Мин русмы, россиялеме?

Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында татар җәмәгатьчелеге гөжләп алды. Мәктәптә фестивальгә әзерләнгәндә укытучының, патриотлык хисләре күрсәтәм дип, артык кылануын төшергән видео интернет челтәренә чыгып шау-шу күтәрде.
Соңгы елда Россиядә популярлык казанган Shaman дигән җырчының «Я русский» җыры күпләрне пошаманга калдырган иде инде. Сәбәбе дә бар: рус милләте белән россияле дигән төшенчәне бер калыпка салып карау очраклары арта башлады. Илнең бөтенлеге өчен җан аткан кайбер шәхесләрнең моны артык нык ассызыклавы да күңелдә сораулар тудыра.
Инде килеп мәгариф учреждениеләре бу куркыныч тырмага баса. Интернетка чыккан видеода мәктәп укучыларының репетициясе бара. Фестивальдә катнашу өчен әлеге дә баягы шул Shamanның җырын сайлаганнар. Педагог җырның кушымта кебек өлешендә укучыларга кулларын күтәреп «я – русский» дип кычкырырга куша. Хәзерге буын кушканны эшләүче түгел ул. Ни дисәк тә, аңлырак. Бу ишарәне теләмичә генә башкаручылар да бар. «Сез әллә руслар түгелме?! Кемнеңдер рус булмаганын аңлыйм, әмма гражданин бит? Юк?! Алайса эмиграциягә китәргә», ди укытучы ханым, үзенә артык иркенлек биреп. Ул балаларның кулларын өскә күтәрергә кат-кат мәҗбүрили. Шул ук вакытта бу сүзләрнең милләт белән бәйләнгән булмавын әйтә, «мәгънәсе шунда, ул Россия Федерациясе гражданины, сез дә гражданнары, мин өметләнәм», – ди ул. Кулларны һавага, НАТОга күтәрергә куша.
Казанның мәгариф идарәсе мәктәптә бу гадәттән тыш хәлне күреп шаулаган җәмәгатьчелеккә шундук аңлатмасын бирде. Ул аны «аңлашылмаучылык», – диде. Укытучының бу сүзләре башка милләт вәкилләрен түбәнсетергә юнәлтелмәгән, шулай да укытучыга әлеге мәсьәләдә игътибарлырак булырга кирәклеге әйтелде, диелгән аңлатмада.
186 мәктәп укучыларын «Большая перемена» шәһәр фестиваленә әзерләгәннәр. Фестивальнең патриотик өлешендә чыгыш ясар өчен «Я – русский» дигән җыр сайланган. Бу видеода шуннан репетиция күренешләре. «Коммерсантъ» газетасы әлеге мәктәпнең директоры Азит Җамалдиновтан шәрехләмә сораган. Директор исә видеоны махсус монтажланган, дөреслеккә туры килми дип бәяләгән. Күрәсең, укытучыдан бу сүзләрне дә махсус монтаж ясаучылар көчләп әйттергән.
Соңгы вакытта мәктәп укучыларында патриотлык хисләре тәрбияләү көн кадагында торган мәсьәләгә әйләнде. Мәктәптә әләм күтәрү, гимн җырлау, «Мөһим темалар турында әңгәмә» дигән дәресләр үткәрү. Болар барысы да әйбәт, әлбәттә. Патриотлык хисләре тәрбияләнмәгән тулы бер буынның балаларын тәрбияли башлады мәктәп. Тик ул артык булмасын иде. Артык май да камырны боза бит. Казан мәктәбендәге бу хәл – нәкъ менә шул очрак. Патриотлык әле ул мин рус дигән сүз түгел. Һич тә!
Россия гражданины булу да рус булу дигән сүз түгел! Россиядә 160 милләт вәкиле яшәгәнен онытып җибәрергә һич тә ярамый. Ә һәр кеше үз милләте белән горураланып яшәргә тиеш. Милләтең шушы илдә матур тормыш алып бара икән, аны кысрыкламыйлар икән, аңа үсәргә мөмкинлек бирәләр икән, бу бит патриотлык хисен уята һәм арттыра.
Ә менә бу видеодагы кебек педагоглар үзләренең наданлыклары (ә моны башка атап булмый!) аркасында патриотлык хисе түгел, шовинистлык тәрбияләргә мөмкиннәр. Ә ул башка бер фаҗигагә китерә ала. Аннан соң кулларны өскә күтәрү дә кешелек дөньясы өчен зур бер яраны искә төшерә. 1936 елларда Европаның кулларны өскә чөюе нәрсә белән тәмамланганын онытмасак иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.