Логотип
Татар гаиләсе

Культуралы тормыш

– Улым, ызбаңны минем ихатага сал, яме. Нигеземә ятлар аягы басмасын, бетмәсен, югалмасын иде... Кафия әбиләренең үтенечен аяк астына ташламый яшь гаилә. Шунда йорт күтәрәләр дә гөрләтеп яшиләр. Нигезем сакланды дип дәү әниләре куанса, урамым тагын бер яшь гаиләгә артты дип авыл сөенгәндер. Киң офыкларга кызыкмый, авыл рухын саклап калып, салада калучылар энҗе бөртекләренә тиң шул.

– Улым, ызбаңны минем ихатага сал, яме. Нигеземә ятлар аягы басмасын, бетмәсен, югалмасын иде...

Кафия әбиләренең үтенечен аяк астына ташламый яшь гаилә. Шунда йорт күтәрәләр дә гөрләтеп яшиләр. Нигезем сакланды дип дәү әниләре куанса, урамым тагын бер яшь гаиләгә артты дип авыл сөенгәндер. Киң офыкларга кызыкмый, авыл рухын саклап калып, салада калучылар энҗе бөртекләренә тиң шул. «Авылны яшәтүчеләр» дибез андыйларга. Бу үзенә күрә зур хөрмәт тә, җаваплылык та. Барыбыз да белә: авыл бетә икән, шәһәр аксаклый башлый. Шәһәрләрнең тамыры – авыл. Димәк, авыл халкы – үзләренең тырышлыгы белән шәһәрне яшәтүче дә. Без Буа районы Күл Черкене авылында яшәүче шундый тырыш, әмма искиткеч тыйнак ХӘМИДУЛЛИНнар гаиләсендә кунакта булдык.

«Шәһәрдәгеләрдән ким яшәмибез»

«Оһо! Менә бу йорт ичмасам!» капка төбенә килеп туктауга, фотографыбыз Аня шулай бәяләп тә өлгерде. Бик биек мәһабәт йорт утырган ихатаның капкасын ачып керәбез. Ишегалдына брусчатка җәелгән, бер якта – озын гараж, икенче якта ныклы бүрәнәләр өелгән. Йорт сүткәннәр икән дибез. Тәрәзәдән күреп булса кирәк, йортның хуҗабикәсе Ләйсән безне каршыларга чыкты. Өйгә кергәч, тагын бер кат тел шартлаттык. Заманча итеп ясалган ремонт, бизәкләр төшерелгән түшәм, театр залларындагы кебек люстралар... Аягында нык басып тора бу гаилә. Һичшиксез! Шәһәрдәге затлы фатирлардан бер дә ким түгел. «Барысы да үз тырышлыгыбыз белән инде. Әле монда дүрт кенә ел яшибез», – ди күкрәгеннән күкрәп чыккан көр тавышлы йорт хуҗасы Рамил. Янында басып торган хатыны тыйнак кына елмаеп аңа карый. Ир – баш бу гаиләдә, хатын – муен дип нәтиҗә ясыйбыз. Нигәдер андый гаиләләр аеруча хөрмәт уята. Авыл җирендә ир-атның эш белгән кулы, ныклы сүзе таулар күчерә ала...

Хәмидуллиннар фермер да, бизнесменнар да түгел, «Алан» хуҗалыгында эшләүчеләр. «Безнең колхоз», – дип сөйли алар, чып-чын халыкчан итеп. Колхоз рәсми телдә күптән онытылды инде, аны ябык акционерлык хуҗалыклары, инвесторлар, фермерлар алыштырды. Хуҗалыгына үзе хуҗа булган авыллар бик аз инде республикада. 2000 нче еллар башында күбесе «хуҗаланып» бетте. Читтә яшәгән инвестор авыл өчен бик җан атмый инде ул. Аңа иң элек нәтиҗә һәм акча кирәк. Ә менә Күл Черкене хуҗалыгын үз кулында саклап калган. Кечкенә булса да, үз көннәрен үзләре күреп яшәп яталар. «Районда безнең кебек колхозлар бармак белән генә санарлык калды, безнеке яши әле», – диләр. Ләйсән хуҗалыкта – хисапчы, ә Рамил – ашлык келәтләре мөдире. Кирәк икән, трактор, КамАЗ да иярли. Шушы авылда яшәп, шушы хуҗалыкта эшләгән бердәнбер яшь гаилә Хәмидуллинар. Юкка гына авылны яшәтүчеләр дип әйтмәдек бит. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – диләр. Рамил белән Ләйсән әнә шуның матур бер үрнәге.

Шау-шулы шәһәр

Рамил – шушы авыл егете. Кендек каны тамган җирдә яшәүче бәхетле кешеләрнең берсе ул. Әтисе дә шушында туып-үскән. Рафаил абый армиядән кайта да машина руле артына утыра. Бик озак еллар «тимер ат» иярли ул. Булганлыгын, тәвәккәллеген, колхоз өчен җан атуын күреп, авылдашлары аны хуҗалык рәисе итеп сайлаган. Председатель үз авыл кешесе булса, халык аеруча сөенә иде. Читтән килеп эшләүче җитәкчеләрне бик яратып бетермиләр. Авыл сулышын шушы җирлектә туучылар ныграк тоя шул ул. Чын авыл тормышына бирелгән гаиләләрнең уллары кырда үсә – комбайн тирәсендә бөтерелергә ярата. Рамил дә шундыйлардан була. Әмма һөнәр сайлаганда бизмәндә көрәш ягы баса. Кечкенәдән көрәшеп йөреп, күп җиңүләр яулаган егет Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Чаллы филиалына физкультура укытучысы булырга укырга керә. Әмма шәһәрне һич тә үз итә алмый ул. «Дүрт стена арасында ятасың инде», – дип кенә искә төшерә ул вакытларны Рамил. Авыл алгысыта күңелен. Өч ел Чаллы белән авыл арасындагы юлга тузан төшерми, ахырда, читтән торып уку бүлегенә күчеп туган авылына кайта. Авыл да, чибәр кыз да тарта аның күңелен.

Каникулга кайтып, күрше Килдураз авылына баргач, Ләйсән белән танышалар. Ләйсәннең Буа ветеринария техникумында хисапчылыкка укып йөргән чагы. Кызны да шәһәр кызыктырмый. Шау-шулы ул! Ике ел йөриләр дә кавышалар. Аларга әле 19 яшь кенә була. Яшь гаилә тормыш сукмагын әти-әни оясыннан башлый. Ике кайнаналы, ике кайнаталы йортка килен булып төшә кыз. «Курыкмадыңмы?» – дип сорыйбыз. «Юк, – ди Ләйсән. – Кызлары булмагангамы – беренче көнне үк үз кызлары кебек булдым, бик якын иттеләр. Үзем дә каршы эндәшмәдем».

– Без үзебез дә бала гына идек бит, – дип көлә Рамил. – Ул хакта уйламагандыр да. Мәхәббәт көчле булгандыр безнең... Өйләнештек тә икебез дә колхозга кердек.

Әйе, физкультура укытучысы булырга югары белем алган Рамил авылга кайта да, әтисе кебек үк, машинага утыра. Шул кайтудан алар инде авылдан чыгып китми. Дөрес, диплом алганчы сессия саен шәһәргә барып йөриләр әле. Социаль һәм гуманитар белем бирү институтының Буа филиалына читтән торып уку бүлегенә кергән Ләйсәнгә соңгы курсларда сессия имтиханнарын Казанга барып тапшырырга кирәк була. Өчәүләп – үзе, ире һәм күкрәк балалары Алия – йөриләр башкалага. Аларны мәркәз булган Казан да кызыксындырмый. Сессияләрне тапшыралар да тизрәк авылга кайтып китәләр.

«Йортыгызны минем нигезгә салыгыз...»

Төп йортта 13 ел яши алар. Үз ояларын корырга ниятли башлагач, әтиләренең апасы Кафия әби йортны үз нигезенә салырга тәкъдим итә.

– Улым, ызбаңны минем ихатага сал, яме. Сезгә калдырыйм әле нигеземне. Мин үлгәч ятлар аягы басмасын, тузып-тузгып ятмасын иде. Әмма бер шартым бар: мин үлмичә, ызбама тимәгез, – дип, бар мирасын Рамилгә яздырта.

