Логотип
Дин

Ураза тотарга әзерләнәбез

Тиздән зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару ае – Рамазан башлана. Ураза – ислам диненең биш баганасының берсе. Ул тәнебезгә саулык, күңелебезгә тынычлык, рухыбызга ныклык китерә. Изге гамәлгә организмны алдан ук әзерләү зарур. Шул очракта гына ураза җиңел тотылыр. Бу уңайдан диетолог Гөлназ ГЫЙМРАНОВА киңәшләрен бирә.

Тиздән зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару ае – Рамазан башлана. Ураза – ислам диненең биш баганасының берсе. Ул тәнебезгә саулык, күңелебезгә тынычлык, рухыбызга ныклык китерә. Изге гамәлгә организмны алдан ук әзерләү зарур. Шул очракта гына ураза җиңел тотылыр. Бу уңайдан диетолог Гөлназ ГЫЙМРАНОВА киңәшләрен бирә. 

Уразага керер алдыннан организмны ничек әзерләргә? 
– Иң мөһиме – баллы ризык ашауны киметегез, майлы ризыкка өстенлек бирегез. Аксымлы, майлы һәм озак эшкәртелә торган ризык ашасак, энергия шактый озакка җитәчәк. Кеше энергияне шикәрдән яисә майдан ала. Майлы ит, атланмай, авокадо, зәйтүн мае ашасагыз, тамак тиз ачыкмас. Рамазан аена кадәр йоклау рәвешен көйләргә кирәк. Кичке сәгать уннан иртәнге сәгать икегә кадәр йоклау бик файдалы. Бу вакытта йоклаганда организмда мелатонин дигән гормон бүленеп чыга. Ул организмда бөтен гормоннарны көйли, шомлануны, баллы ашыйсы килү теләген бетерә, организмда майларны «яндыра». Рамазанга хәтле каһвә эчүне киметегез. Күбрәк су эчегез. Организмга файдасы булмаган шикәрле, чүпрәле камыр ризыклары, шоколад, кетчуп, йогуртлар ашамау, баллы сулар эчмәү эчәклекләргә яхшы тәэсир итәр. 

Гадәттә, уразаның беренче ике көнендә баш авырта, бу нилектән?
– Әгәр дә баллы ризыкка өстенлек бирсәгез, сәхәр вакытында канда глюкоза арта, ашамаганда – кими. Мондый үзгәрешләр кан басымына тәэсир итә, башны авырттыра. Организм сусызланса да, баш авыртуга китерә. Хәзерге заманда кеше ашауга өстенлек бирә, ә су эчәргә оныта. Әгәр дә организмда токсиннар (шлак-лар, эндотоксиннар, гөмбәчекләр) бар икән, ураза тотканда интоксикация булырга мөмкин. Рамазан аена кадәр хиджамага барып, лимфаларыгызны чистартсагыз, яхшы булыр. 

Ифтар вакытларында табында камыр ашлары мулдан була. Бу зыянлы түгелме?
– Гомумән, камыр ризыгын файдалы дип әйтмәс идем, чөнки анда шикәр, чүпрә, эшкәртелгән ак он бар. Бу ризык тиз углеводка керә. Ул бик тиз авырлык артуга, эчәклек ялкынсынуына, сару кайнауга китерә. Камыр ризыклары ашамаганда кеше үзен җиңел хис итә – баш саф була, уйлау сәләте яхшыра. 

Изображение от Freepik

Теги: Ураза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар