ТР Дәүләт ансамбле Оренбург өлкәсенең 10 шәһәрендә һәм авылында «Без бергә» концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстан коллективы гастрольләр турын Александровка авылындагы концерт белән ача. Аннары Оренбург, Татар Каргалысы, Сарыкташ, Орск, Сорочинск, Бозаулык шәһәрләрендә, Плешаново, Әсәкәй авылларында чыгыш ясаячак.