Ялгыз әбинең тәкъдимен кире какмый яшьләр. Республика тарафыннан гамәлгә ашырылган «Авылны социаль үстерү» программасында катнашып, йорт салырга керешәләр. Төзелешне тәмамлап, дүрт ел элек үз йортларына күченәләр. Куркып кына яңа тормышка аяк баса әле алар. Үзебез генә булдыра алырбызмы дип шикләнәләр. Әмма дистә елга якын күзәткән әти-әниләренең гаилә моделе, тормыш итүгә мөнәсәбәтләре, тырышлыклары яшьләргә дә йокмый калмый. Тормыш дилбегәсен үз кулларына алып, ут яндырып яши башлыйлар. Күпме генә чакырсалар да, Кафия әби яшьләр янына яшәргә керми, үз өендә кала. «Ул безгә дәү әби кебек иде инде. Кунакка, мунчага гына кереп чыга иде. Ире үлгәннән соң ялгызы гына 20 ел яшәде, ялгызлыкка өйрәнгән булгандыр, шуңа безнең белән яшисе килмәгәндер», – диләр яшьләр. Шулай итеп бер ихатада ике йортта тормыш кайный. Кафия әби ике ел элек бакыйлыкка күчкән. Тыныч күңел белән киткәндер ул...

Авылныкылар абзар тутырып терлек асрап чиләнә дигән стереотип бетеп бара инде. Елдан-ел шәхси хуҗалыкларда сыер саны да кими. Бар нәрсәне кибеттән сатып алырга була торган заманда яшибез. Терлек асраганнарга рулоны белән печәнен, саламын кайтырып аударалар. Кырда каерылып печән дә чабасы юк. Ләйсән белән Рамил сыер ише малга кызыкмый. «Мәшәкате күп», – диләр. Тайлар тоталар. «Аларны карау күпкә җайлырак», – ди гаилә башлыгы. Баш санын да елдан-ел арттыра икән. «Фермер булырга җыенмыйсыңмы?» – дип сорыйбыз. «Юк, – ди. – Фермер булып теркәлмәсәләр дә, авылда яшәгән күпләр фермер инде ул». Тырышмасаң, беркем китереп бирми, билгеле. Авылда уңганнар гына көйле, мул тормыш алып бара ала. Рамил дә тайларына гына карап ятмый. КамАЗы бар. Сезон вакытында чөгендер ташый. Кирәк икән, тракторга утырып кырга чыга. Хуҗалык эшләреннән кала авылны да тәртиптә тотарга ярдәм итә. Халкы тәрбияләгән авыл гына гөлбакчага күмелә ала бит. Күркәм гадәт – зират җыештыру, өмә уздыру Күл Черкене авылын да урап узмый. Хәзер әнә җирле үзидарә тырышлыгы белән авыл урамнарына наратлар утырта башлаганнар. Ямьләндерәләр!

Дәү әти кызы

Ләйсән белән Рамил үзләре кебек ипле, тыйнак ике кыз үстерә. Алия инде тугызынчыда, Адилә бишенче сыйныфта укый. Әнисенең төп ярдәмчеләре алар. Хәер, әтиләренә дә булышалар. Тайлар алдында һәрвакыт су тоту – кызлар җаваплылыгында.

– Безнең балалар, шөкер, дәү әти-дәү әни белән үстеләр. Әби-бабай тәрбиясе алган балалар шәфкатьлерәк, изгерәк күңелле була кебек. Бик яраталар инде. Күченгәндә кызлар, башка чыгасылары килмичә, елап беттеләр. Югыйсә күрше урамда гына яшибез. Хәзер дә әби-бабасы яныннан кайтып кермиләр, – ди әниләре.

Адиләләрен «дәү әти кызы» дип йөртәләр. Бик дус икән бабасы белән. Икәү машинага утыралар да чыгып китәләр. Дәү әтисе белән бергәләп хуҗалык эшләрен дә барлап алалар, кырга да чыгалар. Менә шундый мизгелләр буыннар бәйләнешен саклый да инде. Кызлар мәктәптән туры дәү әтисе белән дәү әнисе янына кайта. Анда бергәләп дәрес әзерлиләр. «Адиләне дәү әтисе төн җиткәч кенә китереп куя», – ди Рамил. Рафаил абый өйдә үзләре өчен генә баянда да уйный икән. Баянга мәхәббәтне оныгында да уятырга булган – Адиләгә баян бүләк иткән. Хәзер онык сәнгать мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнә. Бабасы кебек өздереп уйнар әле ул да.

