– Улым, ызбаңны минем ихатага сал, яме. Нигеземә ятлар аягы басмасын, бетмәсен, югалмасын иде...
Кафия әбиләренең үтенечен аяк астына ташламый яшь гаилә. Шунда йорт күтәрәләр дә гөрләтеп яшиләр. Нигезем сакланды дип дәү әниләре куанса, урамым тагын бер яшь гаиләгә артты дип авыл сөенгәндер. Киң офыкларга кызыкмый, авыл рухын саклап калып, салада калучылар энҗе бөртекләренә тиң шул.