә, килен булып төшкәч тә, өйләрендә кыз балаларны укыта, чыра, лампа яктысында кешеләргә күлмәк, камзол-җилән кебек киемнәр тегә әбиебез. «Балитәкле өч күлмәк тегү 1 сум тора иде. Ә аны елга бер тапкыр – Сабантуйга гына тектерәләр», – дип сөйли иде ул. Шушы хезмәте белән балаларын тәрбияли, ач итми. Гомер буе үзе теккәнне киде, «хөкүмәт» киемен төс итмәде ул. Миңа да студент чагымда (аңа 80 яшь иде инде) үзе кисеп, бөрмә җиңле, озын итәкле йокы күлмәге тегеп бирде. Бик озак яратып кидем аны.
«Раскулачивание» кампаниесенә әйләнеп кайтам әле. Янурыста калган туганнары барысы да яңа төзелүче Магнитогорск каласына (алар төзиячәк!) куыла. Шәһәрне сөргенгә сөрелгәннәр төзи, алар руда чыгара. Беренче кышны землянкаларда, суыкта, тамчы тамып торган җир түшәм астында чыгалар. Хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый бит ул. Акрынлап йорт төзиләр, балалар үстерәләр, белем алалар. Аеруча исемдә калганы – әбинең олы апасы Зәйтүнә. Бик укымышлы, заманча карчык иде. Ире Нөркәй авылыннан, Бохарада белем алган, Коръәнне яттан белә. Исеме Нәгыймулла, минем хәтердә «Бохаррир мулла» (аларны Нөркәй авылында белүчелар әле дә бар) дип истә калган. Апасыннан тыш, әбинең тагын өч сеңлесе – Мөдәррисә, Рәйсә, Мәрхәбә бар иде,
энесе Сәетмөхәммәт сугышта хәбәрсез югалган, Зиннуры – сугыш кичеп кайтып, Лысьвада, Габдрахманы Камбаркада яшәде. Еллар үтә, яралар төзәлә башлый. Әбинең исән туганнары туган якларына кайтып-китеп аралашып яшиләр. «Куылганнарда» тормышка ябышу көче аеруча нык була, күрәсең: берсе дә югалмый, тормышта үз урыннарын таба – зыялы, мәгърифәтле булу җиңә. Араларында табиблар да, зур металлургия заводы инженерлары, полковниклар да, шәһәрдә беренче мәдрәсә ачучы дин әһелләре дә бар. Ә менә әбиләр ничектер «разнарядкага» эләкмиләр. Ләкин төрле сәбәпләр табып, барыбер гаиләне эзәр-лекләү башлана: налогны вакытында түләмәгән дигән сәбәп белән, чынлыкта муллалык указын алырга теләп, бабайны Алабуга төрмәсенә ябалар. Кечкенә балаларын калдырып, берничә мәртәбә җәяүләп бабайны күрергә бара әби. Балалар авызыннан өзеп алып барган ризыкларын бабайга биреп тә тормыйлар, әлбәттә... Гаепсезгә берничә ел утырып чирләп кайта да, мантый алмыйча үлеп китә Садершаһит бабабыз. Әби биш баласы белән (өчесе төрле чирләрдән яшьли үлгән була) тол кала. Бабай, үләсен сизеп, иң кечкенә кызы – аристократ кызларыдай ак йөзле, зәңгәр күзле Хәниясен алдына утыртып: «Син бигрәк кызганыч каласың, балам», – дип елаган. Хәния апабыз нәселебез җебен барлап, барыбызны җыеп торды, дин кушканча яшәде. Инде ул да ахирәткә күчте. Язучы Хәниф Хәйруллинның «Авыр еллар, канлы юллар» дигән китабында бабабыз турында бик җылы юллар бар. Аны кичләрен гаиләбездә бик еш кычкырып укый идек. Бабабызның гадел, намуслы, динле булуы белән горурланып үстек. Бу вакыйгалар шулкадәр тәэсирле булып күңелгә уелган: студент елларымда Алабуга төрмәсе яныннан узганда, ихтыярсыз күз яшьләрем ага, соры, шыксыз төрмә үзе иң якын кешемне тартып алган бер күзле Циклоп кебек тоела иде.
Бу еллар әби өчен аеруча авыр, газаплы була. «Хуҗа булып ялкау ярлы-ябагай калды. Эшкә мине басуның иң ерагына җибәрәләр иде. Күз яшемне күрсәтми эчтән елый идем», – дип сөйли иде ул. Балаларга да авырлык ияреп йөри: мулла-абыстай кызы дип, әнкәбезне комсомолга алмыйлар (совет заманы бит, аның да барлык яшьтәшләре кебек комсомол буласы килә), кияргә киеме булмагач, кече кыз – Хәния апа хәтта бер кыш мәктәпкә йөри алмый, буй җиткән улы Җават фаҗигале рәвештә вафат була... Шушы курку, мохтаҗлык, кимсетү шаукымыдыр инде, әби артык тыйнак яшәде. Курку хисе аның иреген чикләгән, бәгырен телгәндер.
Күңел юанычы өчен китап укыды ул. Яшереп алып калган китаплары арасында безнең өчен әллә нинди серлеләре бар иде. Берәрсен алыр иде дә: «Бусы фарсыча», – дип укып җибәрер, шул арада тәрҗемәсен дә әйтеп бирер иде. Гарәпчә генә түгел, фарсыча да яхшы белгән бит ул! Үз гомерендә күпме кешегә Коръән чыккандыр! Дин китаплары да юк вакыт бит, күрше-тирә авылныкылар да, үзебезнекеләр дә дингә, догага, гарәпчәгә качып-посып әбидән өйрәнделәр. Транскрипциясен язып алалар, бикләп тыңлатырга янә киләләр. Әйтелеш дөрес булырга тиеш: белем алуның нигезе ул. Аның яныннан гел кеше өзелмәде. Шуңа өстәп, 60 еллап гомерен барлык дини шартларын белеп-үтәп ахирәт сәфәренә озатучы моңлы тавышлы, игелек-ле абыстай да иде ул. Монысы инде гаять авыр һәм җаваплы хезмәт. Авылда күпләр аның исемен дә төгәл белмәгәндер – «абыстай», «абыстай әби» дип йөрттеләр. Рангазар авылына юллама белән укытырга килгәч, бер-ике карчык яныма килеп: «Синең әбиең абыстай – минем укытучым иде!» – диюләре минем өчен горурлык булды. Димәк, мин – укытучы, аның дәвамчысы, белем бирүче мөгаллим дип хезмәтемне бәялим (39 ел педагогик стажым бар).
«Яңачага» (кириллица) үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә ул. Газета-журналларны да укый, шигырь булса, аны көйләп үк җибәрә иде. «Азат хатын» журналындагы һәр шигырьне йә «Иске карурман» көенә, йә башкага салып көйли. Хәзер уйлап утырам: заманы өчен бик белемле, киң карашлы, эрудицияле булган икән бит. Күңелне үкенеч телә – хәзерге дин иреге заманын күрми-белми калды. Авылда аны белүчеләр, хәтер-ләүчеләр әле бар. Минем хатирәләр төенчегендә дә иң якты, иң якын, кадерле истәлек син, әбием!
Асия ХӘБИБУЛЛИНА.
Сарман районы, Рангазар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк