Логотип
Матур булыйк

Муенга массаж

Сәламәт муен бит матурлыгын, баш миенең яхшы эшчәнлеген тәэмин итә, кан басымын көйли. Гәүдәнең бу өлешенә массаж ясау үтә дә популяр. Әмма якын-тирәдә тәҗрибәле массажист йә гаилә бюджетында моның өчен акча булмаска мөмкин. Шуңа күрә өй шартларында үз-үзеңә массаж ясарга өйрәнү яхшы булыр. «Аның бер авырлыгы да юк, бары тик иренмәскә генә кирәк, ә нәтиҗәсе берничә күнегүдән үк сизелер», – ди матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА. Өйрәнәбез!


Баш авырту, хроник ару, шешенү – боларның барысына да аз хәрәкәтләнү һәм утырып эшләү нәтиҗәсендә муенда барлыкка килгән киеренкелек сәбәпче. Сәламәт муен бит матурлыгын, баш миенең яхшы эшчәнлеген тәэмин итә, кан басымын көйли. Гәүдәнең бу өлешенә массаж ясау үтә дә популяр. Әмма якын-тирәдә тәҗрибәле массажист йә гаилә бюджетында моның өчен акча булмаска мөмкин. Шуңа күрә өй шартларында үз-үзеңә массаж ясарга өйрәнү яхшы булыр. «Аның бер авырлыгы да юк, бары тик иренмәскә генә кирәк, ә нәтиҗәсе берничә күнегүдән үк сизелер», – ди матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА. Өйрәнәбез!

  Кул бармакларын бер-берсенә аралаштырып тоташтырабыз да баш чүмеченә куябыз һәм башны аска таба тартабыз. Шушы рәвешле 5–10 секунд торабыз. 
 Кулларны артка куеп, терсәкләрдән тотабыз, башны әкрен генә әле сулга, әле уңга борабыз.

 Алга бер ноктага карыйбыз. Шуннан күзләребезне алмыйча, башны уңга борабыз. Бу вакытта уң кул белән муенның артын уң яктан ышкыйбыз. Шушы ук күнегүне сул якка таба да эшлибез.

  Ике кул белән өстән аска таба муен мускулларына, трапеция формасындагы мускулларга баскалыйбыз, умыртка баганасының ике ягыннан дүрт бармак очы белән басым ясап, як-якка әкрен генә тартабыз.

  Кул бармакларын бер-берсенә аралаштырып тоташтырабыз да баш чүмеченә куябыз һәм умыртка баганасының ике ягыннан баш бармакларны астан өскә йөртәбез.
  Муенда баш сөяге башланган урыннарга баш бармаклар белән баскалыйбыз.

 Колак артындагы сөякләрне дә массажлыйбыз.

 Сәгать теле уңаена колакларны ышкыйбыз.

 Муенның ал ягын тарттырабыз. Моның өчен кулларны күкрәккә куябыз да уңга, сулга, алга таба иякне өскә күтәрәбез. 

Һәр күнегүне 5–10 тапкыр ясагыз. Матур булыгыз!

Фото һәм видео: Анна Арахамия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар