Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Рөстәм ЗАКИРОВ: «Никадәр теләсәң дә, халыктан югары булып булмый».

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Рөстәм ЗАКИРОВның тормыш кагыйдәләре

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Рөстәм ЗАКИРОВның тормыш кагыйдәләре
 

Авылдан гади җырчы булып килдем. Син үзеңнең кыйблаңнан китәргә тиеш түгел. Син халыкка хезмәт итәргә тиеш.

 

Акчаны эшли белү бер нәрсә, аны тота белергә кирәк.

 

Мин балаларның татарлыгын саклауны, милли мәдәнияткә омтылышларын булдыруны максат итеп куйдым. Бәлки алар сәхнә юлыннан китмәс, башка һөнәр сайлар – анысы үзләреннән тора. Әмма татар телен, милли гореф-гадәтләрне белеп, сеңдереп калырга тиешләр.

 

Артистны радио-телевидение пропагандаларга тиеш. Соцчелтәрләр белән генә популяр булып булмый.

 

Минем уйлавымча, бала радионы кайчан ачса, шул вакытта татарча сөйләм, җыр ишетергә тиеш, телевизорны кабызса, татарча тапшырулар күрергә тиеш. Ата-ана баласын үзе контрольдә тотсын. Юкса бала-чаганың башка телгә, дингә кереп китүенә шартлар җитәрлек. Баланың колагына бер бер кермәсә – бер керә, бер ишетмәсә – бер ишетә. Өлкән яшьтәге артистларның фондта калган язмаларын ешрак бирергә, алар хакында күбрәк сөйләргә кирәк. Гомумән, татарлыкны саклау күбрәк гаиләгә кайтып кала, бу нисбәттән дәүләтнең ролен дә арттырырга кирәк.

 

Һәрбер җыр башкаручы – җырчы түгел! Җырчыны бөтен татар дөньясы белергә тиеш! Каядыр барып чыкса, тамашачы аны танып, сезмени ул шул җырчы, дип, аны якыннан күрүенә шаккатырга тиеш! Җырчы күлмәк тектерергә, концертлар оештырырга акча теләнеп йөрергә тиеш түгел.

 

Безнең халыкның милләт буларак сакланып калуында җырның өлеше зур, хәзер инде җырны, милли моңнарыбызны саклау зарурлыгы туды. Бу эшләр дәүләт дәрәҗәсендә сакланырга тиеш.

 

Хәзерге вакытта профессиональлек дигән төшенчә калмады. Кем тели – шул җырлый, нәрсә тели – шуны җырлый. Болай дәвам итәргә ярамый! Җырчы шәхес булырга тиеш. Салават, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов кебек! Җырчылар белән продюсерлар идарә итәргә тиеш түгел.

 

Мин заманнан калышмаска тырышам. Гади генә гаиләдә тәрбияләнсәм дә, күзәнәкләрдә «интеллект» дигән нәрсә бар. Миндә тоемлау көчле. Гомерем буе дөнья күргән кешеләр белән аралашырга, алардан өйрәнергә тырыштым. Бүгенге көн яшьләренең – үз яшәү рәвеше. Мин алар кебек «ВКонтакте» гына аралашып яши алмас идем. Миңа кешенең күзенә карап сөйләшергә, рәхәтләнеп аралашырга кирәк.

 

Гадилекне саклый алуымны авыл белән якын булуда күрәм. Авылга еш кайтам. Һәр кеше үз казанында кайный. Күпләр нинди булуларына карамастан, бер дәрәҗәдә кала бирә. Гадилек һавасы авыл капкасын ачып керүгә үк килеп бәрелә сыман. Никадәр теләсәң дә, халыктан югары булып булмый.

 

Дәүләт җитәкчеләре 1 сентябрьгә әзерләнгәндә, балаларына сумка алырлык та акчасы булмаган кешеләр бар дип күрсәтеп, аларга ярдәм итә. Мин моны аңламыйм. Җитәкчеләр иң беренче чиратта балаларны сумка белән түгел, аларның ата-аналарын җитәрлек хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тиешләр.

 

Мин гаделлекне яратам. Кешене кирәкмәгәнгә кыерсытмаска, аның хәленә керергә – төп принцибым әнә шундый.

 

Балаларны тәрбияләүгә килгәндә, әйткән сүзең эшләгән гамәлең белән туры килсен дип өйрәтәм. Үзем дә шулай эшләргә тырышам, чөнки бала үрнәкне, беренче чиратта, ата-анасыннан ала. Син нишлисең, бала-чага шуны эшли. Алган китабыңны кабат урынына куйсаң, ул да шулай итә. Идәнгә ыргытып калдырсаң, ул да идәнгә ыргыта. Өйдә кем хуҗа дигән сорау туарга мөмкин. Советлар Союзында «бездә табигый байлыкларга халык хуҗа» дигән гыйбарә бар иде, шуның кебек. Безнең өйдә бөтен кеше дә хуҗа, әмма шулай да гаиләнең башлыгы дип үземне саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ростэм Закировта Бер яналык та юк, просто мактану! Укыгыз РКАИЛНЫ, Рабит Батулла агайны, Раил Садриевны!!! Аларда алтыннан кыйммэтрэк, акыллы сузлэр!!

    Хәзер укыйлар