Күл Черкене авылына килеп керүгә яңа мәдәният учагы, ике катлы мәктәп күзгә чалынды. Нинди зур мәктәбе бар икән бу авылның дип сокланып уздык. Бина диварында салыну елын да ташка бастырып калдырганнар – 1970 елда салынган. Авылларның гөрләп торган чаклары! Хәзер тугызъеллык мәктәптә 40 бала гына укый икән. Алия белән Адилә Буада татар гимназиясендә белем ала. Авылдан килеп ала, китереп куя мәктәп автобусы. «Шәһәр мәктәбендә төрле яклап үсәргә мөмкинлекләр күбрәк инде. Биюгә, бассейнга йөриләр, уен коралларында уйнарга өйрәнәләр», – ди әти-әниләре. Үсмерләргә офык киң шул, авылда кысан аларга. Әнә Алия бүген үк Казанга чыгып китәр иде, әти-әнисе генә рөхсәт бирми.

– Аның әле шәһәргә, шау-шуга кызыга торган чоры, – ди Ләйсән.

Кызганыч, хәзер авыл җирендә дә татар телендә сөйләшү кимеп бара. Тәүлек дәвамында интернеттан чыкмаган балалар чеп-чи татар авылы урамында да үзара русча сөйләшеп йөри. Гаиләдә тел сагында торучы булмаса, туган тел онытылырга да мөмкин.

– Без балалар белән татарча сөйләшәбез, алар татар гимназиясендә укый, әмма барыбер русча да сөйләшеп алалар. Ул яктан безнең әти бик коры. Кызлар русча сөйләшә башласа, мин русча белмим, дип кенә әйтә, – ди Рамил.

Сабантуйсыз авыл

– Гел эшләп кенә ятмыйсыздыр, ничек күңел ачасыз, ял итәсез? – дип сорыйбыз Ләйсәннән.

– Клубта өлкәннәр өчен түгәрәкләр эшли. Төрле бәйрәмнәр үткәрәләр. 8 Март бәйрәме саен колхоз Казаннан җырчылар чакыра. Шунда бер шаулап алабыз инде.

– Сабантуй бар әле...

– Юк, безнең районда авылларда Сабантуй үткәрмиләр. Күптән инде. Бары бер авылда һәм шәһәрдә генә уза ул. Сабантуйның модасы бетте бугай бездә. Авыллар берәм-берәм үткәрүдән туктады. Аңа карап кына боегып утырмыйбыз. Буа безгә биш чакрым гына. Андагы барлык бәйрәмнәргә йөрибез. Дусларыбыз да, нигездә, шунда...

– Болар бик күңелсез яши икән дип уйламагыз тагын, – дип сүзгә кушыла Рамил. – Авылда яшәүнең иң зур рәхәте – тынычлык. Шәһәргә барсам, ике көн дә тора алмыйм. Авылга кайтасы килә башлый. Безнең җан авылга береккән инде. Шәһәрдән бер дә ким яшәмибез: бөтен шартлар да бар, юллар яхшы. Әле менә үзара салым белән урамнарга таш түшәделәр. Бөтен урамга кереп-чыгып була инде хәзер. Тротуарлар ясадылар. Скандинавия таягы белән рәхәтләнеп кич йөри апалар.

Без эш беткәч, гаилә белән Буага барып, паркта йөреп кайтабыз. Теләк булса, эшләргә дә, ял итәргә дә сәбәп табыла ул. Кыш саен диңгезгә йөрибез. Җәен дөньяны ташлап чыгып китеп булмый анысы. Эш күп. Хәер, җәй көне авылда да рәхәт! Бернинди диңгез дә кирәкми.

Безнең авылда җәйгә генә кайтып яшәүчеләр бик күп ул. Беләләр җәйге авыл тәмен. Авыл яшәсен өчен ел дәвамында шушында булырга кирәк шул. Кеше яшәтә бит авылны, кеше!

Сокланып тыңлап торабыз. Паркта йөрүләрен күз алдына китерәбез. Авылда яшәп бит ул! Әле шәһәрдә яшәгән кайберәүләр дә бер тукталыш ераклыкта булган паркка барып та карамыйча гомер кичерә. Заманча итеп яшәү өчен шәһәрдә генә тору кирәкми икән бит! Бары тик дәрт булсын да дәрман җитсен.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар